-
Иҗади эшләр Алланың данын вәгазьли!Күзәтү манарасы 2004 | 1 август
-
-
7 Әмма күкләрнең мактау сүзләрен ишетер өчен аңлау кирәк. «Ишетерлек сүз дә, сөйләм дә, тавыш та юк» («Современный перевод»). Шулай да күкләрнең тавышсыз шаһитлеге бик куәтле. «Аларның тавышы [«үлчәү бавы», ЯД] бөтен җиргә җәелгән, аларның сүзләре галәмнең бар кырыйларына җиткән» (Мәдхия 18:4, 5). Күкләр, үзләренең тавышсыз шаһитлеге җирнең һәркайсы почмагына кадәр барып җиткәнлегенә ышаныр өчен, «үлчәү бавы» тартып тикшерәләр кебек.
8, 9. Кояш турында нинди искиткеч мәгълүматлар билгеле?
8 Шуннан соң Давыт Йәһвә барлыкка китергән тагын бер могҗизаны сурәтли: «[Күкләрдә] кояшка яшәү урыны куйган» (ЯД). «Киенеп, матурланып, бүлмәсеннән чыккан кияү күк, йөгерешкә чыккан батыр күк, кояш үз юлыннан куанып, ялтырап бара. Аның чыгуы күкнең бер кырыеннан, баруы икенче кырыена чаклы; аның җылысыннан бернәрсә дә яшеренеп кала алмый» (Мәдхия 18:5—7).
-
-
Иҗади эшләр Алланың данын вәгазьли!Күзәтү манарасы 2004 | 1 август
-
-
10. а) Кояш үзенең «яшәү урынына» ничек керә һәм аннан ничек чыга? б) Ни өчен кояш «батыр» кебек чаба дип әйтеп була?
10 Мәдхия җырлаучы кояшны «батыр» белән чагыштырып күрсәтә, ул көн дәвамында күкнең бер кырыеннан икенчесенә чаклы чаба һәм төнлә «яшәү урынында» ял итә. Кояш баегач, җирдән күзәтеп торучы өчен кояш «яшәү урынына» ял итәргә кергән шикелле була. Ә иртә белән кояш, нурлар сибеп, «бүлмәсеннән чыккан кияү күк» күтәрелә. Давыт көтүче булган, шуңа күрә төнлә нинди салкын була икәнен белгән (Яратылыш 31:40). Кояш нурларының аның үзен һәм тирә-яктагы җирләрне җылытып җибәргәнен ул исенә төшергән. Әлбәттә, кояш үз сәяхәтләреннән арымаган, ул «батыр» кебек үз сәяхәтен кабатларга әзер булган.
-