Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 1.7. 8-9 б.
  • Курку хисе борчу тудыра

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Курку хисе борчу тудыра
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ДОГА КЫЛУНЫҢ МӨҺИМЛЕГЕ
  • КИЛӘЧӘККӘ ӨМЕТ
  • Борчу тулы дөнья
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Бар мәшәкатьләрегезне Йәһвәгә йөкләгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Ир-атларның борчылулары. Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Төрле темалар
  • Мин борчылуны ничек җиңә алам?
    Яшьләрнең сораулары
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 1.7. 8-9 б.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | БОРЧЫЛУ. АНЫ ҖИҢҮ ЮЛЛАРЫ

Курку хисе борчу тудыра

«Сиренаны ишеткән саен, минем йөрәгем дөп-дөп тибә, һәм мин бомбоубежищега йөгерәм,— ди Алена.— Ләкин анда да тынычлана алмыйм. Тышка чыксам, мине курку биләп ала, чөнки анда яшеренер урын юк. Андый чакларның берсендә урам буйлап барганда елап җибәргәнемне һәм сулышым авырайганын хәтерлим. Мин берничә сәгать тынычлана алмадым. Ә тынычлангач сирена яңадан улый башлады».

Алёна бомбардировканың башлавы турында борчыла

Алёна

Куркыныч нәрсәләр сугыштан башка да күп. Мәсәлән, якыныгызның үлемгә китерә торган авыру белән чирләгәнен белеп, сез үзегезне бомбалар төшкән урынга эләккәндәй хис итәргә мөмкин. Башкалар исә киләчәк өчен борчыла. Алар: «Балаларым я оныкларым сугышлар, җинаятьчелек, тирә-як пычрануы, климат үзгәрүе һәм эпидемияләр хөкем сөргән дөньяда ничек яшәр?» — дип борчыла. Андый борчылуларны ничек басарга?

Бу дөньяда төрле хәлләр булгалый, шуңа күрә акыллы булу мөһим. «Акыллы кеше бәлане алдан күрер һәм аңардан яшеренә белер» (Гыйбрәтле сүзләр 27:12). Үзебезне физик яктан яклаган кебек, безгә үзебезне эмоциональ һәм психик яктан да яклар өчен чаралар күрергә кирәк. Җәбер-золым белән тулы күңел ачулар һәм куркыныч вакыйгалар сурәтләнгән телеяңалыклар кешеләрнең һәм балаларның җан тынычлыгын урлый. Андый нәрсәләрдән качу башны комга яшерү дигән сүз түгел. Аллаһы нияте буенча, кеше начар нәрсәләр турында түгел, ә яхшы нәрсәләр турында гына уйлап яшәргә тиеш булган. Безгә «хак нәрсәләр... тәкъва нәрсәләр, саф нәрсәләр, яратуга лаеклы нәрсәләр» турында уйларга кирәк. Шулчак «тынычлык Аллаһысы» безгә җан тынычлыгын бирәчәк (Филипиялеләргә 4:8, 9).

ДОГА КЫЛУНЫҢ МӨҺИМЛЕГЕ

Чын иман борчуны басарга булыша. Инҗилдә: «Дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны кулланыгыз»,— дип әйтелә (1 Петер 4:7). Хәлебездән килгәнне эшләр өчен, Аллаһыдан «сораганыбызны ишеткәненә» шикләнмичә ярдәм, зирәклек һәм кыюлык сорыйк (1 Яхъя 5:15).

Ави белән Алёна Аллаһыдан ярдәм сорап дога кыла

Ире Ави белән

Инҗилдән күренгәнчә, «дөньяның идарәчесе» Аллаһы Тәгалә түгел, ә Шайтан. «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» (Яхъя 12:31; 1 Яхъя 5:19). Шуңа күрә Гайсә пәйгамбәр безне: «Явыздан коткар»,— дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:13). «Сирена улый башлагач, мин Йәһвәдән тынычлык сорыйм,— ди Алена.— Яраткан ирем миңа шалтырата, һәм без бергә дога кылабыз. Дога мине тынычландыра». Зәбурда: «Инәлеп дәшүчеләренә, чынлык белән ялварып чакыручыларның барсына да Ходай якын»,— дип юкка гына әйтелми (Зәбур 144:18).

КИЛӘЧӘККӘ ӨМЕТ

Үзенең Таудагы вәгазендә Гайсә үз шәкертләрен: «Синең Патшалыгың килсен»,— дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:10). Аллаһы Патшалыгы җанны әрнеткән бар борчылу хисләрен кеше күңеленнән тамыры белән йолкып алачак. Аллаһы «Тынычлык мирзасына» — Гайсәгә — «Җир читеннән барлык сугышларны туктатырга» әмер бирәчәк (Ишагыя 9:6; Зәбур 45:10). «Ул [Аллаһы] күп халыклар арасында хөкемче булыр... Халык халыкка кылыч күтәрмәс, инде беркем дә сугышырга өйрәнмәс. ...Аларны беркем дә куркытмас» (Микай 4:3, 4). Бәхетле гаиләләр «йортлар төзер һәм анда яшәр, йөзем бакчалары утыртыр һәм җимешләрен ашар» (Ишагыя 65:21). «Анда яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыя 33:24).

Кайвакыт куркынычсызлык чараларын күрсәк тә көтелмәгән хәлләр килеп чыга. Безнең кирәкмәгән вакытта кирәкмәгән урынга эләгүебез ихтимал (Вәгазьче 9:11). Гасырлар буе гаепсез кешеләр сугышлар, җәбер-золым һәм чирләр аркасында үлә. Аларның яңадан терелергә өметләре бармы?

Миллионлаган кешеләр — аларның төгәл саны Аллаһыга гына билгеле — үледән тереләчәк. Кеше Улының «тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак». Ә әлегә алар Аллаһының камил хәтерендә сакланып тыныч йоклый (Яхъя 5:28, 29). Инҗилдә үледән терелү турында: «Шул өмет җаныбыз өчен якорь сыман. Ул ышанычлы, нык»,— диелә (Еврейләргә 6:19). «Ул Затны [Гайсәне] үледән терелтеп, Аллаһы моны һәркемгә исбат итте» (Рәсүлләр 17:31, «Инҗил. 2001»).

Бөтен кешеләрнең, шул исәптән Аллаһыга ярарга тырышучыларның да борчылу хисләре туып торачак. Пол, Джанет һәм Алена гамәли киңәшләрне кулланып, Аллаһыга дога аша якынлашып һәм Изге Язмалардагы киләчәк турындагы вәгъдәгә ышанып, борчылу хисләрен җиңәргә өйрәнгән. Аларның очракларында булган кебек, «өмет бирүче Аллаһы, сез аңа таянганга... сезне [дә] зур шатлык һәм чиксез тынычлык белән сугарсын» (Римлыларга 15:13).

Табибка күренәсе бармы?

Борчу хисегез көндәлек яшәвегезгә комачауласа һәм берәрсенең ярдәменнән башка аны җиңә алмасагыз, бәлки, сез табибка мөрәҗәгать итәргә булырсыз. Борчылуларыгыз проблемаларыгызга караганда күбрәк булса, күрәсең, җитди чаралар күрергә вакыт килгәндер. Бәлки, табиб сезне башта тикшерергә булыр, чөнки артык борчылу кайчак берәр чир нәтиҗәсендә килеп чыга. Шуннан соң ул сезгә дәваланыргамы, юкмы икәнен әйтерa.

a Бу брошюра дәвалануның бер төрен дә яклап чыкмый. Мәсихчеләргә сайланган дәвалану төре Изге Язмалардагы принципларга каршы килмиме икәнен тикшерергә кирәк. Шулай ук 2012 елгы «Ни өчен кешеләр шулкадәр агрессив?» дигән брошюрадагы (рус) «Борчылу авыруыннан интегүчеләргә ничек булышырга?» дигән мәкаләне карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу