Алтынчы бүлек
Гаиләгездәге үсмернең бәхетле булуына булышыгыз
1, 2. Яшүсмер чак нинди авырлыклар һәм нинди шатлыклар китерергә мөмкин?
ГАИЛӘДӘ яшүсмерне тәрбияләү биш яшьлек яисә хәтта ун яшьлек бала тәрбияләүдән бик нык аерылып тора. Яшүсмер чакның үз авырлыклары һәм проблемалары бар, ләкин ул чакның шулай ук үз куанычлары һәм бүләкләре дә була. Йосыф, Давыт, Иосия һәм Тимуте мисаллары яшь кешеләрнең җаваплылык белән эш кыла алуларын һәм Йәһвә белән бик яхшы мөнәсәбәтләргә ия була алуларын күрсәтә (Яратылыш 37:2—11; 1 Патшалык 16:11—13; 4 Патшалык 22:3—7; Рәсүлләр 16:1, 2). Моның дөреслеген безнең көннәрдәге күп кенә яшүсмерләр дә раслый. Сез дә, бәлкем, андый үсмерләр белән таныштыр.
2 Шулай да кайберәүләр өчен үсмер чак — борчулы вакыт. Яшүсмерләр рухланып та йөриләр, өметсезлеккә дә биреләләр. Яшь егетләр һәм кызлар бәйсезрәк булырга телиләр, һәм аларга ата-аналары куйган чикләр ошамаска мөмкин. Әмма андый яшүсмерләр әле тәҗрибәсез һәм ата-аналарының ярату, түземлелек белән күрсәтелгән ярдәменә мохтаҗ. Әйе, яшүсмер чак кызыклы вакыт булырга мөмкин, ләкин ул шулай ук ата-аналар өчен дә, яшүсмерләр өчен дә каушау вакыты да булырга мөмкин. Яшүсмерләргә ул елларда ничек ярдәм итеп була соң?
3. Ата-аналар үсмер балаларына ничек итеп тормышта иң яхшы мөмкинлек бирә алалар?
3 Изге Язмалардагы киңәшләрне тоткан ата-аналар яшүсмер балаларына бу сынауларны уңышлы итеп кичерер һәм җаваплы олы кеше булыр өчен иң яхшы мөмкинлек бирәләр. Бар җирләрдә һәм һәр вакытта тормышларында Изге Язмалардагы принципларны бергә кулланган ата-аналар һәм яшүсмерләр уңыш белән фатихаланган булганнар (Мәдхия 118:1).
НАМУСЛЫ ҺӘМ ЭЧКЕРСЕЗ АРАЛАШУ
Яшүсмернең әйтәсе сүзе булганда, тыңлагыз.
4. Ни өчен киңәш аеруча яшүсмер чакта мөһим?
4 Изге Язмаларда: «Киңәшсез эш таркалыр»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 15:22). Әгәр дә киңәш балаларның яшьрәк чагында кирәк булган икән, ул яшүсмер чакта — үсмерләр вакытларын күбрәк мәктәп иптәшләре һәм дуслары белән үткәргәндә — аеруча мөһим. Әгәр киңәшләшү, ягъни балалар белән ата-аналар арасында намуслы һәм эчкерсез аралашу юк икән, яшүсмерләр өйдә ят кеше булып китәргә мөмкин. Аралашуда ничек эчкерсезлек сакларга соң?
5. Яшүсмерләр ата-аналары белән аралашуга ничек карарга тиеш?
5 Яшүсмерләр дә, ата-аналар да аралашуда эчкерсезлек саклауга үз өлешләрен кертергә тиеш. Дөрес, яшүсмерләргә ата-аналары белән хәзер, алар яшьрәк булган вакыттагыга караганда, сөйләшергә авыррак кебек тоелырга мөмкин. Әмма шуны онытмагыз: «үгетсез халык бөлгенлеккә төшәр, ә үгетчеләре күп халык имин яшәр» (Гыйбрәтле хикәя 11:14). Бу сүзләр бар кешеләргә — яшьләргә дә, олыларга да кагыла. Моны аңлаган яшүсмерләр үзләренең әле яхшы җитәкчелеккә мохтаҗ икәнлеген төшенәчәкләр, чөнки аларга элеккегә караганда катлаулырак проблемаларны чишәргә туры килә. Алар шуны танырга тиеш: Аллага ышанып яшәүче ата-аналары киңәшчеләр буларак яхшы әзерләнгән, чөнки аларның тормыш тәҗрибәләре күбрәк, һәм алар инде күп еллар яратучан кайгыртучанлыгын исбат итәләр. Шуңа күрә тормышларының бу чорында акыллы яшүсмерләр ата-аналарыннан читләшмәсләр.
6. Акыллы һәм яратучан ата-аналар яшүсмер балалары белән аралашуга ничек караячак?
6 Эчкерсез аралашу шуны аңлата: ата-аналар яшүсмернең сөйләшергә ихтыяҗын канәгатьләндерер өчен, бар көчен куярга тырышачак. Ата-аналар, һәрхәлдә сезнең яктан аралашуга ишек ачык икәнлегенә инаныгыз. Һәрвакыт аралашырга әзер тору авыр булырга мөмкин. Изге Язмаларда «дәшмәү вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар» диелә (Вәгазьче 3:7). Яшүсмер сөйләргә теләгәндә, сезнең «дәшмәү вакыты» булырга мөмкин. Бәлкем, бу вакытны сез шәхси өйрәнүгә, ял итүгә яисә өй эшләрен эшләүгә багышларга уйлагансыздыр. Ләкин үсмер балагыз сезнең белән сөйләшергә тели икән, планнарыгызны үзгәртеп, аны тыңларга тырышыгыз. Чөнки аның икенче мәртәбә сөйләшергә теләге булмаска мөмкин. Гайсәнең мисалын искә төшерегез. Бервакыт ул ял итәргә уйлаган. Ләкин аны тыңларга теләгән кешеләр җыелгач, Гайсә ялын кичектереп, аларны өйрәтә башлаган (Марк 6:30—34). Яшүсмерләрнең күбесе ата-аналарының эшләре күп икәнен аңлый, ләкин үсмерләргә кирәк булса ата-аналары алар янында булачак икәненә инанган булырга кирәк. Шуңа күрә, тыңларга һәрвакыт әзер һәм аңлаучан булыгыз.
7. Ата-аналарга нәрсәдән сакланырга кирәк?
7 Үзегез яшүсмер булганда нәрсә хис иткәнегезне искә төшерергә тырышыгыз һәм юмор хисен югалтмагыз. Ата-аналарга балалары белән аралашу шатлык китерергә тиеш. Ата-аналар, буш вакытлары булса, нәрсә эшли? Әгәр алар һәрвакыт аны гаиләдән читтә уздырса, яшүсмерләр моны бик тиз күрерләр. Яшүсмерләр алар ата-аналарына караганда мәктәп дуслары өчен кадерлерәк дигән нәтиҗәгә килсә, бу проблемаларга китерәчәк.
НӘРСӘ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ
8. Балаларда ничек намуслыкка, тырыш хезмәткә һәм яхшы тәртипкә ихтирам тәрбияләп була?
8 Әгәр ата-аналар балаларында намуслыкка һәм тырыш хезмәткә ихтирам әле тәрбияләмәгән икән, моны һичшиксез яшүсмер чакта эшләргә кирәк (1 Тессалуникәлеләргә 4:11; 2 Тессалуникәлеләргә 3:10). Шулай ук ата-аналар балаларының әхлакый һәм саф тормыш алып бару никадәр мөһим икәненә чын күңелдән ышанганына инанган булырга тиеш (Гыйбрәтле хикәя 20:11). Бу яктан ата-аналар үрнәк күрсәтеп күбрәк эшли ала. Аллага ышанмаган ирләрне хатыннарының «пакь һәм тәкъва яшәве [аша]... берсүзсез Аллаһы янына алып килергә» мөмкин булган кебек, яшүсмерләрне дә ата-аналарының тәртибе аша гадел принципларга өйрәтергә була (1 Петер 3:1). Әмма ата-ана биргән үрнәк җитәрлек түгел, чөнки балалар өйдән читтә бик күп вәсвәсәләргә дучар булалар һәм күп начар үрнәк күрәләр. Шуңа күрә кайгыртучан ата-анага яшүсмер балаларының күргәннәренә һәм ишеткәннәренә карашын белергә кирәк, ә моның өчен бай эчтәлекле сөйләшүләр алып бару кирәк (Гыйбрәтле хикәя 20:5).
9, 10. Ни өчен ата-аналарга балаларына җенси мөнәсәбәтләр турында күрсәтмәләр бирергә кирәк, һәм алар моны ничек эшли ала?
9 Андый сөйләшүләрне аеруча җенси тәрбиягә килгәндә алып бару кирәк. Ата-аналар, сез балаларыгыз белән җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшергә ояласызмы? Оялсагыз да, оялуыгызны җиңәргә тырышыгыз, чөнки балаларыгыз барыбер моның турында башкалардан беләчәк. Әгәр аларга бу турыда сез сөйләмәсәгез, кем белә, аларга бу турыда ничек итеп сөйләрләр? Изге Язмаларда Йәһвә җенси мөнәсәбәтләргә бәйле булган сорауларны читтә калдырмый, ата-аналарга да шулай эшләргә кирәк (Гыйбрәтле хикәя 4:1—4; 5:1—21).
10 Бәхеткә каршы, Изге Язмаларда җенси мөнәсәбәтләргә кагылган тәртип турында ачык җитәкчелек бар, һәм Йәһвә Шәһитләре тарафыннан күп файдалы мәгълүматлар бастырып чыгарыла, һәм шул мәгълүматлар бу җитәкчелекнең хәзерге дөньяда да кулланырлык икәнлеген күрсәтә. Бу ярдәм белән файдалансак, ничек булыр? Мәсәлән, улыгыз яисә кызыгыз белән яшьләр өчен китапның «Секс һәм әхлакый нормалар» дигән бүлеген карап чыксагыз, ничек булыр? Нәтиҗәләр сезне гаҗәпләндерергә мөмкин.
11. Ата-аналар балаларын Йәһвәгә хезмәт итәргә нинди иң нәтиҗәле юл белән өйрәтә ала?
11 Ата-аналарның балалары белән сөйләшүләрендә нинди тема иң мөһиме булырга тиеш? Моның турында рәсүл Паул искә алган. Ул: «Аларны [балаларны], Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез»,— дип язган (Эфеслеләргә 6:4). Балаларга Йәһвә турында белем алырга алга таба да дәвам итәргә кирәк. Аерым алганда, аларга Йәһвәне яратырга өйрәнергә кирәк, һәм аларның аңа хезмәт итәргә теләге булырга тиеш. Моңа шәхси үрнәк белән дә өйрәтеп була. Әгәр яшүсмерләр ата-аналарының Алланы «бөтен йөрәкләре, бөтен җаннары һәм бөтен акыллары белән яратканын» һәм моның ата-аналарының тормышларында яхшы җимешләр китерә икәнен күрсәләр, аларның да шулай эшләргә теләге булачак (Маттай 22:37). Шулай ук яшүсмерләр ата-аналарында байлыкка дөрес караш булганын һәм аларның Алла Патшалыгын беренче урынга куйганнарын күрәләр икән, бу аларга шундый ук караш үстерергә ярдәм итәчәк (Вәгазьче 7:12; Маттай 6:31—33).
Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнү гаилә өчен бик мөһим.
12, 13. Гаилә өйрәнүе уңышлы булсын өчен, нәрсәне истә тотарга кирәк?
12 Гаиләнең атна саен үткәрелә торган Изге Язмалар өйрәнүе — яшь кешеләрдә рухи байлык үстерер өчен бик яхшы ярдәм (Мәдхия 118:33, 34; Гыйбрәтле хикәя 4:20—23). Мондый өйрәнүне регуляр рәвештә үткәрү бик мөһим (Мәдхия 1:1—3). Ата-аналар һәм балалар шуны аңларга тиеш: башка эшләрне гаилә өйрәнүен беренче урынга куеп планлаштырырга кирәк, киресенчә булырга тиеш түгел. Моннан тыш, гаилә өйрәнүе уңышлы булсын өчен, аңа дөрес карау мөһим. Бер ата болай дип әйткән: «Моның [уңышлы булуның] сере шунда: өйрәнү барган вакытта барысы үзләрен иркен сизсен, әмма ихтирамлы булсыннар өчен, үзләрен гади тотсын, шул ук вакыт өйрәнүнең җитдилеген аңласыннар өчен, гаилә өйрәнүен үткәрүче көч куярга тиеш. Бу яктан һәрвакыт акыллы эш итү җиңел түгел, һәм еш кына яшүсмерләрнең өйрәнүгә карашын үзгәртеп тору таләп ителә. Барысы да, бер яки ике тапкыр эшләп караганнан соң, сезнеңчә булмаса да, бирешмәгез һәм алда булачак өйрәнү турында уйлагыз». Бу әти кеше шулай ук шуны әйткән: һәрбер очрашу алдыннан ул Йәһвәдән догада гаилә өйрәнүендә катнашканнарның һәрберсенә өйрәнүгә дөрес карарга ярдәм итсен дип сораган (Мәдхия 118:66).
