Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g21 № 3 14-15 б.
  • Ни өчен җавапны белү мөһим?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен җавапны белү мөһим?
  • Уяныгыз! 2021
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Тормышыгыз мәгънәлерәк булып китәр
  • Гамәли җитәкчелек табарсыз
  • Үз сорауларыгызга җавап табарсыз
  • Киләчәккә өмет белән карарсыз
  • Аллаһы турында хакыйкать
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Изге Язмалар өмет бирә
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Изге Язмалар өмет бирә
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны өйрәнүгә кереш дәресләр
  • Аллаһы кем ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2021
g21 № 3 14-15 б.
Дуслар агачтагы кошларга сокланып карый.

Ни өчен җавапны белү мөһим?

Ни өчен Барлыкка Китерүче бармы дигән сорауга җавапны белү мөһим? Фактларны карап чыккач, Аллаһының барлыгына ышангансыз икән, сезнең, бәлки, Изге Язмаларның авторы Аллаһымы икәнен тикшерәсегез килер. Моңа инансагыз, бу китап сезгә киләсе яклардан файда китерер.

Тормышыгыз мәгънәлерәк булып китәр

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ӘЙТЕЛӘ: «[Аллаһы] сезгә күктән яңгырлар яудырды, үз вакытында мул уңыш бирде һәм, ризыклар белән туендырып, йөрәгегезне шатлык белән тутырды» (Рәсүлләр 14:17).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Табигатьтәге бар нәрсә — Аллаһының бүләге. Аның сезнең хакта никадәр кайгыртканын белсәгез, сез аның бүләкләрен тагы да күбрәк кадерләрсез.

Гамәли җитәкчелек табарсыз

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ӘЙТЕЛӘ: «Син тәкъвалыкның, гаделлекнең һәм намуслылыкның нәрсә икәнен аңларсың, игелек юлының асылына төшенерсең» (Гыйбрәтле сүзләр 2:9).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Барлыкка Китерүче буларак, Аллаһы сезгә бәхетле булыр өчен нәрсә кирәк икәнен белә. Изге Язмаларны тикшереп, сез күп файдалы принципларны табарсыз.

Үз сорауларыгызга җавап табарсыз

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ӘЙТЕЛӘ: «Аллаһы турында белем табарсың» (Гыйбрәтле сүзләр 2:5).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Аллаһының бар икәнен белү сезгә мондый мөһим сорауларга җавап табарга булышыр: тормыш мәгънәсе нәрсәдә? Ни өчен газаплар шулкадәр күп? Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? Сез бу сорауларга җавапны Изге Язмалардан таба аласыз.

Киләчәккә өмет белән карарсыз

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ӘЙТЕЛӘ: «Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм,— ди Йәһвә.— Киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен, мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен» (Ирмия 29:11).

«Изге Язмаларның дөрес булуын без кайдан беләбез?» һәм «Изге Язмаларның авторы кем?» дигән видеоларны карагыз. Аларны табар өчен, jw.org сайтының эзләү юлында «Изге Язмаларның авторы» дип кертегез.

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Аллаһы киләчәктә явызлыкны, газапларны һәм хәтта үлемне бетерергә вәгъдә итә. Бу вәгъдәләргә ышансагыз, сез көндәлек авырлыкларны кыюлык белән кичереп чыга алырсыз.

Аллаһыга ышану аларга ничек ярдәм иткән?

Синди.

«Аллаһы безгә шулкадәр күп яклардан ярдәм итә! Бу искиткеч! Ул безгә приоритетларны дөрес билгеләргә, мөнәсәбәтләрне җайга салырга һәм Үзе белән дус булырга булыша» (Синди, АКШ).

Элис.

«Аллаһыга ышану тормышымны баета һәм кызыклы итә. Мин һәрвакыт аның турында, аның иҗади эшләре һәм Сүзе турында күп яңа нәрсәне белә алам» (Элис, Франция).

Питер.

«Барлыкка Китерүченең Изге Язмалардагы киңәшләрен куллану мине бәхетле итә. Бу миңа тәнкыйтьчел булмаска, башкаларга карата игътибарлы һәм канәгать кеше булырга ярдәм итә. Шулай ук мин яхшырак әти булып киттем» (Питер, Нидерланд).

Лиз.

«Элек тормышым миңа шатлык китерми иде. Ул ашаудан, йоклаудан һәм эшкә йөрүдән генә торды. Хәзер исә тормыш — минем өчен кадерле бүләк. Мин шатланып яшим» (Лиз, Эстония).

Эдриан.

«Мин борчылучан кеше. Ләкин явызлык, гаделсезлек һәм газаплар тиздән бетәчәк икәнен белү миңа борчуларны җиңәргә булыша» (Эдриан, Франция).

Изге Язмалар мөһим сорауларга ничек җавап бирә икәнен белегез. «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк? (тулы версия)» дигән видеороликны карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу