Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләр Гайсәнең тормышында үтәлгәнме?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Әйе. Гайсә җирдә яшәгәндә, аның тормышында «дөньяны коткарачак» «Мәсих Җитәкче» турындагы күп пәйгамбәрлекләр үтәлгән (Даниял 9:25; 1 Яхъя 4:14). Хәтта Гайсә үлгәннән соң да, аңарда Мәсихкә кагылышлы пәйгамбәрлекләр үтәлә барган (Зәбур 110:1; Рәсүлләр 2:34—36).
«Мәсих» дигән сүз нәрсәне аңлата?
«Маши́ах» дигән еврей сүзенең һәм бу сүзгә тиң «христо́с» дигән грек сүзенең мәгънәсе — «майланган зат». Димәк, «Гайсә Мәсих» «Майланган Гайсә» дигәнне аңлата.
Борынгы вакытларда берәр кешегә хакимлек бирелгәндә, аның башына май агызганнар (Левилеләр 8:12; 1 Ишмуил 16:13). Аллаһы, Гайсәгә зур хакимлек биреп, аны Мәсих итеп билгеләгән (Рәсүлләр 2:36). Әмма Гайсә май белән түгел, ә изге рух белән майланган булган (Маттай 3:16).
Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләр башка кешеләрдә дә үтәлә алганмы?
Юк. Һәрбер кешенең бармак эзләре кабатланмас булган кебек, Мәсихкә кагылышлы бар пәйгамбәрлекләр дә бер генә кешедә үтәлергә тиеш булган. Ләкин Изге Язмалар болай дип кисәтә: «Ялган Мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр килер һәм, мөмкин булса, хәтта сайланганнарны да юлдан яздырыр өчен, бөек билгеләр һәм галәмәтләр күрсәтерләр» (Маттай 24:24).
Мәсих әле килмәгән дип әйтеп буламы?
Юк. Изге Язмаларда Мәсих турында, ул Давыт патшаның токымы булачак, дип алдан әйтелгән (Зәбур 89:3, 4). Ләкин Давытның токымнарын күрсәтүче яһүд шәҗәрәләре, күрәсең, б. э. 70 елында, римлылар Иерусалимга һөҗүм иткәндә, юк ителгән булганa. Шул вакыттан бирле бер кеше дә Давыт токымыннан булуын исбат итә алмый. Гайсә яшәгән вакытта исә бу шәҗәрәләр әле булган, шуңа күрә хәтта Гайсәнең дошманнары аның Давыт нәселеннән булганын шик астына куя алмаган (Маттай 22:41—46).
Изге Язмаларда Мәсихкә кагылышлы ничә пәйгамбәрлек язылган?
Изге Язмаларда язылган Мәсихкә кагылышлы пәйгамбәрлекләрнең төгәл санын билгеләп булмый. Чөнки хәтта бер генә өзектә Мәсихкә кагылган пәйгамбәрлекләрнең санын төрлечә чутлап була. Мәсәлән, Ишагыя 53:2—7 дә Мәсихкә кагылышлы берничә нечкәлек бар. Кайберәүләр бөтен бу өзекне бер пәйгамбәрлек дип саный, башкалар исә монда берничә пәйгамбәрлек язылган дип әйтә.
Гайсәдә үтәлгән Мәсихкә кагылышлы кайбер пәйгамбәрлекләр
Пәйгамбәрлек |
Кайда язылган |
Үтәлеше |
---|---|---|
Ибраһим токымы |
||
Ибраһим улы Исхакның токымы |
||
Яһүд кабиләсендә туачак |
||
Давыт патша нәселеннән киләчәк |
||
Гыйффәтле кыздан туачак |
||
Бәйтлеһемдә туачак |
||
Аңа Иммануилb дигән исем кушылачак |
||
Башта күренекле булмаячак |
||
Ул тугач, сабыйлар үтереләчәк |
||
Мисырдан чакырылган булачак |
||
Насаралы дип аталачакc |
||
Аның алдыннан хәбәрче киләчәк |
||
Б. э. 29 елында Мәсих булып китәчәкd |
||
Аллаһы аны үз Улы дип атаячак |
||
Аллаһы йортына карата ашкыну күрсәтәчәк |
||
Яхшы хәбәрне игълан итәчәк |
||
Аның Гәлиләядәге хезмәте аша халык бөек яктылык күрәчәк |
||
Муса кебек, могҗизалар кылачак |
||
Муса кебек, Аллаһының сүзләрен тапшырачак |
||
Күпләрне савыктырачак |
||
Үзенә игътибар җәлеп итмәячәк |
||
Боекканнарны кызганачак |
||
Аллаһының гаделлеге нәрсә икәнен ачыклаячак |
||
Гаҗәеп киңәшче |
||
Йәһвәнең исемен игълан итәчәк |
||
Мисаллар китереп сөйләячәк |
||
Җитәкче |
||
Күпләр аңа ышанмаячак |
||
Абыну ташы булачак |
||
Кешеләр аны кире кагачак |
||
Бер сәбәпсез нәфрәт ителәчәк |
||
Иерусалимга тантаналы рәвештә ишәк баласына атланып керәчәк |
||
Балалар аны данлаячак |
||
Йәһвә хакына киләчәк |
||
Якын дусты аңа хыянәт итәчәк |
||
30 көмеш тәңкәгә сатылачакe |
||
Дуслары аны ташлап китәчәк |
||
Ялган шаһитләр аңа кара ягачак |
||
Гаепләүчеләр алдында дәшми торачак |
||
Аңа төкерәчәкләр |
||
Башына сугачаклар |
||
Камчыланачак |
||
Үзенә сугучыларга каршы килмәячәк |
||
Идарәчеләр, берләшеп, аңа каршы чыгачак |
||
Кул-аякларын яралап, аны баганага кадаклаячаклар |
||
Аның өс киеме өчен жирәбә салачаклар |
||
Җинаятьче булып саналачак |
||
Аны яманлап, аңардан мыскыллап көләчәкләр |
||
Гөнаһлы кешеләр өчен газапланачак |
||
Аллаһы аны калдырган кебек тоелачак |
||
Аңа эчәргә серкә һәм ачы нәрсә бирәчәкләр |
||
Үлем алдыннан сусаячак |
||
Үз рухын Аллаһыга тапшырачак |
||
Үз тормышын бирәчәк |
||
Гөнаһны йолым корбаны белән бетерәчәк |
||
Аның бер сөяген дә сындырмаячаклар |
||
Чәнчелгән булачак |
||
Байлар белән җирләнәчәк |
||
Үледән терелтеләчәк |
||
Хыянәтче урынына башка кеше киләчәк |
||
Аллаһының уң ягында утырачак |
a Макклинток һәм Стронг энциклопедиясендә болай дип әйтелә: «Еврей кабиләләре һәм гаиләләренең шәҗәрәләре Иерусалим җимерелгәнчегә кадәр түгел, ә нәкъ шул вакытта юк ителгән булган. Моңа шикләнер өчен сәбәпләр юк».
b Иммануил дигән еврей исеме «Аллаһы безнең белән» дигәнне аңлата. Бу исем Гайсәне Мәсих буларак яхшы тасвирлаган: аның җирдәге тормышы һәм эшләре Аллаһының үз халкы белән булуын раслаган (Лүк 2:27—32; 7:12—16).
c «Насаралы» төшенчәсе, күрәсең, «не́цер» (мәгънәсе «үсенте») дигән еврей сүзеннән килә.
d Б. э. 29 елына күрсәтүче хронологияне белер өчен, «Мәсихнең килүе турында Данил пәйгамбәрлеге» дигән мәкаләне карагыз.
e Бу пәйгамбәрлек Зәкәрия китабында язылган, ләкин Маттай язганча, ул «Ирмия пәйгамбәр аша әйтелгән» булган (Маттай 27:9). Мөгаен, кайчак Изге Язмаларның «пәйгамбәрләр язмалары» дигән өлешендә Ирмия китабы беренче булып торган (Лүк 24:44). Шуңа күрә Маттай, «Ирмия» диеп, пәйгамбәрләр китапларының бөтен җыентыгын, шул исәптән Зәкәрия китабын да күздә тоткандыр.