Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 56 дәрес
  • Җыелышта бердәмлек саклагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җыелышта бердәмлек саклагыз
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Кардәшләр белән якын мөнәсәбәтләр үстерегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • «Кечеләрнең» берсен дә рәнҗетмәгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Йәһвә кебек, кичерүчән булыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Рухи гаиләгезгә якынлашыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 56 дәрес
Дәрес 56. Төрле расадагы ике апа-кардәш бер-берсен, елмаеп, сәламли.

ДӘРЕС 56

Җыелышта бердәмлек саклагыз

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Имандашлар белән бергә булганда, без үзебезне Давыт патша кебек хис итәбез. Ул әйткән: «Кардәшләрнең бердәмлектә яшәве шундый яхшы һәм шундый күңелле!» (Зәбур 133:1). Бердәмлегебез үзеннән-үзе барлыкка килмәгән. Аны булдыруга һәрберебез үз өлешен кертә.

1. Аллаһы халкы нәрсә белән аерылып тора?

Башка бер илдә җыелыш очрашуына килсәгез, сез андагы телне аңламассыздыр да. Ләкин барыбер сез үзегезне өйдәгедәй хис итәрсез. Ни өчен? Чөнки без бөтен җирдә Изге Язмаларны бер үк басмалар буенча өйрәнәбез һәм бер-беребезгә ярату күрсәтергә тырышабыз. Без кайда гына яшәсәк тә, «Йәһвә исемен чакырабыз... һәм аңа бердәмлектә гыйбадәт кылабыз» (Сафуния 3:9, искәрмә).

2. Сез җыелыштагы бердәмлеккә үз өлешегезне ничек кертә аласыз?

«Бер-берегезгә ихлас күңелдән тирән мәхәббәт күрсәтегез» (1 Петер 1:22). Бу киңәшне ничек кулланырга? Башкаларның кимчелекләрен түгел, ә аларның яхшы сыйфатларын күрергә тырышыгыз. Үзегезгә ошаган кешеләр белән генә түгел, ә чыгышлары төрле булган кардәшләр белән аралашыгыз. Берәр кешегә карата тискәре карашыбыз булса, аннан арынырга кирәк. (1 Петер 2:17 укы.)a

3. Җыелышта берәрсе белән каршылык туса, сез нәрсә эшләрсез?

Без, бердәм булсак та, камилсез булып калабыз. Кайвакыт без бер-беребезне күңелсезләндерәбез, я хәтта рәнҗетәбез. Шуңа күрә Аллаһы Сүзендә: «Бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез»,— диелә, аннары өстәлә: «Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш». (Көләсәйлеләргә 3:13 укы.) Йәһвәне күп тапкырлар рәнҗетсәк тә, ул безне кичерә. Шуңа күрә ул безнең дә кардәшләрне кичерүебезне тели. Берәр кемне рәнҗетсәгез, тоткарланмыйча, хәлне җайга салырга тырышыгыз. (Маттай 5:23, 24 укы.)b

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Җыелыштагы бердәмлек һәм тынычлыкка үз өлешегезне ничек кертә алганыгызны белегез.

Коллаж: Бер абый-кардәш тынычлык булдыра. 1. Икенче бер абый-кардәш аның белән каты сөйләшә. 2. Ул шул абый-кардәшнең әйткәннәре турында уйлана. 3. Ул Изге Язмалардан, рәнҗетелгән чакта, нәрсә эшләргә икәнен карый. 4. Ул шул кардәш белән, очрашып, кофе эчә һәм тынычлык булдырырга тырыша.

Тынычлык булдырыр өчен сез нәрсә эшләрсез?

4. Тискәре карашлардан арыныгыз

Без бар кардәшләрне яратырга телибез. Ләкин безгә үзебездән аерылып торган кеше белән якын аралашу авырдыр. Бу яктан безгә нәрсә ярдәм итәр? Рәсүлләр 10:34, 35 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә һәртөрле кешеләрне үз Шаһитләре итеп кабул итә. Бу үзебездән аерылып торган кешеләргә карата карашыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш?

  • Сез яшәгән җирдә башкаларга карата нинди тискәре карашлар таралган? Ни өчен сез андый карашлардан азат булырга телисез?

2 Көринтлеләргә 6:11—13 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Чыгышлары төрле булган кардәшләр белән якынлашыр өчен, нәрсә эшләргә?

5. Чын күңелдән кичерегез һәм тынычлык булдырыгыз

Йәһвә безне һәрчак ихлас күңелдән кичерә, ә үзе безнең кичерүгә мохтаҗ түгел, чөнки ул безнең алда беркайчан да гаепле булмаячак. Зәбур 86:5 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырьдән Йәһвәнең кичерүе турында нәрсә белеп була?

  • Ни өчен сез аның кичерүе өчен рәхмәтле?

  • Нинди очракларда башкалар белән тату мөнәсәбәтләр саклау авыр булырга мөмкин?

Йәһвәдән үрнәк алып, без кардәшләр белән ничек бердәмлек саклый алабыз? Гыйбрәтле сүзләр 19:11 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Берәрсе ачуыгызны чыгарса я сезне рәнҗетсә, хәлне яхшыртыр өчен, сез нәрсә эшли аласыз?

Кайвакыт без үзебез башкаларны рәнҗетәбез. Андый хәл була калса, без нәрсә эшләргә тиеш? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Тынычлык булдыру фатихалар китерә» (6:01)

  • Апа-кардәш, тынычлык булдырыр өчен, нәрсә эшләгән?

6. Кардәшләрдә яхшыны күрергә тырышыгыз

Кардәшләребез белән яхшырак танышкач, без аларның яхшы якларын да, начар якларын да күрә башлыйбыз. Аларның яхшы якларына игътибарыбызны ничек тупларга? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Тагы да күркәмрәк бул!» (5:10)

  • Сезгә кардәшләрнең яхшы сыйфатларын күрергә нәрсә ярдәм итәчәк?

Йәһвә безнең яхшы сыйфатларыбызга игътибар итә. 2 Елъязма 16:9а ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырь буенча, Йәһвә сездә яхшыны күрә. Бу сездә нинди хисләр уята?

Бриллиантлы балдак.

Матур бриллиантның кимчелекләре булса да, ул барыбер кыйммәтле булып кала. Шулай ук бар кардәшләребез, камилсез булса да, Йәһвә өчен кыйммәтле

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Башта ул гафу үтенсен, һәм мин аны кичерермен»,— дип әйтә.

  • Ни өчен без башкаларны кичерергә әзер булырга тиеш?

ЙОМГАКЛАУ

Кардәшләрегезне кичереп һәм аларга ярату күрсәтеп, сез җыелыштагы бердәмлекне сакларга булыша аласыз.

Кабатлау

  • Тискәре карашлардан ничек арынып була?

  • Җыелышта берәрсе белән каршылык туса, сез нәрсә эшләрсез?

  • Ни өчен сез башкаларны, Йәһвә кебек, кичерергә телисез?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Гайсәнең бер мисалы башкаларны хөкем итмәскә өйрәтә. Моның турында белегез.

«Күзеңдәге бүрәнәне чыгар» (7:01)

Бернинди начарлык эшләмәдек дип санасак та, безгә гафу үтенергә кирәкме?

«Гафу үтенү — татулыкка ирешү юлы» («Күзәтү манарасы» 2003 ел, 1 февраль)

Кайберәүләр кешеләрне тышкы кыяфәте буенча аермаска ничек өйрәнгән?

«Кешеләрне тышкы күренешләренә карап хөкем итмәгез» (5:06)

Үзара каршылыклар җыелыштагы бердәмлекне бозмасын өчен, аларны ничек хәл итәргә?

«Туган каршылыкларны ярату белән хәл итегез» («Күзәтү манарасы» 2016 ел, май)

a Йогышлы чирне башкаларга йоктырмас өчен нәрсә эшләргә? 6 нчы аңлатманы кара.

b Акча белән бәйле һәм юридик сорауларны ничек хәл итәргә? 7 нче аңлатманы кара.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу