Илиша ялкынланган арбалар күргән. Ә сез аларны күрәсезме?
Сурия патшасы Илиша пәйгамбәр артыннан куып барганда, тегесе калкулыкларда урнашкан ныгытылган шәһәргә — Дотанга кача. Төнлә Сурия идарәчесе анда атларын, сугыш арбаларын һәм гаскәриен җибәрә. Ә инде таң аткач, аның хәрби көчләре шәһәр янына килеп баса (4 Пат. 6:13, 14).
Илишаның хезмәтчесе иртән торып урамга чыкса, анда пәйгамбәрне кулга алырга җыенган кешеләр басып тора. «И-их, әфәндем! Нишләрбез инде?!» — дип кычкыра башлый ул. Илиша аңа: «Курыкма, чөнки безнең белән булганнар алар белән булганнардан күбрәк»,— дип әйтә. Шуннан соң ул: «И Йәһвә! Ул күрсен өчен аның күзләрен аччы»,— дип дога кыла башлый. «Йәһвә шунда ук хезмәтченең күзләрен ача, һәм тегесе күрә башлый: менә, таулар ялкынланып торган атлар һәм сугыш арбалары белән тулы, һәм алар бөтенесе Илишаны чолгап алды» (4 Пат. 6:15—17). Илиша пәйгамбәр белән булган бу һәм башка очраклар безне нәрсәгә өйрәтә?
Илиша һөҗүмгә килгән суриялеләрне күрсә дә, аның йөрәге айкалмаган. Ул Йәһвәгә таянган һәм аның үзен якларга җыенганын күргән. Безнең көннәрдә могҗизалар булмаса да, Йәһвәнең үз халкын яклаганы ачык күренә. Без дә ялкынланып торган атлар белән арбалар күрәбез дип әйтеп була. Йәһвәнең үз халкын яклаганына ышансак һәм аңа таянсак, ул безгә иминлек һәм фатихалар биреп торачак (Мәд. 4:9). Әйдәгез, Илиша белән булган башка очракларга игътибар итеп, аңардан нинди үрнәк алып булганын белик.
ИЛИША ИЛЬЯСКА ХЕЗМӘТ ИТӘ БАШЛАГАН
Бер көнне — Илиша җирне сөргәндә аның янына Ильяс пәйгамбәр килгән һәм аның өстенә киемен япкан. Шулай эшләп, Ильяс Илишаны үзенә хезмәт итәргә чакырган. Илиша мәҗлес уздырып, әти-әнисе белән саубуллашкан һәм өйдән чыгып китеп Ильяска хезмәт итә башлаган (3 Пат. 19:16, 19—21). Илиша Аллаһыга бар нәрсәдә буйсынырга әзер булганга, Йәһвә Аллаһы аңа төрле йөкләмәләр биргән һәм аны соңрак Ильяска алмашка пәйгамбәр итеп куйган.
Илиша Ильяска якынча алты ел хезмәт иткән. Ул вакытта Илиша «Ильяс кулларына су салып торган» (4 Пат. 3:11). Ул заманнарда кешеләр кашыксыз ашый торган булган. Ашаганнан соң хуҗасы кулларын юсын өчен, хезмәтче аның кулларына су салып торган. Димәк, Илиша кайчак кол хезмәтен башкарган. Шулай да Ильяска хезмәт итүне ул зур хөрмәт дип санаган.
Бүген дә күп кенә мәсихчеләр Аллаһыга тулы вакытлы хезмәт итә. Моңа аларны нәрсә этәрә? Йәһвәгә иманнары һәм аңа көчләреннән килгәнчә хезмәт итү теләкләре. Мәсәлән, аларның кайбере өйләрен калдырып китәләр һәм Вефильдә я теократик төзүдә бу дөньяда түбән эш дип саналган эшләр башкара. Әмма мәсихчеләр андый хезмәтләрне әллә ни әһәмиятле түгел һәм кеше намусына тия дип уйламый. Йәһвә үз халкының хезмәтен бик югары бәяли (Евр. 6:10).
ИЛИША ҮЗ ХЕЗМӘТЕН ЮГАРЫ БӘЯЛӘГӘН
Аллаһы, өермә кубартып Ильясны күккә мендергәнче, аны Гилгәлдән Вефильгә җибәргән. Ильяс Илишага үзенә иярмәскә кушкан, әмма тегесе: «Мин синең белән барам»,— дип әйткән. Юлда Ильяс Илишадан үзе артыннан бармаска ике тапкыр үтенгән, әмма Илиша үз дигәнендә торган (4 Пат. 2:1—6). Рут Нагомиягә тугры калган кебек, Илиша да Ильяска тугры калган (Рут 1:8, 16, 17). Ул Ильяска хезмәт итүне зур хөрмәт дип санаган, чөнки Аллаһы үзе аны бу хезмәткә билгеләгән.
Илиша безнең өчен яхшы үрнәк калдырган. Аллаһы оешмасында безгә нәрсә генә эшләргә кушсалар да, без һәркайсы эшне югары бәялибез, чөнки аны Йәһвәгә хезмәт итү дип саныйбыз. Әйе, без иң зур хөрмәткә ия (Мәд. 64:5; 83:11).
«СИҢА НӘРСӘ ЭШЛӘВЕМНЕ ТЕЛИСЕҢ?»
