Уникенче бүлек
Сез гаиләгә кайгы китергән проблемаларны җиңә аласыз
1. Кайбер гаиләләрдә нинди яшерен проблемалар бар?
ИСКЕ машинаны яңа гына юганнар һәм шомартып ялтыратканнар. Үткән кешеләр өчен ул ялтырап торган кебек, хәтта яңа булып күренә. Әмма тышкы яктан ялтыраган машина эчке яктан күгәрә. Кайбер гаиләләрдә дә моңа охшаш хәл. Тышкы яктан барысы да искиткеч кебек күренсә дә, елмайган кешеләр курку һәм кайгы-хәсрәт кичерәләр. Өйнең ябык ишекләре артында нәрсәдер зарарлы гаилә тынычлыгын җимерә. Гаиләгә андый зыян китерә алган ике проблема — ул алкоголизм һәм көч куллану.
АЛКОГОЛИЗМ КИТЕРГӘН КАЙГЫ
2. а) Исерткеч эчемлекләр эчү турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? б) Нәрсә ул алкоголизм?
2 Изге Язмаларда исерткеч эчемлекләрне эчү хөкем ителми, әмма эчкечелек хөкем ителә (Гыйбрәтле хикәя 23:20, 21; 1 Көринтлеләргә 6:9, 10; 1 Тимутегә 5:23; Титуска 2:2, 3). Алкоголизм бу эчкечелек кенә түгел; бу исерткеч эчемлекләргә хроник ияләшү һәм аларны эчү буенча контрольне югалту. Олы кешеләр алкоголик булып китәргә мөмкин. Кызганычка каршы, моны балалар арасында да күреп була.
3, 4. Ирнең эчкече булуы хатынына һәм балаларына ничек тәэсир итә?
3 Бик күптәннән Изге Язмаларда исерткеч эчемлекне чамадан тыш эчү гаиләдәге тынычлыкны урлый икәнлеге күрсәтелгән булган (Икенчезаконлык 21:18—21). Алкоголизмның зыянлы тәэсирен бөтен гаилә кичерә. Хатынның алкоголик иренең эчүен туктатырга яисә аның көтелмәгән эш-тәртибен җиңәргә тырышулары бар булган көчен таләп итәргә мөмкинa. Ул эчемлекләрне яшерергә тырыша, ташлый, иренең акчаларын яшерә, гаиләң, үзең һәм хәтта Алла турында уйла дип үгетли, әмма эчкече эчүен дәвам итә. Бар тырышлыклары файдасыз икәнлеген күргәч, хатыны өметсезлеккә бирелә һәм үзен бернәрсәгә дә яраксыз итеп хис итә. Аны бәлки курку, ачу, үзеңне гаепләү, шомлану кебек хисләр газаплый башларга мөмкин, ул шулай ук борчыла һәм үз-үзен хөрмәт итми башларга мөмкин.
4 Әтинең яки әнинең эчкече булуы балаларга да кагыла. Аларның кайберләренә мәрхәмәтсез мөгамәлә кичерергә туры килә. Икенчеләрен җенси азгынлыкка тарталар. Балалар кайвакыт хәтта әти-әнисенең эчкече булуында үзләрен гаепләргә мөмкин. Эчкеченең әйткән сүзе кылган эшенә туры килмәгәнгә, балалар башка кешеләргә ышанмый башлый. Өйдәге хәлләрне сөйләргә оялганга, балалар үз хисләрен тыярга өйрәнәләр, һәм бу еш кына сәламәтлекләренә зыян китерә (Гыйбрәтле хикәя 17:22). Хәтта үскәч тә, андый балалар үз-үзләренә ышанмаучан булырга һәм үз-үзләрен хөрмәт итмәскә мөмкин.
ГАИЛӘДӘГЕЛӘР НӘРСӘ ЭШЛИ АЛА?
5. Эчкечелеккә каршы ничек көрәшеп була, ләкин ни өчен бу авыр?
5 Күп кенә белгечләрнең фикере буенча эчкечелекне дәвалап булмаса да, аларның күбесе шуның белән ризалаша: исерткеч эчемлекләрне тулысынча эчми башлау белән хәлне берникадәр яхшыртып була. (Маттай 5:29 ны чагыштырыгыз.) Гадәттә эчкече үзен эчкече дип санамый, шуңа күрә аны аңа ярдәм кирәк дип ышандыру җиңел түгел. Шулай да якыннары эчкечелек тәэсирен җиңәр өчен адымнар ясый башласа, эчкече үз проблемасын аңлый башлый. Эчкечеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча тәҗрибәле бер табиб болай дип әйткән: «Гаилә өчен иң мөһиме — көндәлек эшләрне мөмкин кадәр тырышыбрак башкару дип саныйм. Эчкече ул гаиләнең башка әгъзаларыннан бик нык аерылып тора икәнен көннән-көн күбрәк күрәчәк».
6. Гаиләдә эчкече булса, киңәшләрнең иң яхшы чыганагы нинди?
6 Гаиләгездә эчкече булса, сезгә Изге Язмалардагы Алла тарафыннан рухландырылган киңәш иң уңышлы тормыш алып барырга ярдәм итәчәк (Ишагыйя 48:17; 2 Тимутегә 3:16, 17). Гаиләләргә эчкечелеккә каршы уңышлы көрәшергә ярдәм итүче кайбер принципларны карап чыгыйк.
7. Гаиләдә эчкече булса, кем гаепле?
7 Бөтен гаепне үз өстегезгә алмагыз. Изге Язмаларда «һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш» һәм «һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш» дип әйтелә (Гәләтиялеләргә 6:5; Римлыларга 14:12). Бәлкем, эчкече гаиләдәгеләрне гаепләргә тырышадыр. Мәсәлән, ул: «Сез миңа карата игелеклерәк булсагыз, мин эчмәс идем»,— дип әйтергә мөмкин. Башкалар аның белән ризалашканда, аны моның белән эчүен дәвам итәргә этәләр. Ләкин без барыбыз, шул исәптән эчкечеләр дә, берәр шартлар яисә башка кешеләрнең эш итүе аркасында авыр хәлгә эләксәк тә, үз эшләребез өчен үзебез җаваплы. (Филиппуйлыларга 2:12 не чагыштырыгыз.)
8. Эчкечегә эчүенең нәтиҗәләрен үзенә татырга ярдәм итәр өчен нинди мөмкинлекләр бар?
8 Эчкечене эчүенең нәтиҗәләреннән һәрвакыт саклап калырга тиешмен дип уйламагыз. Изге Язмалардагы ачулы кеше турындагы гыйбрәтле хикәяне эчкечегә да кулланып була: «Аны кайгылардан коткарып торсаң, ул бер үк эшне кабатлап торачак» (Гыйбрәтле хикәя 19:19, «Современный перевод»). Эчкече үз эчүенең нәтиҗәләрен үзе татысын: үзе артыннан үзе җыештырсын, начальникка, айныгач, иртә белән үзе шалтыратып, барысын да аңлатсын.
Гаилә авырлыкларын чишүдә мәсихче өлкәннәр зур ярдәм бирә ала.
9, 10. Өйдә берәрсе эчкече булса, ни өчен бу гаиләгә ярдәмне кабул итәргә кирәк һәм, аерым алганда, алар кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала?
9 Башкаларның ярдәмен кабул итегез. «Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс, бәхетсезлеккә төшкәндә ул, туганы кебек, яныңа килеп җитәр»,— дип әйтелә Гыйбрәтле хикәя 17:17 дә. Гаиләдә эчкече булса — бу бәхетсезлек. Сезгә ярдәм кирәк. Дуслардан ярдәм кабул итәргә оялмагыз (Гыйбрәтле хикәя 18:24). Сезнең проблемагызны аңлаган яки моңа охшаш хәлгә эләккән кешеләр белән сөйләшеп, сез нәрсә эшләргә ярый-ярамый икәнлеге турында гамәли киңәшләр ала аласыз. Әмма монда дөрес караш кирәк. Кемгә ышанасыз һәм кем сезнең серегезне саклый — шул кеше белән сөйләшегез (Гыйбрәтле хикәя 11:13).
10 Мәсихче өлкәннәргә ышанырга өйрәнегез. Зур ярдәмнең чыганагы мәсихче җыелышның өлкәннәре булырга мөмкин. Бу җитлеккән ир-атлар Алла Сүзен яхшы беләләр һәм Изге Язмалардагы принципларны куллануда тәҗрибәле. Алар чыннан да «җилдән саклык һәм явым-төшемнән ышык урын кебек, даладагы су чишмәләре кебек, сусаган җирдә биек кыяның күләгәсе кебек» булырга мөмкин (Ишагыйя 32:2). Мәсихче өлкәннәр зыянлы тәэсирдән тулаем алганда бөтен җыелышны да саклыйлар һәм шулай ук авырлыкларга эләккән кешеләргә дә таяныч булалар, аларны юаталар һәм алар белән шәхси рәвештә кызыксыналар. Өлкәннәрнең ярдәмен кабул итегез.
11, 12. Гаиләдә берәрсе эчкече булса, аларга иң яхшы ярдәмне кем бирә ала, һәм ничек ул ярдәм бирелә?
11 Иң мөһиме, Йәһвәдән көч алыгыз. Изге Язмаларда эчкерсез ышандыру бар: «Йөрәкләре горур булмаганнарга [«боеккан йөрәклеләргә», ЯД] Ходай якын, ә рухлары юаш [«төшенке», ЯД] булганнарны коткара» (Мәдхия 33:19). Эчкече белән бергә яшәп, йөрәгегез боеккан, ә рухыгыз төшенке икәнлеген сизәсез икән, шуны истә тотыгыз: «Ходай [сезгә] якын». Ул гаиләгездәге хәл никадәр авыр икәнен күрә (1 Петер 5:6, 7).
12 Йәһвәнең үз Сүзендә әйткәннәренә ышану сезгә авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк (Мәдхия 129:3, 4; Маттай 6:25—34; 1 Яхъя 3:19, 20). Алла Сүзен өйрәнеп һәм аның принциплары буенча яшәп, сез Алланың изге рухының ярдәмен ала аласыз. Ул сезгә, һәр көннең авырлыкларын җиңәр өчен, «гаять зур кодрәт» бирәчәкb (2 Көринтлеләргә 4:7).
13. Күп гаиләләргә кайгы китергән тагын нинди проблема бар?
13 Исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш эчү күп кешегә газап китергән икенче бер проблемага — гаиләдә көч куллануга сәбәп булырга мөмкин.
ГАИЛӘДӘГЕ КӨЧ КУЛЛАНУ КИТЕРГӘН ГАЗАПЛАР
14. Гаиләдә көч куллану кайчан башланган, һәм бүгенге хәл турында нәрсә әйтеп була?
14 Кешелек тарихында гаиләдә беренче көч куллану очрагы Кабил үз энесе Һабилгә һөҗүм иткәндә булган (Яратылыш 4:8). Шул вакыттан башлап кешелек гаиләдә көч куллануның төрле төрләрен күрә. Ирләр хатыннарын кыйный, хатыннар ирләренә ташлана, ата-аналар сабыйларын мәрхәмәтсез кыйный, ә үскән балалар карт әти-әниләре белән үзләрен мәрхәмәтсез тота.
15. Көч куллану гаиләнең эмоциональ хәленә ничек тәэсир итә?
15 Гаиләдә көч куллану китергән газаплар бу тәндәге җәрәхәтләр генә түгел. Ире өзлексез кыйнаган бер хатын болай дип сөйли: «Мин үзем гаепле дигән уй белән һәм оялу хисе белән һәрвакыт көрәшергә туры килә. Иртән бу бары тик төш кенә булгандыр дигән өмет белән торасы килә». Гаиләдә көч куллану күргән яки үзләре аны кичергән балаларның, үскәч һәм гаиләле булгач, көч куллана башлавы бик ихтимал.
16, 17. Эмоциональ һөҗүмнәр нәрсә ул, һәм ничек ул гаиләдәгеләргә тәэсир итә?
16 Гаиләдәге көч куллану кул күтәрү белән генә чикләнми. Еш кына сүз белән рәнҗетүләр дә була. «Әдәпсезнең сүзләре кеше җанын үткен кылычтай телгәли»,— дип әйтелә Гыйбрәтле хикәя 12:18 дә. Нәрсә «телгәли»? Сүгенү һәм кычкыру, өзлексез тәнкыйтьләү, мыскыллаучы сүзләр һәм көч куллану белән янаулар. Мондый һөҗүмнәрдән калган яралар күзгә күренми, һәм башкалар аларны еш кына игътибарсыз калдыра.
17 Балаларга эмоциональ басым ясалуын күрү аеруча авыр: мәсәлән, өзлексез тәнкыйтьләү, баланың тырышлыкларын, акыл сәләтләрен киметеп яки аның үзен шәхес буларак кимсетеп күрсәтү. Мондый һөҗүмнәр баланы үз көченә ышанудан мәхрүм итәргә мөмкин. Әлбәттә, һәрбер балага үгет-нәсыйхәт кирәк. Әмма Изге Язмаларда аталарга: «Балаларыгыз өметсезлеккә бирелмәсен өчен, аларны ярсытмагыз»,— дигән боерык бар (Көлессәйлеләргә 3:21).
ГАИЛӘДӘ КӨЧ КУЛЛАНУ БУЛМАСЫН ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
Бер-берсен яраткан һәм хөрмәт иткән мәсихче ир белән хатын авырлыкларны тиз хәл итәчәкләр.
18. Гаиләдәге көч куллану кайдан башлана, һәм көч куллануга омтылышыбызны җиңеп булуы турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
18 Көч куллану башта күңелдә һәм акылда туа; эшләребез моның турында фикерләүдән башлана (Ягъкуб 1:14, 15). Кешегә, көч куллануга омтылышын җиңәр өчен, үз фикер йөртүен үзгәртергә кирәк (Римлыларга 12:2). Моны эшләп буламы? Әйе. Алла Сүзенең кешеләрне үзгәртергә көче бар. Ул хәтта зыянлы карашларның «ныгытмаларын» да җимерергә мөмкин (2 Көринтлеләргә 10:4; Еврейләргә 4:12). Изге Язмалардан алынган төгәл белемнәр кешеләргә шулхәтле үзгәрергә ярдәм итә, хәтта алар яңа кеше булып киенгән кебек дип әйтелә алар турында (Эфеслеләргә 4:22—24; Көлессәйлеләргә 3:8—10).
19. Мәсихченең үз тормыш иптәшенә мөнәсәбәте нинди булырга тиеш?
19 Тормыш иптәшеңә мөнәсәбәтең. Алла Сүзендә: «Ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы — үзен ярата»,— дип әйтелгән (Эфеслеләргә 5:28). Моннан тыш, Изге Язмаларда ирләргә хатыннар «сездән көчсезрәк», аларны «хөрмәт итегез» дип әйтелә (1 Петер 3:7). Ә хатыннарга «үз ирләрен... яратырга» һәм «хөрмәт итәргә» үгет бирелә (Титуска 2:4; Эфеслеләргә 5:33). Алладан куркып яшәгән ир, хатынын сүз белән һәм көч кулланып рәнҗетсә, аны чыннан да хөрмәт итә дип чын күңелдән әйтә алмый. Шулай ук хатын да, иренә кычкырса, аны мәсхәрәләсә яки һәрвакыт сукранса, аны чыннан да ярата һәм хөрмәт итә дип әйтә алмый.
20. Әти-әниләр балалары өчен кемнең алдында җаваплы, һәм ни өчен аларга балаларына карата чиктән тыш таләпчән булмаска кирәк?
20 Балаларга дөрес мөнәсәбәт. Балалар әти-әнисенең яратуына һәм игътибарына лаеклы, алар моңа мохтаҗ да. Изге Язмаларда балалар «Ходайның мирасы» һәм «табыш» дип атала (Мәдхия 126:3). Әти-әниләр Йәһвә алдында бу мирас турында кайгырту өчен җаваплы. Изге Язмаларда балалар үзләрен «балаларча» тота һәм аларда «акылсыз уйлар да булыр» дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 13:11; Гыйбрәтле хикәя 22:15). Әти-әниләр балаларының «акылсыз уйлары» белән очрашканда гаҗәпләнергә тиеш түгел. Бала ул әле бала. Әти-әниләргә аларга карата чиктән тыш таләпчән булырга ярамый: аның яшен, дуслары белән танышларын һәм сәләтләрен исәпкә алырга кирәк. (Яратылыш 33:12—14 не карагыз.)
21. Алла карт әти-әниләргә карата нинди мөнәсәбәтне хуплый?
21 Олы яшьтәге әти-әниләргә мөнәсәбәт. «Чал чәчленең янында торып бас һәм карт кешенең йөзен хөрмәт ит»,— дип әйтелә Левит 19:32 дә. Шулай итеп Алла Кануны олы яшьтәгеләрне хөрмәт итәргә һәм аларны олыларга өйрәткән. Карт әти-әниләр үтә таләпчән булып күренгәндә яки алар авырганда, шулай ук тиз йөри яки уйлый алмаганда, моны эшләү бик авыр булырга мөмкин. Шулай да балаларга «ата-аналары... хакында кайгыртырга» дип искә төшерелә (1 Тимутегә 5:4). Бу ата-анага карата хөрмәтле булырга һәм аларны олыларга, шулай ук аларны хәтта материаль яктан да тәэмин итәргә дигәнне аңлата. Карт әти-әнигә кул күтәрү яки аларны башка яктан рәнҗетү — бу Изге Язмалар өйрәткәнгә каршы килә.
22. Гаиләдә көч куллану яки талашулар булмасын өчен, нинди сыйфат ярдәм итә, һәм ничек аны күрсәтеп була?
22 Үз-үзеңне кулда тотарга өйрәнегез. «Ахмак кеше эчендәге ачуын капылт тышка чыгарыр, ә зирәк кеше ачуын тыеп торыр»,— диелә Гыйбрәтле хикәя 29:11 дә. Ничек үз хисләреңне кулда тотарга? Өметсезлеккә бирелгәнче, туган авырлыкларны шунда ук хәл итегез (Эфеслеләргә 4:26, 27). Үз-үзеңне кулда тота алмаганыңны сизсәң, китеп тору яхшырак булыр. Алланың изге рухы синдә үз-үзеңне тота белү сыйфатын үстерсен өчен дога кыл (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Саф һавада әз генә йөреп алу яки физик күнегүләр ясау үз-үзеңне кулга алырга ярдәм итәчәк (Гыйбрәтле хикәя 17:14, 27). «Сабыр» булырга тырыш (Гыйбрәтле хикәя 14:29).
АЕРЫМ ЯКИ БЕРГӘ ЯШӘРГӘМЕ?
23. Мәсихче үз гаиләдәгеләре белән мәрхәмәтсез мөгамәлә итеп, ярсуына кат-кат юл куйса һәм тәүбә итмәсә, нәрсә булырга мөмкин?
23 Алла хупламаган эшләр арасында Изге Язмаларда «дошманлык, ызгыш-талаш... бик нык ярсу» искә алына һәм «болай эшләүчеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар» дип әйтелә (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Шуңа күрә үзен мәсихче дип санаган һәм шул ук вакыт тормыш иптәше һәм балалары белән үзен, бәлки, мәрхәмәтсез тотып, ярсуына кат-кат юл куючы һәм моның өчен тәүбә итмәүче кеше мәсихчеләр җыелышыннан куылырга мөмкин. (2 Яхъя 9, 10 ны чагыштырыгыз.) Шулай итеп җыелыш мәрхәмәтсез кешеләрдән чиста булып кала (1 Көринтлеләргә 5:6, 7; Гәләтиялеләргә 5:9).
