Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ул ахырга хәтле чыдам калган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
    • Басынкылык күрсәтеп, Ильяс, бу сорауга Йәһвә җавап бирәчәк, ди. Йәһвә Илишага карт пәйгамбәрнең алыначагын күрергә рөхсәт итсә, димәк, Аллаһы Илишаның үтенечен үтәячәк. Күп тә үтми, шушы ике дус «юлда сөйләшеп барган арада», гаҗәеп нәрсә була! (2 Патшалар 2:10, 11)

      Ильяс белән Илишаның дуслыгы, һичшиксез, икесенә дә авыр чакларда чыдам булырга булышкан

      Күк йөзендә ниндидер сәер ут пәйда булып, аларга якынлаша. Күз алдына китерегез: кинәт, давыл күтәрелеп, көчле, сызгырган тавыш ишетелә, һәм Ильяс белән Илиша янына ниндидер якты нәрсә килеп, аларны аера, бәлки, аларны артка чигендерә. Бу арба. Ул уттан булгандай балкып тора. Илиша белә: аңа китәргә вакыт. Ул арбага менеп утырганмы? Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Һәрхәлдә, ул көчле җил белән күккә ашкан.

  • Ул ахырга хәтле чыдам калган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
    • Ильяс кая киткән? Кайбер диннәрдә ул күккә Аллаһы янына алынган дип өйрәтәләр. Әмма бу чыннан да шулаймы? Гасырлар узгач, Гайсә Мәсих үзенә кадәр беркемнең дә күккә күтәрелгәне булмаган дип әйткән (Яхъя 3:13). Шуңа күрә «Ильяс көчле җил белән күккә ашты» дигән сүзләрне укыганда, үз-үзебездән: «Нинди күккә?» — дип сорау урынлы булыр (2 Патшалар 2:11). Изге Язмаларда «күк» дигән сүз Йәһвәнең яшәү урынына гына түгел, ә шулай ук болытлары булган һәм кошлар оча торган җир атмосферасына да карый (Зәбур 147:8). Ильяс нәкъ шул күккә ашкан да. Ә аннары нәрсә булган?

      Йәһвә, үзенең яраткан пәйгамбәренә яңа йөкләмә тапшырып, аны бүтән җиргә — күршедәге Яһүд патшалыгына күчерә. Изге Язмалар буенча, ул анда җиде елдан артык вакыт үткәч тә хезмәт иткән. Ул вакытта Яһүд патшалыгы белән явыз Яһурам идарә итә. Ул Ахаб белән Изәбелнең кызына өйләнгән, һәм шулай итеп аларның яман тәэсире әле дә тарала бара. Йәһвә Ильяска хат язып Яһурамга каршы хөкем хәбәре игълан итәргә куша. Пәйгамбәрлек буенча, Яһурам коточкыч үлем белән үлә. Алай гына да түгел, «ул үлгәч, һичкем кайгырмый» (2 Елъязма 21:12—20).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу