Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 55 дәрес
  • Җыелыш эшләрендә катнашыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җыелыш эшләрендә катнашыгыз
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Без Йәһвәгә сезнең өчен рәхмәтле
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
  • Әкил белән Прискиллә — фидакарьлек һәм юмартлык үрнәге
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
  • Изге Язмаларда эш һәм акча турында нәрсә әйтелә?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Барысына да ия булган Аллаһыга без нәрсә бирә алабыз?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 55 дәрес
Дәрес 55. Абый һәм апа-кардәшләр Патшалык Залларының ишегалдын төзекләндерү эшендә катнаша.

ДӘРЕС 55

Җыелыш эшләрендә катнашыгыз

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Бөтен дөньяда миллионлаган кеше меңнәрчә җыелышларда Йәһвәгә шатланып хезмәт итә. Алар анда алган күрсәтмәләр һәм җитәкчелек өчен бик рәхмәтле. Һәм алар үз җыелышларына төрлечә ярдәм итәргә әзер. Сезнең дә җыелышыгызга карата хисләрегез шундыймы?

1. Сез, җыелышка ярдәм итәр өчен, вакытыгызны һәм көчегезне ничек куллана аласыз?

Безнең һәрберебез җыелыш эшләрендә катнаша ала. Мәсәлән, сезнең җыелышта олы яшьтәге, чирле я көчсез кешеләр бармы? Сез аларга очрашуларга барып җитәргә ярдәм итә аласызмы? Я аларга башка гамәли яктан, кибеткә барып килергә я өйләрен җыештырырга, ярдәм итеп буладыр. (Ягъкуб 1:27 укы.) Шулай ук без Патшалык Залыбызны җыештырырга һәм төзекләндерергә булыша алабыз. Боларны эшләргә безне беркем мәҗбүр итми. Йәһвәне һәм кардәшләребезне яратканга, без җыелышыбызга булышырга «әзер торабыз» (Зәбур 110:3).

Суга чумдырылган кардәшләр җыелышка башкача да булыша ала. Изге Язмалардагы таләпләргә туры килгән абый-кардәшләр хезмәттәш ярдәмчеләр һәм вакыт узу белән өлкәннәр булып хезмәт итә ала. Абый һәм апа-кардәшләр, пионерлар булып хезмәт итеп, вәгазь эшендә ашкынып катнаша ала. Кайберәүләр, гыйбадәт кылу урыннарын төзүдә катнашып, ярдәм итә ала я ихтыяҗ булган җиргә күченә ала.

2. Без җыелышыбызга материаль яктан ничек булыша алабыз?

Без Йәһвәне, «аңа үзебездә булганның иң яхшысын биреп», данлый алабыз (Гыйбрәтле сүзләр 3:9). Без үз җыелышыбызга һәм бөтендөнья вәгазь эшенә ярдәм итәр өчен акчаларыбызны һәм башка материаль нәрсәләребезне бирергә шатбыз. (2 Көринтлеләргә 9:7 укы.) Безнең иганәләребез афәтләрдән зыян күргәннәргә ярдәм итәр өчен кулланыла. Күпләр регуляр рәвештә иганәләр бирер өчен үз акчаларының бер өлешен аерып куя. (1 Көринтлеләргә 16:2 укы.) Без иганәләрне гыйбадәт кылу урыннарындагы тартмаларга сала алабыз я donate.jw.org сайтында онлайн бирә алабыз. Без, иганәләр биреп, Йәһвәне яратканыбызны күрсәтәбез.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Җыелыш эшләрендә ничек ярдәм итә алганыгызны карап чыгыгыз.

3. Без материаль яктан ярдәм итә алабыз

Йәһвә шатланып бирүчене ярата. Гайсә дә моны хуп күрә. Мәсәлән, Гайсә бер тол хатынны мактаган. Ул хатын ярлы булса да, иганә биргән булган. Лүк 21:1—4 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвәне сөендерер өчен безгә иганә итеп күп акча бирергә кирәкме?

  • Без чын күңелдән иганәләр бирсәк, Йәһвә һәм Гайсә моңа ничек карый?

