-
Аллаһы каршында ничек чиста булырга?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
2. Нинди гадәтләр безне нәҗесли?
Изге Язмаларда: «Тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк»,— дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 7:1). Шуңа күрә без тәнебезгә һәм акылыбызга зыян китерә торган һәр нәрсәдән сакланырга тырышабыз. Безнең уйларыбыз да Йәһвәне сөендерергә тиеш. Шуңа күрә без, дөрес булмаган уйларны куар өчен, көчебездән килгәнне эшлибез (Зәбур 104:34). Без шулай ук саф сөйләм кулланырга тырышабыз. (Көләсәйлеләргә 3:8 укы.)
Тагын нәрсә безне физик һәм әхлакый яктан нәҗесли алыр иде? Безнең тәнебезне кайбер матдәләр пычрата ала. Шуңа күрә без, мәсәлән, тәмәкене берничек тә кулланмыйбыз, бетель чикләвеген һәм кока яфракларын чәйнәмибез, шулай ук наркотиклар кулланмыйбыз. Шулай эшләп, без сәламәтлерәк булабыз һәм тормышны кадерләгәнебезне күрсәтәбез. Без шулай ук пычрак гадәтләр белән — мастурбация һәм порнография карау гадәтләре белән көрәшеп, әхлакый яктан саф булырга тырышабыз (Зәбур 119:37; Эфеслеләргә 5:5). Андый гадәтләр белән көрәшү авыр булырга мөмкин. Әмма Йәһвә безгә ярдәм итә ала. (Ишагыя 41:13 укы.)
-
-
Аллаһы каршында ничек чиста булырга?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
5. Нәҗес уйлар һәм гадәтләр белән көрәшегез
Көләсәйлеләргә 3:5 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Порнография, секстинг һәм мастурбациянең Йәһвә күзендә нәҗес булганын без кайдан беләбез?
Йәһвә безнең әхлакый яктан чиста булуыбызны тели. Сезнеңчә, бу акыллымы? Ни өчен?
Нәҗес уйлар белән ничек көрәшергә? ВИДЕОРОЛИК карагыз.
Гайсә бер мисал кулланып, безгә әхлакый яктан чиста калыр өчен, тәвәккәл эш итәргә кирәклеген күрсәткән. Маттай 5:29, 30 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Гайсә безнең үзебезгә зыян китерүебезне теләмәгән. Ул безгә чаралар күрергә кирәклеген күрсәткән. Нәҗес уйлардан арыныр өчен, кеше нинди кискен чаралар күрә ала?b
Нәҗес уйлар белән көрәшәсез икән, Йәһвә сезнең тырышлыкларыгызны кадерли. Зәбур 103:13, 14 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Бу шигырьләр начар гадәт белән көрәшне туктатмаска ничек булыша?
Егылу җиңелү түгел!
«Тагын абындым, тырышасы да юктыр инде»,— дип уйлау җиңел булырга мөмкин. Ләкин уйланыгыз: йөгерүче абынып егылса, бу ярышта җиңелү я ярышны яңабаштан башларга кирәк дигәнне аңлатмый. Шулай ук начар гадәт белән көрәшкәндә егылу җиңелү дигән сүз түгел. Егылу шулай ук инде ясаган уңышларны юк итми. Егылулар начар гадәтләрдән арыну юлының бер өлеше. Бирешмәгез! Йәһвәнең ярдәме белән сез начар гадәтегезне җиңә аласыз.
-