Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g16 № 5 14-15 б.
  • Аристотель

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аристотель
  • Уяныгыз! 2016
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аны күп нәрсә кызыксындырган
  • Католик дине Аристотельне хуплый
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2016
  • Ышаныргамы яисә юкмы?
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Изге Язмалар Һәм фән. Алар бер-берсенә каршымы?
    Барлык кешеләр өчен китап
  • Искергәнме я алдынгымы?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2018 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2016
g16 № 5 14-15 б.

ТАРИХИ ШӘХЕСЛӘР

Аристотель

Галәм уртасы итеп сурәтләнгән җир

2 300 елдан артык элек Аристотель фәнгә һәм фәлсәфәгә саллы өлеш керткән. Аның хезмәтләре еллар дәвамында кешеләрне кызыксындырып торган һәм күп телләргә тәрҗемә ителеп, өйрәнелгән. Тарих профессоры Джеймс Маклаклан сүзләре буенча, «Аристотельнең табигатькә кагылышлы карашлары 2 000 ел диярлек Европада өстенлек иткән караш булган». Аның кайбер карашлары хәтта католик һәм протестант, шулай ук ислам тәгълиматларына тәэсир иткән.

Аны күп нәрсә кызыксындырган

Аристотель сәнгать, астрономия, биология, әхлак, тел, канун, логика, магнетизм, метафизика, хәрәкәт, ләззәт, шигърият, сәясәт, психология һәм ораторлык сәнгате, шулай ук үзе үлемле дип санаган җан турында язган. Әмма башлыча аның биология һәм логика буенча хезмәтләре билгеле булган.

Борынгы грек галимнәре күзәтү, фикри нәтиҗә ясау һәм логик сәләтләренә нигезләнеп, тирә-яктагы дөньяны аңлаткан. Үзләре ап-ачык хакыйкатьләр дип санаган нәрсәләргә нигезләнгәнгә, алар, тирә-яктагы дөньяга кагылышлы хакыйкатьләрне җентекләп карап чыксалар, дөрес нәтиҗәләргә килә алачак дип уйлаган.

Бу фәлсәфә буенча эш итеп, алар күп кенә җитди нәтиҗәләргә килгән, мәсәлән, галәмдә тәртип булганына игътибар иткән. Әмма аларның күзәтә алу сәләтләре чикле булганга, күп кенә күренекле акыл ияләре, шул исәптән Аристотель, ялгыш юлга кергән. Мәсәлән, алар планеталар һәм йолдызлар җир тирәли хәрәкәт итә дип уйлаган. Ул вакытта бу караш бәхәссез хакыйкать дип саналган. «Акыл да, тәҗрибә дә грекларның галәм турындагы геоцентрик карашын раслаган кебек тоелган», дип әйтелә бер китапта («The Closing of the Western Mind»).

Бу ялгыш караш фән өлкәсендә генә калган булса, аның тарихка йогынтысы кечкенә булыр иде. Ләкин ул фән белән генә чикләнмәгән.

Католик дине Аристотельне хуплый

Урта гасырдагы христиан Европасында Аристотельнең кайбер тәгълиматлары гомум кабул ителгән хакыйкать дип санала башлаган, ягъни һәркем тарафыннан дөрес дип исәпләнгән. Рим католик чиркәвенең теологлары, аларның иң күренеклесе Фома Аквинский (як. 1224—1274), үзләренең дини тәгълиматларына Аристотельнең язуларын керткән. Шулай итеп, Аристотельнең хәрәкәтсез Җирнең Галәмдә үзәк урынны алып торуы турындагы кузаллавы католик ышануы булып киткән. Бу тәгълиматны протестант чиркәве җитәкчеләре дә, мәсәлән, Кальвин һәм Лютер, Изге Язмаларга нигезләнгән дип әйтеп үзләштергән. «Алар Изге Язмаларны дөрес аңламаган» дигән рамканы кара.

Аристотельнең кайбер тәгълиматлары гомум кабул ителгән хакыйкать дип санала башлаган

«Кайбер яклардан [Аристотельнең тәгълиматлары] һәм католик дине бер-береннән аера алмаслык диярлек булып киткән»,— дип әйткән Чарлз Фриман. Шулай итеп, Аквинский Аристотельне «чукындырып» католик диненә күчергән дип әйтеп була. Чынлыкта исә «Аквинский Аристотельнең тарафдары булып киткән» дип язган Фриман. Һәм ниндидер мәгънәдә Аристотелизм дин булган дип өстәп була. Нәтиҗәдә, җирнең кояш тирәли әйләнгәненә үз күзәтүләренә нигезләнгән дәлилләрне китерергә батырчылык иткән итальян астроном һәм математик Галилеоны инквизиция алдына басарга һәм үз карашларыннан баш тартырга мәҗбүр иткәннәрa. Шунысы кызык, Аристотель фәнни белемнәрнең үзгәреп торганын, аларны яңадан карап чыгарга кирәк икәнен таныган. Андый карашны чиркәүләр дә таныган булса иде!

a «Уяныгыз!» (рус) 2003 ел, 22 апрель санындагы «Конфликт Галилея с церковью» дигән мәкаләне карагыз.

ТӨП ФАКТЛАР

  • Аристотель белем алырга һәвәс булган һәм «үзенең тирә-яктагы галәмдә бар мөһим нәрсәләр һәм аның камиллеге өчен тирән рәхмәтле» булган («Aristotle—A Very Short Introduction»).

  • Ул табигатьнең даими «Этәргеч Көче» — мәңгелек хәрәкәтне булдыручы бар икәненә, аның яхшы һәм галәмнең эчендә түгел, ә тышында булуына ышанган.

  • Аристотель ике фәнгә — биология белән логикага нигез салучы дип санала.

  • Аристотель македонияле бер малайны укыткан, соңрак ул империягә нигез салучы Александр Македонский булып киткән.

Галәм уртасы итеп сурәтләнгән җир

Борынгы заманда күпләр Җирнең Галәм үзәгендә урнашканына ышанган

Алар Изге Язмаларны дөрес аңламаган

Кайбер беренче теологлар Аристотельнең галәм турындагы геоцентрик карашын үзләштергән, чөнки алар Изге Язмалардагы кайбер өзекләрдә, мәсәлән, Зәбур 104:5 тә, анда булмаган фикерләрне күргән. Анда болай диелә: «[Аллаһы] җирне нигезләренә нык урнаштырган, Җир беркайчан да үз урыныннан кузгалмас». Изге Язмаларны язучы җирнең галәмдәге урынын сурәтләмәгән, юк. Ул, шигъри тел кулланып, җирнең, Аллаһының нияте буенча, мәңге торачагын күрсәткән (Вәгазьче 1:4).

Шулай да Изге Язмаларда фәнгә кагылышлы мәгълүмат китерелгәндә, ул төгәл. Мәсәлән, якынча 3 500 ел элек язылган Әюп 26:7 дә Аллаһы «җирне бушлыкка элеп куйган» диелә. Күк җисемнәре физик законнар буенча хәрәкәт итә дип әйтелә Әюп 38:33 тә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу