Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp21 № 3 6-8 б.
  • Югары белем һәм акча бәхетле итәме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Югары белем һәм акча бәхетле итәме?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • КҮПЛӘРНЕҢ САЙЛАВЫ
  • БУ НӘРСӘГӘ КИТЕРӘ?
  • Йәһвә Шаһитләре белем алуга ничек карый?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • Һәркем имин киләчәккә омтыла
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Имин киләчәккә юл
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Бәхетле тормышка ачкыч
    Уяныгыз! 2021
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
wp21 № 3 6-8 б.
Ике кыз университетка укырга бара.

Югары белем һәм акча бәхетле итәме?

Күпләр югары белемле һәм бай кешеләрне имин киләчәк көтә дип уйлый. Андый кешеләр эштә, гаиләдә һәм башка өлкәләрдә уңышлырак була, аларга күбрәк түлиләр, ә акча бәхетле итә дип ышана алар.

КҮПЛӘРНЕҢ САЙЛАВЫ

Кытайда яшәүче Чжан Чен болай ди: «Мин, ярлылыктан чыгар өчен һәм бәхетле булыр өчен, югары беләм һәм акчалы эш кирәк дип ышана идем».

Имин киләчәккә омтылып, күпләр мәшһүр университетларга керергә тырыша. Кайберәүләр моның өчен хәтта башка илгә бара. COVID-19 пандемиясе аркасында башка илгә бару авыр булып киткәнчегә кадәр, андый кешеләрнең саны гаять үскән булган. Халыкара икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасының 2012 елгы отчеты буенча, «чит илләрдә укучы бар студентларның 52 проценты Азия кешеләре булган».

Еш кына ата-аналар, балалары башка илдә университетта укый алсын өчен, күп эшли. Тайваньда яшәүче Че Шенг болай дип искә төшерә: «Әти-әнием бай булмаса да, дүртебезне дә Кушма Штатларга укырга җибәрде». Гаиләсенә, күп кенә башка гаиләләргә кебек, андый укуга түләр өчен, зур бурычларга керергә туры килгән.

БУ НӘРСӘГӘ КИТЕРӘ?

Кызларның берсе кич белән компьютер алдында арыган килеш утыра.

Югары белемгә һәм байлыкка омтылган кешеләрнең өметләре еш кына акланмый

Югары белем тормышны кайбер яклардан яхшырта алса да, күпләрнең өметләре акланмый. Кайберәүләр, укуга түләр өчен, күп еллар буе эшләгән һәм бурычка акча алган, ләкин теләгән эшне һаман да таба алмый. Бер Сингапур газетасында болай диелә: «Хәзерге вакытта университетны тәмамлаган күп кенә кешеләр эш таба алмый» («Business Times»). Тайваньда яшәүче фәннәр докторы Цзань Цзе болай ди: «Күпләргә профессияләре белән бер дә бәйле булмаган эшкә керергә туры килә».

Үз профессияләре буенча эшкә кергән кешеләрнең дә өметләре акланмый. Бөекбританиядә университетны тәмамлагач, Нирин исемле ир-ат, Тайландка кайтып, алган профессия буенча эшкә урнашкан. Ул болай ди: «Әйе, алган белемем миңа акчалы эшкә урнашырга ярдәм итте. Ләкин күп акча алыр өчен, күп эшләргә туры килде. Ахыр чиктә, компаниябез күпләрне, шул исәптән мине дә, эштән чыгарды. Мин шуны аңладым: бернинди эш тә имин киләчәккә гарантия була алмый».

Хәтта бай һәм уңышлы булып күренгән кешеләрнең дә гаилә һәм сәламәтлекләре белән авырлыклары туа, һәм алар да акча турында борчыла. Япониядә яшәүче Кацутоси болай ди: «Миндә күп акча булса да, мин бәхетле булмадым, чөнки башкалар, миннән көнләшеп, мине мыскыл итте». Вьетнамда яшәүче Лам исемле хатын-кыз болай ди: «Күпләр, үзләрен имин хис итәр өчен, акчалы эшкә урнашырга тырыша. Ләкин андый эшкә урнашкач, алар күбрәк борчыла һәм хәтта чирләп китә я депрессиягә бирелә».

НИ ӨЧЕН БЕЛЕМ ҺӘМ АКЧА ГЫНА ҖИТМИ?

Әлбәттә, кешегә, үзен һәм гаиләсен тәэмин итәр өчен, белемнәр һәм акча кирәк. Ләкин болар имин киләчәккә гарантия бирми. Ни өчен? Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен белик.

ЮГАРЫ БЕЛЕМ КАЙЧАК УҢЫШКА КИТЕРМИ.

«Һәрвакытта да йөгерештә — җитезләр... җиңми... акыл ияләре һәрчакта да байлыкка ирешми, белемле кешеләр һәрвакытта да уңышлы булмый, чөнки аларның һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә» (ВӘГАЗЬЧЕ 9:11).

Хәтта югары белем алган кешеләр дә еш кына төрле сәбәпләр аркасында уңышлы булмый. Икътисади тотрыксызлык, җәмгыятьтәге гаделсезлек һәм тискәре карашлар аларга үз максатларына ирешергә комачаулый.

БАЙЛЫК МӘҢГЕЛЕК ТҮГЕЛ.

«Байлыкка омтылып, үз-үзеңне бетермә, җитәр, төшенүчән икәнеңне күрсәт. Аңа күз салырга өлгермәссең, ул инде юк булыр, чөнки канатлар булдырып, бөркеттәй очып китәр» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 23:4, 5).

Акча күпмедер дәрәҗәдә иминлек бирсә дә, андый иминлек мәңгелек түгел. Экономикадагы үзгәрешләр аркасында гомер буе җыелган акча бер төн эчендә үз кыйммәтен югалта ала. Җир тетрәүләр, янгыннар, су басулар аркасында кеше йортсыз һәм акчасыз калырга мөмкин.

АКЧА ЕШ КЫНА АВЫРЛЫКЛАР ТУДЫРА.

«Байга зур милке йокларга бирми» (ВӘГАЗЬЧЕ 5:12).

Гонконгта яшәүче Франклин бу сүзләрнең хаклыгына үзе инанган. Аның югары белеме һәм акчалы эше булган. Аннары аны менеджер итеп билгеләгәннәр. «Стресс аркасында сәламәтлегем какшады. Мин күп борчыла идем һәм йоклый алмый идем»,— дип әйтә ул. Ахыр чиктә ул болай дип уйлана башлаган: «Нәрсәгә миңа моның барысы? Тормыш мәгънәсе нәрсәдә?»

«Байлыкка омтылып, үз-үзеңне бетермә» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 23:4).

Франклин кебек, күпләр югары белемнән һәм акчадан мөһимрәк нәрсәләр бар икәнен аңлаган. Имин киләчәккә ирешер өчен, алар матди нәрсәләргә омтылмый, ә яхшы кеше булырга һәм башкаларга игелек кылырга тырыша. Андый тормыш рәвеше имин киләчәккә гарантия бирәме? Моның турында киләсе мәкаләдә сүз бара.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу