Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Барысы да Йәһвә данын вәгазьләсен
    Күзәтү манарасы 2004 | 1 гыйнвар
    • 1, 2. Йәһвәгә мактау тавышы кайдан килә, һәм кем аңа кушылырга чакырыла?

      ИШАЙ улы Давыт бала чактан ук Бәйтлехемнең тирә-ягында сарык көтүе көткән. Ерак басуларда әтисенең көтүләрен саклаганда, ул төн тынлыгында йолдызлы күк киңлекләрен тырышып бик еш күзәткәндер! Давыт, Алланың изге рухы белән илһамланып, 18 нче мәдхия сүзләрен язган һәм җырлаган чакта шул көчле тәэсирләр, һичшиксез, кабат-кабат аның исенә төшкәндер: «Күкләр Алланың данын вәгазьләп тора, күк йөзе Аның куллары булдырганны белдереп тора. Аларның тавышы бөтен җиргә җәелгән, аларның сүзләре галәмнең бар кырыйларына җиткән» (Мәдхия 18:2, 5).

      2 Йәһвә барлыкка китергән мәһабәт күкләр, бернинди тел дә, шивә дә белмәсә дә һәм тавышлары булмаса да, көне-төне аның данын игълан итәләр. Барлыкка китергәннәр Алла данын бертуктаусыз вәгазьли, һәм аларның сүзсез шаһитлеге, бар кешеләргә ирешеп, «бөтен җир» буенча тарала, һәм без үзебезнең нинди кечкенә икәнебезне аңлыйбыз. Әмма бу тавышсыз шаһитлек кенә аз. Шаһитлек бирүгә тугры кешеләрнең тавышы кушылырга тиеш. Мәдхия җырлаучыларның берсе Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен Алла тарафыннан рухландырылган мондый сүзләр белән өнди: «Ходайга дан һәм хөрмәт китерегез. Ходайның исеменә шөһрәт китерегез» (Мәдхия 95:7, 8). Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрдә булган кешеләр бу чакыруны шатлык белән кабул итәләр. Әмма Аллага дан китерегез дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

  • Барысы да Йәһвә данын вәгазьләсен
    Күзәтү манарасы 2004 | 1 гыйнвар
    • 6. Паул Мәдхия 18:5 тәге сүзләрне ничек итеп кулланган?

      6 Шуннан соң Паул мондый сораулар бирә: «Әмма Раббыга иман итмәгән килеш, Аңа ничек ялварып мөрәҗәгать итә алырлар? Аның хакында ишетмәгән килеш, Аңа ничек иман китерә алырлар? Аның турында игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар?» (Римлыларга 10:14). Исраил турында Паул: «Яхшы хәбәрне барысы да кабул итмәде»,— ди. Ни өчен кабул итмәгәннәр? Мөмкинлекләре булмаганга түгел, ә иманнары булмаганга. Паул бу сүзләрне Мәдхия 18:5 тән өземтә китереп аңлата. Бу өземтәдәге сүзләрне ул барлыкка китергәннең сүзсез шаһитлегенә түгел, ә мәсихчеләрнең вәгазьләвенә куллана. Ул болай ди: «Аларның тавышы бөтен дөнья буйлап үтте, һәм аларның сүзләре җир йөзенең барлык читләренә барып җитте» (Римлыларга 10:16, 18). Әйе, барлыкка китергәннәр Йәһвәне данлаган кебек, I гасыр мәсихчеләре дә коткару турында яхшы хәбәрне бар җирләрдә вәгазьләгән һәм шуның белән «бөтен дөнья буйлап» Алланы мактаганнар. Көлессәйлеләргә язган хатында Паул яхшы хәбәрнең киң таралуын шулай ук искә алган. Яхшы хәбәр «дөньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән» дип әйткән ул (Көлессәйлеләргә 1:23).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу