Хәтерлисеңме?
Син быелгы «Күзәтү манарасы» чыгарылышларын игътибар белән укыдыңмы? Биредәге сорауларга җавап бирә аласыңмы?
Йәһвәгә дога кылсак, Изге Язмаларны өйрәнсәк һәм уйлансак, без нинди фатихалар урырбыз?
Без акыллырак карарлар кабул итәрбез, өйрәтү осталыгын яхшырта алырбыз, иманыбыз ныгыр һәм Йәһвәгә карата яратуыбыз үсәр (w22.01 30, 31 б.).
Ни өчен Йәһвәгә һәм аның җирдәге вәкилләренә карата ышанычыбызны ныгытырга кирәк?
Йәһвәгә ышанычыбызны ныгытыр өчен һәм өлкәннәрнең җитәкчелегенә буйсыныр өчен бүген иң яхшы вакыт. Шулай эшләсәк, Бөек афәт вакытында безгә кеше күзлегеннән караганда сәер, гамәли булмаган, логикага туры килмәгән күрсәтмәләр бирелсә дә без буйсына алырбыз (w22.02 4—6 б.).
Фәрештә Зәкәриягә «Зәрубабыл кулындагы асма» турында әйткәндә нәрсәне күздә тоткан? (Зәк. 4:8—10)
Аллаһы халкы төзегән гыйбадәтханә әллә ни мәһабәт булып күренмәсә дә, алар Йәһвә хупларлык гыйбадәтханә төзи алачак (w22.03 16, 17 б.).
Без сөйләмдә ничек үрнәк була алабыз? (1 Тим. 4:12)
Хезмәттә кешеләр белән ягымлы һәм ихтирамлы сөйләшеп. Җыелыш очрашуларында күңел биреп җырлап һәм регуляр рәвештә комментарийлар биреп. Көндәлек сөйләмебездә «яман теллелекнең» һәркайсы төреннән качып һәм башкаларны ныгытырга һәм дәртләндерергә тырышып (w22.04 6—9 б.).
Ни өчен Даниял китабының 7 бүлегендә сурәтләнгән дүрт җанварның (патшалыклар) үзенчәлекләре һәм Ачылыш 13:1, 2 дәге ерткычның үзенчәлекләре бер төрле?
Ачылыш китабының 13 бүлегендә сурәтләнгән ерткыч бер генә патшалыкны, мәсәлән, Римны түгел, ә кешелек тарихы дәвамында идарә иткән бөтен сәяси көчләрне символлаштыра (w22.05 9 б.).
Йәһвәнең гаделлегенә ышанганыбызны без ничек күрсәтә алабыз?
Берәрсе безне рәнҗетсә, үпкәләтсә я безгә каршы гөнаһ кылса, без барысын Йәһвә кулына тапшырып, ачу һәм үпкә хисеннән арынырга тырышабыз. Йәһвә гөнаһ аркасында барлыкка килгән яраларыбызны мәңгегә савыктырачак (w22.06 10, 11 б.).
Җыелыш алдында дога кылган абый-кардәш нәрсәне истә тотарга тиеш?
Догада киңәшләр бирү я белдерүләр ясау урынлы булмас иде. Аеруча җыелыш башында әйтелгән догада, абый-кардәшкә күп сүзле булырга кирәкми (Мат. 6:7) (w22.07 24, 25 б.).
Нинди мәгънәдә «бозыклык кылганнар хөкем ителү өчен терелеп торачак»? (Яхъя 5:29)
Бу сүзләр терелтелгән кешеләрнең үткәндә кылган эшләре өчен хөкем ителәчәген аңлатмый. Алар, терелтелгәннән соң, чагылдырган рухларына һәм кылган эшләренә карап хөкем ителәчәк (w22.09 18 б.).
1922 елның сентябрендә Рутерфорд кардәштән нинди өндәү яңгыраган?
Сидар-Пойнтта (Огайо штаты, АКШ) үткән конгресста Рутерфорд кардәш болай дигән: «Менә, Патша хакимлек итә, сез аның хәбәрчеләре, шуңа күрә Патшаны һәм аның патшалыгын игълан итегез, игълан итегез!» (w22.10 3—5 б.).
Ишагыя китабының 30 нчы бүлеге буенча, Йәһвә үз хезмәтчеләренә авырлыкларын шатлык белән кичереп чыгарга өч яктан ничек булыша?
Бу бүлектән күренгәнчә, Аллаһы 1) догаларыбызны тыңлый һәм җавап бирә, 2) җитәкчелек бирә һәм 3) бүген һәм киләчәктә фатихалаячак (w22.11 9 б.).
Ни өчен без Зәбур 37:10, 11, 29 дагы сүзләр үткәндә генә түгел, ә киләчәктә дә үтәләчәк дип әйтә алабыз?
Давыт сүзләре Исраилдә, мәсәлән, Сөләйман көннәрендә үтәлгән. Гайсә булачак оҗмахны искә алганда, 11 нче шигырьне телгә алган (Мат. 5:5; Лүк 23:43) (w22.12 8—10, 14 б.).