Сәфәр иткән чакта Ильяс Илишадан болай дип сораган: «Ходай мине синнән алып киткәнче, әйт, сиңа нәрсә эшләвемне телисең?» Ул аңа: «Синең рухың миңа ике тапкыр күбрәк бирелсен иде»,— дип җавап кайтарган. Күп еллар элек Сөләйман Аллаһыдан рухи нәрсәне сораган кебек, Илишаның да үтенече рухи нәрсәләр белән бәйле булган (3 Пат. 3:5, 9; 4 Пат. 2:9). Канун буенча, беренче булып туган угылга әтисе үз мөлкәтеннән икеләтә өлешне бирергә тиеш булган (Кан. 21:15—17). Димәк, андый җавап кайтарып, Илиша Ильястан аңа алмашка килгән пәйгамбәр итеп тануын сораган. Ул үзенә аның рухының бирелүен дә сораган, ягъни аның кебек кыю булу һәм чын гыйбадәткә ашкыну теләген белдерткән (3 Пат. 19:13, 14).
Ильяс нинди җавап биргән? «Үтенечеңне үтәү авыр,— дип әйткән ул.— Минем үзеңнән алынып китеп баруымны күрсәң, син теләгәнчә булыр. Юкса, үтенечең үтәлми калыр» (4 Пат. 2:10). Ильяс әйткән сүзләренең ике мәгънәсе булган. Беренчедән, Илишаның үтенечен үтәргәме, юкмы Аллаһы гына хәл итә алган. Икенчедән, Илишаның үз теләген тормышка ашырасы килсә, аңа, нәрсә генә булмасын, Ильяс янында калырга кирәк булган.
ИЛИША НӘРСӘ КҮРГӘН?
Аллаһы Илишаның үтенечен үтәгәнме? Изге Язмалар буенча, «алар [Ильяс белән Илиша] икәү сөйләшеп барганда, кинәт кенә ялкынланып торган сугыш арбасы белән атлар пәйда булган һәм аларны бер-берсеннән аерган, һәм Ильяс купкан өермәдә күккә менгән. Ә Илиша моны күреп торган»a. Менә шундый җавап Йәһвә Илишага кайтарган. Әйе, Илиша Ильясның үзеннән алынып китеп барганын күргән. Нәтиҗәдә, ул Ильяста булган рухның икеләтә өлешен алган һәм аңа алмашка килеп пәйгамбәр булып хезмәт итә башлаган (4 Пат. 2:11—14).
Илиша Ильясның төшеп калган киемен алып өстенә кигән. Шуннан кешеләр аның Аллаһы пәйгамбәре булганын аңлаган. Соңрак аның пәйгамбәр булып киткәне расланган: ул могҗиза кылып Үрдүн елгасының суын икегә бүлгән.
Илиша, һичшиксез, Ильясның купкан өермәдә күккә күтәрелгәнен һәрвакыт истә тоткан. Ялкынланып торган сугыш арбасы белән атларны күреп, кем гаҗәпләнми калыр инде?! Боларның барысын күреп, Илиша Йәһвәнең аның үтенечен үтәгәненә инанган. Бүген без догаларыбызга күренештә ялкынланып торган сугыш арбасы белән атларны күреп җавап алмыйбыз. Ләкин без Аллаһының үз ихтыярын үтәячәгенә дәлил булып торган кодрәтле эшләрен күреп торабыз. Йәһвәнең үз оешмасының җирдәге өлешен фатихалаганын күзәткәндә, без, асылда, гаять зур арбаның алга барганын «күреп» торабыз (Йәз. 10:9—13).
Йәһвәнең зур көчкә ия булганына Илиша күп тапкырлар инанган. Дөресен генә әйткәндә, Аллаһының изге рухы ярдәмендә пәйгамбәр 16 могҗиза — Ильяска караганда ике тапкырга күбрәк могҗиза кылганb. Икенче мәртәбә Илиша ялкынланып торган сугыш арбалары белән атларны Дотан шәһәренә куркыныч янаганда күргән.
ИЛИША ЙӘһВӘГӘ ТАЯНГАН
Дошманнар Дотан шәһәрен чолгап алса да, Илишаның коты очмаган. Аның Йәһвәгә иманы нык булган. Безнең дә иманыбыз нык булырга тиеш. Аллаһы бездә иманны һәм рух җимешенең башка сыйфатларын үстерсен өчен, аңардан изге рух сорыйк (Лүк 11:13; Гәл. 5:22, 23).
Йәһвәгә һәм аның фәрештәләр гаскәриенә таянуның кирәклегенә Илишаны Дотанда булган хәлләр дә инандырган. Пәйгамбәр шуны белгән: Аллаһы үз фәрештәләрен җибәреп һәм аларга шәһәрне чолгап алырга кушып, аны дошманнардан яклаган. Дошманнарны сукырайтып, Аллаһы Илишаны һәм аның хезмәтчесен коткарып калган (4 Пат. 6:17—23). Илиша Йәһвәгә ул куркыныч вакытта гына түгел, ә башка вакытларда да иман иткән һәм һичшиксез таянган.
Илиша пәйгамбәрдән үрнәк алып, Йәһвә Аллаһыга таянып яшик (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Шулчак Аллаһы «безгә игелекле булачак» һәм безне фатихалаячак (Мәд. 66:2). Без ялкынланып торган сугыш арбалары белән атларны күрмибез, шулай да Йәһвә Аллаһының үз халкын бүген яклап торганына һәм киләчәктә «бөек афәт» аша үткәреп яклаячагына ышанабыз (Мат. 24:21; Ачыл. 7:9, 14). «Алла безнең яклаучыбыз» икәнен беркайчан да онытмыйк (Мәд. 61:9).
a Ильяс Йәһвә белән фәрештәләр яшәгән урынга — күккә алынмаган. «Күзәтү манарасы» (рус) 1997 ел, 15 сентябрь, 15 нче битне кара.
b «Күзәтү манарасы» 2005 ел, 1 сентябрь, 30 нчы битне кара.