24. а) Гаиләдә мәрхәмәтсез мөгамәлә кичергән ир яки хатын нәрсә эшли ала? б) Кайгыртучан дуслар, өлкәннәр гаиләдәге көч куллану корбанына ничек таяныч бирә алалар, әмма алар нәрсә эшләргә тиеш түгел?
24 Ә мәсихченең тормыш иптәше аны хәзерге вакытта каты кыйнаса һәм бер дә үзгәрергә уйламаса, аңа нәрсә эшләргә? Кайберәүләр берәр сәбәп аркасында аның белән яшәүләрен дәвам итәргә хәл итәләр. Икенчеләре физик, психик һәм рухи сәламәтлекләре һәм хәтта, бәлки, тормышлары куркыныч астында булуын сизеп, бу мәрхәмәтсез тормыш иптәшен калдырырга хәл итәләр. Гаиләдә көч куллануның корбаны булган кешегә мондый шартларда нәрсә эшләргә — бу кешенең Йәһвә алдында шәхси карары (1 Көринтлеләргә 7:10, 11). Яхшылык теләп дуслары, туганнары һәм мәсихче өлкәннәр киңәш һәм ярдәм тәкъдим итәргә мөмкин, ләкин алар бу кешене берәр юл сайларга мәҗбүр итеп аңа басым ясарга тиеш түгел. Бу аның шәхси эше (Римлыларга 14:4; Гәләтиялеләргә 6:5).
ГАЗАПЛАР КИТЕРҮЧЕ АВЫРЛЫКЛАР БЕТӘЧӘК
25. Йәһвәнең гаиләгә карата нияте нинди?
25 Йәһвә Адәм белән Хауваны ир белән хатын иткәч, эчкечелек, көч куллану кебек проблемаларның гаиләләргә зарар китерүе аның ниятенә кермәгән (Эфеслеләргә 3:14, 15, ЯД). Гаилә мәхәббәт һәм тынычлык хөкем сөрә торган урын булырга тиеш булган, монда һәрбер кеше башка кешенең акыл, эмоциональ һәм рухи ихтыяҗлары турында уйларга тиеш булган. Әмма гөнаһ туу белән, гаилә тормышы бик тиз начарлана башлаган. (Вәгазьче 8:9 ны чагыштырыгыз.)
26. Йәһвә таләпләре буенча яшәргә тырышкан кешеләрне нинди киләчәк көтә?
26 Бәхеткә каршы, Йәһвә гаиләгә кагылышлы үз ниятеннән баш тартмаган. Ул кешеләргә тыныч яңа дөнья вәгъдә итә, анда алар «имин яшәячәк һәм беркем дә аларны куркытмаячак» (Йәзәкил 34:28). Ул вакытта эчкечелек, көч куллану һәм бүген гаиләләр газап чиккән барлык башка авырлыклар үткәндә калачак. Кешеләр курку һәм авыртуны белдермәс өчен түгел, ә «тынычлыкның күплеге белән ләззәтләнгәнгә» елмаячаклар (Мәдхия 36:11).
a Сүз алкоголик ир-ат турында барса да, шул ук принциплар сүз алкоголик хатын-кыз турында барганда да кулланырлык.
b Кайбер илләрдә, эчкечегә һәм аның гаиләсенә ярдәм итәр өчен, дәвалану үзәкләре, хастаханәләр һәм дәвалау программалары бар. Аларның ярдәмен кабул итәргә яки юкмы икәнен һәрбер кеше үзе хәл итә. Йәһвә Шаһитләре бернинди конкрет дәвалауны киңәш итеп бирми. Әмма, ярдәм эзләгәндә, Изге Язмалардагы принципларга каршы килгән эшләрдә катнашмас өчен, сак булырга кирәк.