Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 155 мәкалә
  • Изге Язмаларда юмартлык турында нәрсә әйтелә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмаларда юмартлык турында нәрсә әйтелә?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Кайсы очракта юмартлык урынлы?
  • Кайсы очракта юмартлык урынсыз?
  • «Аллаһы шатланып бирүчене ярата»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Бирегез һәм файдасын күрегез
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Юмарт кеше бәхетле
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Иң яхшы бүләкне эзләү
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 155 мәкалә
Ир кеше бүләк тота

Изге Язмаларда юмартлык турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмалар өйрәтүенчә, юмарт булу һәм чын күңелдән бирү я бүләк итү бик мөһим. Бу очракта бүләк алучы да, бүләк бирүче дә бәхетле була (Гыйбрәтле сүзләр 11:25; Лүк 6:38). Гайсәнең сүзләре буенча, «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35).

  • Кайсы очракта юмартлык урынлы?

  • Кайсы очракта юмартлык урынсыз?

  • Изге Язмалардагы юмартлык турында өзекләр

Кайсы очракта юмартлык урынлы?

Аллаһыга эчкерсез мотивлардан чыгып, чын күңелдән бирүебез ошый. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көринтлеләргә 9:7).

Гыйбадәтебез «саф һәм нәҗесләнмәгән» булсын өчен, безгә юмарт булырга кирәк (Ягъкуб 1:27). Мохтаҗларга теләп ярдәм итүче кешене Аллаһының хезмәттәше дип атап була. Аллаһы андый кешегә үзенә бурычка биргән кешегә карагандай карый (Гыйбрәтле сүзләр 19:17). Изге Язмаларда юмарт кешене Аллаһы үзе бүләкләячәк дип әйтелгән (Лүк 14:12—14).

Кайсы очракта юмартлык урынсыз?

Кеше эгоистик теләкләрдән чыгып бүләк итсә. Мәсәлән:

  • башкаларны гаҗәпләндерер өчен (Маттай 6:2);

  • үзенә нәрсәдер алыр өчен (Лүк 14:12—14);

  • коткарылыр өчен (Зәбур 49:6, 7).

Кешенең «юмартлыгы» кемнең дә булса Аллаһы хупламаган эшләрдә катнашуына булышса. Мәсәлән, комарлы уеннар, наркотик я тәмәке белән мавыккан кешегә бу начар эшләргә акча бирү дөрес булмас иде (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; 2 Көринтлеләргә 7:1). Шулай ук үзе эшли алган, әмма эшләргә теләмәгән кешегә материаль яктан ярдәм итү хата булыр иде (2 Тисалуникәлеләргә 3:10).

Кеше Аллаһы биргән вазифаларны үтәмәсә. Изге Язмаларда язылганча, гаилә башы үз гаиләсе турында кайгыртырга тиеш (1 Тимутигә 5:8). Ул үз гаиләсенә зыян китереп башка кешеләрне кайгыртырга тиеш түгел. Гайсә Мәсих җирдә яшәгәндә, кайбер кешеләр, аларның бар акчалары Аллаһы хакына китә дип акланып, үзләренең олы яшьтәге ата-аналарын кайгыртмаган. Гайсә аларны моның өчен хөкем иткән (Марк 7:9—13).

Изге Язмалардагы юмартлык турында өзекләр

Гыйбрәтле сүзләр 11:25: «Юмарт кеше муллыкка ирешер, башкаларны ныгытучы үзе дә ныгытылыр».

Мәгънәсе: юмарт булу бирүчегә дә, алучыга да файда китерә.

Гыйбрәтле сүзләр 19:17: «Мескенгә илтифат күрсәткән кеше Йәһвәгә бурычка биргән була, Ходай аңа моның өчен әҗерен кайтарыр».

Мәгънәсе: Аллаһы мохтаҗларга ярдәм иткән кешегә үзенә бурычка биргән кешегә карагандай карый һәм аны мул итеп фатихаларга вәгъдә итә.

Маттай 6:2: «Шуңа күрә, хәер биргәндә, икейөзлеләр кебек, ул хакта быргы кычкыртма. Алар кешеләр мактасын дип... шулай эшлиләр».

Мәгънәсе: башкаларның игътибарын җәлеп итәр өчен юмарт булу дөрес түгел.

Рәсүлләр 20:35: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк».

Мәгънәсе: чын күңелдән бирү кешене бәхетле итә.

2 Көринтлеләргә 9:7: «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата».

Мәгънәсе: кеше теләп биргәндә, Аллаһы сөенә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу