-
Гаделсезлек белән очрашканда ул нык калганКүзәтү манарасы 2014 | 1 февраль
-
-
Аның мәкерле нияте турында укыганда, без шаккатабыз. Аллаһы кануны буенча, берәр кешегә каршы җитди чаралар күрер өчен, ике кешенең шаһитлек бирүләре таләп ителгән. Изәбәл патшабикә моны белгән (Канун 19:15). Шуңа күрә ул Ахаб исеменнән Язриил шәһәренә хатлар җибәргән. Андагы атаклы кешеләр ике ялган шаһитне табарга, шул шаһитләр Навуфей Аллаһыны хурлаган дип, сөйләргә тиеш һәм бу гөнаһ өчен Навуфейны үтерергә кирәк дип язылган булган. Кызганычка каршы, Изәбәлнең планы уңышка ирешә. Ике «яраксыз» кеше Навуфейга каршы сөйли, һәм аны ташлар атып үтерәләр. Моннан тыш, Навуфей белән аның угыллары да үтерелә!b (1 Патшалар 21:5—14; Левиләр 24:16; 2 Патшалар 9:26). Хатынына теләсә нәрсә эшләргә һәм шул гаепсез кешеләрне үтерергә рөхсәт итеп, Ахаб үзен гаилә башы итеп тотмаган.
-
-
Гаделсезлек белән очрашканда ул нык калганКүзәтү манарасы 2014 | 1 февраль
-
-
b Изәбәл, күрәсең, йөзем бакчасы Навуфейның улларына мирас итеп тапшырылыр дип курыккан, шуңа күрә аларны да үтерергә булган. Ни өчен Аллаһы җәберләүгә юл куя икәнен белер өчен бу санда «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне карагыз.
-