Иганәләр ничек кулланыла икәнен белер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз. Аннары сорауга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Йәһвәгә бүләкләр китерү» (4:47)

  • Иганәләр бөтен дөньядагы җыелышлар файдасына ничек кулланыла?

Олы яшьтәге бер апа-кардәш тартмага ирекле иганәсен сала.

4. Без ярдәм итәргә әзер

Борынгы заманда Йәһвәнең хезмәтчеләре, үзләренең гыйбадәт кылу урыннарын тиешле хәлдә тотар өчен, күп тырышлыклар куйган. Исраиллеләр акчалата да һәм башкача да ярдәм иткән. 2 Елъязма 34:9—11 не укыгыз һәм җавап бирегез.

  • Һәр исраилле Йәһвәнең йорты, ягъни гыйбадәт кылу урыны, турында ничек кайгырткан?

Йәһвә Шаһитләре дә Изге Язмалардагы бу үрнәк буенча эш итә. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Гыйбадәт кылу урыннарыбызны кайгыртабыз» (3:31)

«Гыйбадәт кылу урыннарыбызны кайгыртабыз» дигән видеороликтан бер күренеш. Ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар Патшалык Залларын җыештыра.
  • Ни өчен Патшалык Залыбызны чиста килеш һәм яхшы хәлдә саклау мөһим?

  • Сез бу яктан ничек ярдәм итә аласыз?

Ирекле хезмәтчеләр төркеме Патшалык Залы төзүдә булышлык күрсәтә.

5. Абый-кардәшләр җыелыш өчен күбрәкне эшли ала

Изге Язмалар абый-кардәшләрне җыелышка күбрәк ярдәм итәргә дәртләндерә. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Абый-кардәшләр, игелекле эшкә омтылыгыз!» (5:23)

  • Ринат үз җыелышына күбрәк булышыр өчен нәрсә эшләгән?

Изге Язмаларда хезмәттәш ярдәмчеләр һәм өлкәннәр булып хезмәт итәргә теләгән кардәшләр өчен таләпләр китерелә. 1 Тимутигә 3:1—13 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Хезмәттәш ярдәмчеләр һәм өлкәннәр булып хезмәт итәргә омтылган абый кардәшләрдән нәрсә таләп ителә?

  • Аларның гаиләләреннән нәрсә таләп ителә? (4 һәм 11 нче шигырьләрне кара.)

  • Абый-кардәшләр бу таләпләргә туры килергә омтылса, бөтен җыелыш нинди файда алачак?

Бер яшь абый-кардәш, өйдән өйгә вәгазьләп йөргәндә, олы яшьтәге абый-кардәш утырган инвалид коляскасын этеп бара.

БЕРӘРСЕ: «Йәһвә Шаһитләре үз эшләрен башкарыр өчен акча каян ала?» — дип сорарга мөмкин.

  • Сез ничек җавап бирер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Без җыелышка ярдәм итәр өчен вакытыбызны, көчебезне һәм материаль нәрсәләребезне кулланганда, Йәһвә бик рәхмәтле.

Кабатлау

  • Без җыелышка ярдәм итәр өчен вакытыбызны һәм көчебезне ничек куллана алабыз?

  • Без җыелышыбызга материаль яктан ничек булыша алабыз?

  • Сез җыелышка ничек ярдәм итәргә теләр идегез?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Ни өчен Аллаһы үз хезмәтчеләреннән гошер түләүләрен инде таләп итми?

«Изге Язмаларда гошер турында нәрсә әйтелә?» (Интернет мәкалә)

Изге Язмалар буенча, суга чумдырылган ир-атларга кайбер вазифалар бирелә. Ләкин бу вазифаларны суга чумдырылган хатын-кызга башкарырга туры килсә, нәрсә эшләргә?

«Җыелышта башчылык принцибы буенча эш итегез» («Күзәтү манарасы» 2021 ел, февраль)

Үз имандашларына әдәбият җиткерер өчен зур корбаннарга барган кыю Шаһитләр турында белегез.

«Конго иле. Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны тарату эше» (4:25)

Безнең эшчәнлегебезнең акчалата тәэмин ителүе башка диннәрнекеннән бик нык аерылып тора.

«Йәһвә Шаһитләренең эше акчалата ничек тәэмин ителә?» (Интернет мәкалә)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу