Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 35 дәрес
  • Яхшы карарлар ничек кабул итәргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яхшы карарлар ничек кабул итәргә?
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Аллаһыны данлаучы карарлар кабул итегез
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Иман күрсәтеп, акыллы карарлар кабул итегез!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Кереш сүз
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2024 ел
  • Вөҗданны саф килеш ничек сакларга?
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 35 дәрес
Дәрес 35. Бер ир интернетта сатыла торган машиналарны карый, ә хатыны һәм балалары карап утыралар.

ДӘРЕС 35

Яхшы карарлар ничек кабул итәргә?

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Безнең барыбызга карарлар кабул итәргә туры килә. Күп кенә андый карарлар безнең үзебезгә һәм Йәһвә белән дуслыгыбызга яхшы я начар яктан тәэсир итәргә мөмкин. Мәсәлән, безгә кайда яшәргә, ничек акча эшләргә, никахка керергәме я юкмы икәнен карар итәргә кирәктер. Яхшы карарлар кабул итсәк, без бәхетле тормыш алып барырбыз һәм Йәһвәне сөендерербез.

1. Яхшы карарлар кабул итәр өчен Изге Язмаларны ничек кулланырга?

Берәр карар кылыр алдыннан Йәһвәдән ярдәм сорап дога кылыгыз һәм, аның бу сорауга карашын белер өчен, Изге Язмаларны тикшерегез. (Гыйбрәтле сүзләр 2:3—6 укы.) Кайбер очракларда Изге Язмаларда ап-ачык күрсәтмә бирелә. Бу күрсәтмәгә буйсыну иң яхшы карар булачак.

Ә андый күрсәтмә булмаса, нәрсә эшләргә? Йәһвә барыбер сезне сез «барырга тиешле юлдан алып барачак» (Ишагыя 48:17). Ничек итеп? Изге Язмаларда принциплар бар. Алар — Аллаһы карашын аңларга ярдәм иткән төп хакыйкатьләр. Йәһвәнең берәр нәрсәгә карашын еш кына Изге Язмалардагы хәбәрләрне укып белеп була. Ә аның карашын белгәч, без ул хуплаган карарлар кабул итә алабыз.

2. Берәр карар кабул итәр алдыннан нәрсә турында уйларга кирәк?

Изге Язмаларда: «Алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Шуңа күрә карарларны ашыгып кабул итмик. Башта үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Изге Язмалардагы нинди принципларны кулланып була? Нинди карар миңа җан тынычлыгы бирәчәк? Минем карарым башкаларга ничек тәэсир итәчәк? Ә иң мөһиме, ул Йәһвәне сөендерәчәкме?» (Канун 32:29)

Йәһвәнең безгә нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен әйтергә хакы бар. Аның кануннары һәм принциплары белән танышып, алар буенча яшәргә тырышсак, без вөҗданыбызны тәрбияләрбез. Вөҗдан — яхшылык белән яманлыкны аерырга булыша торган эчке хис (Римлыларга 2:14, 15). Өйрәтелгән вөҗдан безгә яхшы карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Изге Язмалардагы принциплар һәм вөҗданыбыз ничек карарлар кылырга ярдәм итә икәнен белегез.

3. Сезнең белән Изге Язмалар җитәкчелек итсен

Карарлар кабул иткәндә, сезнең белән Изге Язмалардагы принциплар ничек җитәкчелек итә ала? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Синең белән Изге Язмалардагы принциплар җитәкчелек итсен» (5:54)

  • Ихтыяр иреге нәрсә ул?

  • Ни өчен Йәһвә безгә ихтыяр иреге биргән?

  • Йәһвә безгә иң яхшы карарлар кабул итәргә булышыр өчен нәрсә биргән?

Изге Язмалардагы бер принципны күрер өчен Эфеслеләргә 5:15, 16 ны укыгыз, аннары сорауларга җавап бирегез. Вакытны ничек «мөмкин кадәр яхшырак кулланып»...

  • Изге Язмаларны регуляр рәвештә укырга?

  • яхшырак ир я хатын, әти я әни, угыл я кыз булып китәргә?

  • очрашуларга регуляр рәвештә йөрергә?

4. Яхшы карарлар кабул итәр өчен вөҗданыгызны өйрәтегез

Язмаларда ачык күрсәтмә булганда яхшы карар кабул итү җиңел булырга мөмкин. Әмма андый күрсәтмә булмаса, нәрсә эшләргә? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Вөҗданыгыз саф булсын» (5:13)

  • Апа-кардәш вөҗданын тәрбияләр өчен һәм Йәһвә хуплаячак карар кабул итәр өчен нинди адымнар ясаган?

Ни өчен без башкалардан безнең өчен карарлар кабул итүләрен сорарга тиеш түгел? Еврейләргә 5:14 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Башкалардан безнең өчен карарлар кабул итүләрен сорау җиңелрәк булып күренсә дә, без үзебез нәрсәне аера белергә тиеш?

  • Сезгә вөҗданыгызны тәрбияләргә һәм яхшы карарлар кабул итәргә нәрсә ярдәм итә ала?

Бер кеше машинада бара. Навигатор аңа дөрес юнәлештә барырга ярдәм итә.

Безнең вөҗданыбыз, карта кебек, тормышта юнәлеш сайларга ярдәм итә

5. Башкаларның вөҗданнарын хөрмәт итегез

Төрле кешеләр бер үк сорау буенча төрле карарлар кабул итә. Безгә башкаларның вөҗданнарын ничек исәпкә алырга? Ике очрак карап чыгыйк:

1 нче очрак. Бизәнергә яраткан апа-кардәш икенче җыелышка күчә. Анда күп кенә апа-кардәшләр башкаларның бизәнүен ошатып бетерми.

Римлыларга 15:1 һәм 1 Көринтлеләргә 10:23, 24 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырьләргә нигезләнеп, шушы апа-кардәш нинди карарга килә алыр иде? Әйтик, вөҗданыгыз сезгә нәрсәнедер эшләргә рөхсәт итә, ди. Вөҗданы моны эшләргә рөхсәт итмәгән кеше белән булганда, сез нәрсә эшләрсез?

2 нче очрак. Бер абый-кардәш Изге Язмаларда исерткеч эчемлекләрне чама белеп эчү хөкем ителмәгәнен белә, әмма ул гел эчмәскә була. Аны дуслык очрашуына чакыралар, һәм ул анда исерткеч эчемлекләр эчкән абый-кардәшләрне күрә.

Вәгазьче 7:16 һәм Римлыларга 14:1, 10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырьләргә нигезләнеп, шушы абый-кардәш нинди карарга килә алыр иде? Әйтик, вөҗданыгыз сезгә нәрсәнедер эшләргә рөхсәт итми, ди. Моны эшләгән кешене күрсәгез, сез нәрсә эшләрсез?

Яхшы карарлар кабул итәр өчен адымнар

Бер хатын-кыз дога кыла.

1. Йәһвәдән ярдәм сорагыз (Ягъкуб 1:5).

Шул ук хатын-кыз Изге Язмалар, аңа нигезләнгән басмалар һәм компьютер ярдәмендә тикшерү үткәрә.

2. Тикшерү үткәрегез. Кирәкле принципларны табар өчен Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны тикшерегез. Сез тәҗрибәле мәсихчеләр белән дә киңәшләшә аласыз.

Шул ук хатын-кыз уйланып утыра.

3. Нәтиҗәсе турында уйланыгыз. Карарыгыз үзегезнең һәм башкаларның вөҗданына ничек тәэсир итәчәк?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Нәрсә телисең, шуны эшлә. Синең моңа хакың бар. Кешеләрнең ни уйлаганнары барыбер түгелме?» — дип әйтә.

  • Ни өчен без Аллаһының һәм башкаларның хисләрен исәпкә алырга тиеш?

ЙОМГАКЛАУ

Яхшы карарлар кабул итәр өчен Йәһвәнең карашын белегез һәм карарыгыз башкаларга яхшы я начар яктан тәэсир итәчәкме икәнен карап чыгыгыз.

КАБАТЛАУ

  • Сез Йәһвә хуплаган карарлар ничек кабул итә аласыз?

  • Сез вөҗданыгызны ничек өйрәтә аласыз?

  • Сез башкаларның вөҗданнарын ничек хөрмәт итә аласыз?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Аллаһы белән дуслыгыгызны ныгытучы карарлар ничек кабул итәргә?

«Аллаһыны данлаучы карарлар кабул итегез» («Күзәтү манарасы» 2011 ел, 15 апрель)

Йәһвәнең безгә ничек киңәшләр биргәнен белегез.

«Йәһвә үз халкы белән җитәкчелек итә» (9:50)

Бер ир-атка авыр карар кабул итәргә нәрсә ярдәм иткәнен карагыз.

«Йәһвә игелек вәгъдә итә» (5:46)

Ачык күрсәтмә булмаганда Йәһвәне ничек сөендерергә икәнен белегез.

«Безгә һәрбер очракта Изге Язмалардагы канун кирәкме?» (Мәкаләләр 2003)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу