-
«Йәһвәдә бәхетле бул»Күзәтү манарасы 2004 | 1 март
-
-
«Көнләшмә»
3, 4. Мәдхия 36:1 дәге сүзләр буенча, Давыт нинди киңәш биргән, һәм ни өчен бу киңәшкә безнең көннәрдә игътибар итәргә кирәк?
3 Без явызлык үрчеп торган «авыр вакытларда» яшибез һәм рәсүл Паулның: «Мәкерле кешеләр һәм алдакчылар исә, адаштырып һәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәрләр»,— дигән сүзләренең үтәлүен күрәбез (2 Тимутегә 3:1, 13). Явыз кешеләрнең уңышлы һәм рәхәт кебек күренгән яшәүләре безне бик тиз кайгыга төшерә ала! Моның барысы безне рухи эшләрдән бүлдерергә, читкә алып китәргә мөмкин. Бу куркыныч турында 36 нчы мәдхиянең беренче сүзләрендә мондый кисәтү бар: «Яманлык кылучыларга ошарга тырышма [«ачуың чыкмасын», ЯД], канунсызлык кылучылардан көнләшмә».
4 Масса-күләм мәгълүмат чаралары безгә һәр көн гаделсезлек турында исәпсез күп санлы вакыйгаларны җиткерә. Намуссыз коммерсантлар кешеләрне алдатып яшиләр һәм хөкемгә тартылмыйлар. Җинаятьчеләр яклаучылары булмаган кешеләр исәбенә байлык җыялар. Кеше үтерүчеләрне тота алмыйлар я җәзасыз калдыралар. Гаделлек бозуның барлык бу мисаллары безнең ачуыбызны чыгарырга һәм күңелебезне борчырга мөмкин. Канунсызларның уңышлы кебек күренгән яшәүләре бездә хәтта көнләшү хисен уята ала. Ләкин моның турында кайгырсак, хәлне үзгәртә алабызмы? Явызларның рәхәт булып күренгән яшәүләреннән көнләшсәк, бу аларны көткәнне үзгәртәчәкме? Һич тә юк! Чынында «ачу чыгу» өчен сәбәп юк. Ни өчен?
-
-
«Йәһвәдә бәхетле бул»Күзәтү манарасы 2004 | 1 март
-
-
6. Мәдхия 36:1, 2 дән без нинди сабак алдык?
6 Шуңа күрә яманлык кылучылар вакытлыча рәхәт яшәсә дә, без моңа ачуыбызны чыгарырга рөхсәт итәргә тиешме? 36 нчы мәдхиянең беренче ике шигыреннән без шундый сабак алдык: яманлык кылучыларның уңышына үзебез сайлаган Йәһвәгә хезмәт итү юлыннан читкә тайпылуыбызга сәбәп булырга рөхсәт итәргә ярамый. Киресенчә, рухи фатихалар һәм рухи максатлар турында уйлыйк (Гыйбрәтле хикәя 23:17).
-