Йәһвә сүзе тере
Езра китабыннан игътибарга лаек фикерләр
ЕЗРА китабы 2 Паралипоменон китабының соңгы хәбәреннән башлана. Бу китапны язган Езра исемле рухани аны фарсы патшасы Кир чыгарган боерыктан башлый. Ул боерык буенча, Бабылда сөргендә яшәүче яһүдләр калдыгына туган илләренә кайтырга рөхсәт ителә. Яһүдләр, ул җирдәге халык хатыннарына өйләнеп, үзләрен нәҗесләгән. Китап Езраның аларны сафландырыр өчен ясаган адымнары турындагы хәбәр белән тәмамлана. Езра китабы барлыгы 70 ел дәвамындагы — б. э. к. 537 елдан алып 467 елга кадәрге чорны үз эченә ала.
Йәһвә үз халкын Бабыл әсирлегеннән азат итәргә һәм Иерусалимда чын гыйбадәт кылуны торгызырга вәгъдә биргән. Ничек Йәһвә бу вәгъдәсен үтәгән? Езраның максаты — бу китапта моны күрсәтү. Шуңа күрә ул шул максатка кагылышлы вакыйгаларны гына бәян итеп бирә. Езра гыйбадәтханәнең, каршы килүләргә һәм Аллаһы халкының камилсезлегенә карамастан, яңадан салынганы һәм Йәһвәгә гыйбадәт кылуның яңадан торгызылганы турында хәбәр итә. Бу хәбәрнең безнең өчен әһәмияте бик зур, чөнки без дә чын гыйбадәт кылуның торгызылуы вакытында яшибез. Күп кешеләр «Ходай тавына» агыла, һәм бөтен җир «Ходай даны турындагы белем белән тулып» бара (Ишагыйя 2:2, 3; Аввакум 2:14).
ЯҢАДАН САЛЫНГАН ГЫЙБАДӘТХАНӘ
Кирның азат итү турындагы боерыгын тыңлап, 50 000 гә якын сөргендәге яһүд идарәче Зеруббабел (Шешбацар) җитәкчелегендә Иерусалимга кайта. Кайткан кешеләр элек корбан китерелгән җирдә иң беренче итеп яңа корбан китерү урыны төзиләр һәм Йәһвәгә корбаннар китерә башлыйлар.
Икенче елга исраиллеләр Йәһвә йортына нигез салалар. Дошманнар төзелеш эшләренә каршы төшүләрен дәвам итә һәм ахыр чиктә төзелеш эшләрен туктату турында патша боерыгын алалар. Бу боерыкка карамастан, Аггей һәм Зәкәрия пәйгамбәрләр кешеләрне гыйбадәтханәнең төзү эшләрен дәвам итәргә дәртләндерә. Кир чыгарган боерыкны, фарсы йоласы буенча, үзгәртергә ярамаган, шуңа күрә дошманнар бу боерыкка каршы чыгудан курка. Рәсми рәвештә тикшерү вакытында Кирның «Иерусалимда Аллаһы йорты турындагы» боерыгы табыла (Езра 6:3). Төзү эше дәвам ителә һәм төгәлләнә.
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
1:3—6—Туган илләренә кайтырга теләмәгән исраиллеләрнең иманы зәгыйфь булганмы? Кайберәүләр Иерусалимга үз байлыкларына бәйләнгән булганга я чын гыйбадәт кылуны кадерләмәгәнгә кире кайтмаган, ләкин башка сәбәпләр дә булган. Иң элек шуны истә тоту акыллы булыр иде: Иерусалимга 1600 километрлык сәяхәт ясар өчен дүрт-биш ай вакыт кирәк булган. Өстәвенә, 70 ел ташландык хәлдә торган илдә тәртип урнаштырыр өчен һәм анда торгызу эшләрен башкарыр өчен, мөгаен, бик күп көч таләп ителгән. Шуңа күрә начар сәламәтлек, өлкән яшь һәм гаиләдәге бурычлар кебек сәбәпләр кайбер исраиллеләргә кайтырга комачаулаган.
2:43—Нефинейләр кем булган? Алар Исраил халкыннан булмаган, ләкин алар гыйбадәтханәдә коллар я хезмәтчеләр булып хезмәт иткән. Алар арасында Ешуа көннәрендәге гаваонлылар нәселеннән чыккан кешеләр һәм «Давыт һәм аның мирзалары левиләргә хезмәт итәр өчен биргән» башка кешеләр булган (Езра 8:20).
2:55—Сөләйман колларының уллары кем булган? Алар Исраил халкыннан булмаган, ләкин аларга Йәһвәгә хезмәт итүдә махсус йөкләмәләр бирелгән булган. Алар гыйбадәтханәдә, бәлкем, күчереп язучылар булып хезмәт иткәндер.
2:61—63—Йәһвәдән җавап кирәк булганда кулланыла торган урим белән туммимны әсирлектән кайткан кешеләр кулланганмы? Чыгышлары руханилар буыныннан дип әйтүче кешеләр үз шәҗәрәләрен раслый алмаганнар, шуңа күрә алар урим белән туммим кулланып, үз чыгышларын тикшерә алганнар. Езра мондый тикшерүне ул булырга мөмкин дип кенә искә ала. Изге Язмада урим белән туммимның ул вакытта һәм соңыннан кулланылуы турында бернәрсә дә әйтелми. Яһүдләрнең риваяте буенча, урим белән туммим б. э. к. 607 елда гыйбадәтханә җимерелгәндә юкка чыккан.
3:12—Ни өчен Йәһвәнең «элекке гыйбадәтханәсен күргән картлар» елаган? Сөләйман төзегән гыйбадәтханәнең нинди мәһабәт булуы әле дә бу картларның хәтерендә саклангандыр. Шул гыйбадәтханә белән чагыштырганда, яңасының салынган нигезе аларның «күзләрендә... берни түгел кебек» күренгән (Аггей 2:2, 3). Алар үзләреннән: «Безнең тырышлыкларыбыз элекке гыйбадәтханәнең данын кире кайтарырмы?» — дип сораган кебек булган. Һәм бу аларны, күрәсең, боектырган, һәм шуңа күрә алар елаган.
3:8—10; 4:23, 24; 6:15, 16—Гыйбадәтханәне яңадан төзер өчен ничә ел киткән? Гыйбадәтханәнең нигезе б. э. к. 536 елны салынган булган. Ул вакытта әсирләр кайтуына инде икенче ел киткән. Төзелеш эшләре Артаксеркс патша көннәрендә, б. э. к. 522 елда туктатылган һәм бу хәл б. э. к. 520 елга, Дарий патшаның идарә итүенең икенче елына кадәр сакланган. Гыйбадәтханәнең төзелеше Дарийның патшалык итүенең алтынчы елына, ягъни б. э. к. 515 елда, төгәлләнгән булган. («Б. э. к. 537—467 елларда идарә иткән фарсы патшалары» дигән рамканы кара.) Шулай итеп, гыйбадәтханәнең төзелүенә якынча 20 ел вакыт киткән.
4:8—6:18—Ни өчен бу өзек арами телендә язылган булган? Бу өзеккә күбесенчә патшаларга дәүләт хезмәткәрләреннән килгән хатларның һәм патшаларның җавап хатларының күчермәләре керә. Езра аларны ул көннәрдә кулланыла торган сәүдә һәм дәүләт телендә — арами телендә язылган архивтан күчергән. Бу борынгы семит телендә Изге Язмаларның мондый өзекләре язылган: Езра 7:12—26; Иремия 10:11 һәм Данил 2:4 б—7:28.
Безнең өчен сабаклар:
1:2. Ишагыйя якынча 200 ел алдарак пәйгамбәрлек иткән сүзләр үтәлгән (Ишагыйя 44:28). Йәһвә Сүзендәге пәйгамбәрлекләр үтәлмичә калмый.
1:3—6. Бабылда калган кайбер исраиллеләр кебек, күп Йәһвә Шаһитләре тулы вакытлы хезмәттә катнаша алмый, аларның шулай ук вәгазьчеләр күбрәк кирәк булган урыннарга да күчәргә мөмкинлекләре юк. Шулай да алар бүген андый хезмәтләрдә катнаша алган мәсихчеләргә ярдәм итәләр һәм аларны моңа дәртләндерәләр. Алар шулай ук Патшалыкны вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эше дәвам итсен өчен ирекле иганәләр бирәләр.
3:1—6. Б. э. к. 537 елның җиденче аенда (тишри ае, сентябрь/октябрьгә туры килә) сөргеннән кайткан тугры кешеләр беренче корбаннарын китергәннәр. Набуходоносор патша Иерусалимга б. э. к. 607 елның бишенче аенда (ав ае, июль/августка туры килә) кергән һәм шәһәрне яндырып, җимерә башлаган (4 Патшалык 25:8—17). Пәйгамбәрлек ителгәнчә, Иерусалимның 70 еллык ташландык хәле нәкъ билгеләнгән вакытта тәмамланган (Иремия 25:11; 29:10). Йәһвә Сүзендәге пәйгамбәрлекләр һәрвакыт үтәлә.
4:1—3. Йәһвәгә тугры калган кешеләр ялган табынучылар белән дини берләшүне аңлата торган тәкъдимне кире каккан (Чыгыш 20:5; 34:12). Шулай ук бүген дә Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар башка диннәр белән бергә бернинди эшләрдә катнашмыйлар.
5:1—7; 6:1—12. Йәһвә, үз халкының эшләре уңышлы барсын өчен, вакыйгалар барышын үзгәртә ала.
6:14, 22. Йәһвәнең эшендә тырышып катнашу аның хуплавын һәм фатихасын китерә.
6:21. Яһүдләрнең туган илендә яшәгән самареялеләр һәм мәҗүсиләрнең йогынтысына бирелгән яһүдләр үз тормышларында кирәкле үзгәрешләр ясаган. Моңа аларны Йәһвә эшенең алга баруын күрү этәргән. Без шатлык белән Аллаһы безгә билгеләгән эштә, шул исәптән Патшалыкны вәгазьләү эшендә катнашырга тиеш түгелме?
ЕЗРА ИЕРУСАЛИМГА КИЛӘ
Б. э. к. 468 ел. Яңадан салынган Йәһвә йорты тантаналы рәвештә ачылганнан соң 50 ел үткән. Үзе белән Аллаһы халкының калдыгын һәм бирелгән ирекле иганәләрне алып, Езра Бабылдан Иерусалимга килә. Ул анда нәрсә күрә?
Җитәкчелек итүчеләр Езрага болай диләр: «Исраил халкы һәм руханилар вә ләвиләр чит ил халык кешеләреннән һәм аларның чирканыч нәрсәләреннән аерылмадылар». Өстәвенә, «иң атаклыларның һәм халык башлыкларының кулы бу канунсызлыкта беренче иде» (Езра 9:1, 2). Езраны бу тетрәтә. Аны «кыю бул һәм эш ит» дип дәртләндерәләр (Езра 10:4). Езра төзәтүләр ясар өчен чаралар күрә, һәм халык моны хуплый.
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
7:1, 7, 11—Бу шигырьләрнең барысында да төзелеш эшләрен туктатырга кушкан Артаксеркс турында әйтеләме? Юк. Артаксеркс дигән исем, яки титул белән ике фарсы патшасын атаганнар. Гыйбадәтханәнең төзелеш эшләрен б. э. к. 522 елны туктатырга кушкан патша — бу Бардия яки Гаумата. Езра Иерусалимга килгән көннәрдә исә Артаксеркс I Долгорукий патшалык иткән.
7:28—8:20—Ни өчен Бабылдагы күп яһүдләр Езра белән Иерусалимга киткәндә, моны теләмичә эшләгәннәр? Яһүдләрнең беренче төркеменең туган илләренә кайтканына инде 60 елдан артык вакыт үтсә дә, Иерусалимда әле бик әз кеше яшәгән. Иерусалимга кайту авыр һәм куркыныч шартларда яңа тормыш кору дигәнне аңлаткан. Бабылда бай тормыш алып бара алган яһүдләр ул көннәрдәге Иерусалимда андый тормыш алып бара алмас иде. Шулай ук туган якка сәяхәт тә куркыныч булган. Кайтучылар Йәһвәгә нык ышанырга, чын гыйбадәт кылуга карата ашкынып торырга һәм Иерусалимга барыр өчен батыр булырга тиеш булган. Хәтта Езра да, Йәһвәнең кулы аның өстендә булганга, кыюланып киткән. Езраның ярдәме белән Иерусалимга барырга 1500 гаилә — бәлкем 6000 кеше — ризалашкан. Езра өстәмә адымнар ясагач, тагын 38 левиле һәм 220 нефиней аның белән барырга теләк белдергән.
9:1, 2—Башка халык кешеләре белән никахка керүнең куркынычы никадәр җитди булган? Яңадан торгызылган Исраил халкы Мәсихнең килүенә кадәр Йәһвәгә гыйбадәт кылуны сакларга тиеш булган. Башка халык кешеләре белән өйләнешү чын гыйбадәт кылу өчен куркыныч булган. Кайберәүләр потларга табына торган кешеләр белән никахка кергәнгә, бар халык ахыр чиктә үзен мәҗүси халык кебек тота башлый алган. Чын гыйбадәт кылу тулысынча юкка чыгар иде. Ул чакта кемгә Мәсих килер иде? Андагы хәлне күрү Езраны тетрәткән һәм моңа шаккатасы да юк.
10:3, 44—Ни өчен исраиллеләр хатыннары белән бергә балаларын да кайтарып җибәргән? Әгәр балалар калса, аларның әниләре өчен кире борылып кайтырга тагын бер мөмкинлек ачылыр иде. Моннан тыш, кечкенә балалар гадәттә әниләренең кайгыртуына мохтаҗ.
Безнең өчен сабаклар:
7:10. Езра Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнгән һәм башкаларны уңышлы өйрәткән. Бу безнең өчен үрнәк. Ул дога кылып үз йөрәген Йәһвәнең канунын өйрәнүгә әзерләгән. Канунны өйрәнгәндә, Езра башлыча Йәһвәнең нәрсә әйткәненә игътибар иткән. Ул алган белемнәрен кулланган һәм башкаларны өйрәтүдә тырышлык куйган.
7:13. Йәһвә безнең теләп эшләүче хезмәтчеләр булуыбызны тели.
7:27, 28; 8:21—23. Езра Йәһвәгә рәхмәтләрен белдергән, Иерусалим ягына озын һәм куркыныч сәяхәткә чыгар алдыннан эчкерсез дога кылган һәм Аллаһыны данлар өчен үзен куркыныч астына куярга әзер булган. Бу яктан ул безгә яхшы үрнәк калдырган.
9:2. «Раббыга иман итүче» белән генә никахлашырга дигән киңәшкә без җитди карарга тиеш (1 Көринтлеләргә 7:39).
9:14, 15. Бозык кешеләр белән аралашу Йәһвәнең хупламавына китерә ала.
10:2—12, 44. Чит ил хатыннарын алган кешеләр басынкылык белән тәүбә иткәннәр һәм дөрес булмаган юлларын төзәткәннәр. Аларның карашлары һәм эш итүләре үрнәк алырлык.
Йәһвә үз вәгъдәләрен үти
Езра китабы безнең өчен бик кыйммәтле! Йәһвә үзенең халкын Бабыл әсирлегеннән азат итәргә һәм Иерусалимда чын гыйбадәт кылуны торгызырга дигән вәгъдәсен нәкъ вакытында үтәгән. Әллә бу безнең Йәһвәгә һәм аның вәгъдәләренә ышанычыбызны ныгытмыймы?
Езра китабындагы үрнәк алырлык мисаллар турында уйлап карагыз. Езра Аллаһыга безнең өчен үрнәк булырлык тугрылык күрсәткән. Моны шулай ук Иерусалимда чын гыйбадәт кылуны яңадан торгызуда катнашырга дип кайткан калдык та күрсәткән. Бу китапта шулай ук Аллаһыдан куркып яшәгән башка халык кешеләренең иманы турында әйтелә. Шулай ук Аллаһы законнарын бозган кешеләрнең тәүбә итүләре һәм басынкы булулары турында бәян ителә. Әйе, Аллаһы тарафыннан рухландырылган Езра китабы «Аллаһының сүзе тере вә куәтле» икәнен исбат итә (Еврейләргә 4:12).
[10 биттәге схема/иллюстрация]
Б. Э. К. 537—467 ЕЛЛАРДА ИДАРӘ ИТКӘН ФАРСЫ ПАТШАЛАРЫ
Бөек Кир (Езра 1:1) б. э. к. 530 елда үлгән
Камбис II яки Ахашверош (Езра 4:6) б. э. к. 530—522 еллар
Артаксеркс — Бардия яки Гаумата (Езра 4:7) б. э. к. 522 ел (7 ай идарә иткәннән соң үтерелгән)
Дарий I (Езра 4:24) б. э. к. 522—486 еллар
Ксеркс яки Ахашверошa б. э. к. 486—475 еллар (Дарий I гә хакимдәш булып, 496—486 елларда идарә иткән)
Артаксеркс I Долгорукий (Езра 7:1) б. э. к. 475—424 еллар
[Искәрмә]
a Ксеркс Езра китабында искә алынмый. Аның турында Эстер китабында Ахашверош дип әйтелә.
[Иллюстрация]
Ахашверош
[9 биттәге иллюстрация]
Кир
[9 биттәге иллюстрация]
Кир цилиндры. Анда Кирның әсирләр үз илләренә кайтсын өчен көч куйганы турында әйтелә
[Чыганак]
Cylinder: Photograph taken by courtesy of the British Museum
[12 биттәге иллюстрация]
Ни өчен Езраның өйрәтүе уңышлы булган? Син моны беләсеңме?