13 Гаилә өйрәнүен үткәрү — Аллага ышанып яшәүче әти-әниләрнең бурычы. Дөрес, һәрбер әти белән әни яхшы өйрәтүче булмаска да мөмкин, һәм аларга гаилә өйрәнүен кызыклы итү авыр. Әмма балаларыгызны «эшләрегез һәм хакыйкать белән» яратсагыз, сезнең аларга рухи яктан үсәргә басынкы һәм чын күңелдән булышырга теләгегез булачак (1 Яхъя 3:18). Вакыт-вакыт яшүсмерләр үзләренең канәгатьсезлеген белдерергә мөмкин, әмма алар сез аларның иминлеге белән тирән кызыксынасыз икәнен бәлки аңлар.
14. Икенчезаконлык 11:18, 19 дагы сүзләрне яшүсмерләр белән рухи сораулар турында фикер алышуга карата ничек кулланып була?
14 Рухи яктан мөһим булган сораулар турында фикер алышу гаилә өйрәнүе белән генә чикләнми. Йәһвәнең әти-әниләргә нәрсә кушканы исегездәме? Ул болай дип әйткән: «Минем бу сүзләрне йөрәгегезгә һәм җаныгызга салыгыз һәм аларны билге итеп кулыгызга бәйләгез, алар күзләрегез алдында бәйләвеч булсыннар; һәм йортыңда утырганда, юлда барганда да, ятканда да һәм торганда да алар турында сөйләп, улларыгызга өйрәтегез» (Икенчезаконлык 11:18, 19; шулай ук Икенчезаконлык 6:6, 7 не карагыз). Бу сүзләр әти-әни үз баласына һәрвакыт вәгазьләргә тиеш дигәнне аңлатмый. Әмма үз гаиләсен яраткан ир-баш үз гаиләсенең рухи карашларын камилләштерер өчен һәрвакыт мөмкинлекләр эзләячәк.
ТӘРБИЯ ҺӘМ ХӨРМӘТ
15, 16. а) Тәрбияләү нәрсәне аңлата? б) Үгет-нәсыйхәт бирү өчен кем җаваплы, һәм бу нәсыйхәтләргә кем колак салырга тиеш?
15 Тәрбияләү — ул төзәтә торган өйрәтү; бу шулай ук аралашу да. Тәрбияләү җәза бирүгә караганда күбрәк төзәтү дигәнне аңлата, әмма кайвакыт җәза бирү дә кирәк. Балаларыгыз кечерәк булганда, аларны тәрбияләргә кирәк булган, әмма хәзер дә, алар яшүсмер булганда, аларга билгеле өйрәтү һәм төзәтү кирәк һәм бәлки моны кечерәк булгандагы белән чагыштырганда күбрәк тә эшләргә кирәктер. Акыллы яшүсмерләр моның дөрес икәнлеген беләләр.
16 Изге Язмаларда: «Ахмак угыл атасының үгет-нәсыйхәтенә игътибар бирмәс; мәгәр шелтә сүзләренә колак салу — акыллылык билгеседер»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 15:5). Бу шигырьдән без күп нәрсәгә өйрәнәбез. Аннан үгет-нәсыйхәт биреләчәк икәне ачыклана. Әгәр ул бирелмәсә, яшүсмер аларга «игътибар бирми» дип әйтелмәс иде. Үгет-нәсыйхәт бирү бурычын Йәһвә әти-әни өстенә, аеруча әти кешегә йөкли. Әмма бу үгет-нәсыйхәтне тыңлау бурычы яшүсмер өстендә кала. Әгәр ул әти-әнисенең акыллы нәсыйхәтләренә колак салса, ул күп нәрсәгә өйрәнә ала, һәм аның хаталары әзрәк булачак (Гыйбрәтле хикәя 1:8). Изге Язмаларда: «Нәсыйхәтне кире кагучы фәкыйрьлеккә һәм мәсхәрәгә дучар булыр, ә мәслихәтне [киңәшне] тотучы хөрмәт казаныр»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 13:18).
17. Яшүсмерне тәрбияләгәндә, әти-әниләр нинди дөрес карашка омтылырга тиеш?
17 Яшүсмерне тәрбияләгәндә әти-әнинең моңа карашы дөрес булырга тиеш. Аларга балаларын ярсытырлык каты булмаска кирәк, мондый каты булу хәтта баланың үз-үзенә ышанычын югалтуга китерергә мөмкин (Көлессәйлеләргә 3:21). Әмма шул ук вакыт әти-әниләргә йомшаклык күрсәтергә дә ярамый: яшүсмер балалары мөһим тәрбиясез калмасын. Андый йомшаклык һәлакәтле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Гыйбрәтле хикәя 29:17 дә: «Угылыңа җәзаны кызганма — күңелең шат, җаның тыныч булыр»,— дип әйтелгән. Ә 21 нче шигырьдә: «Колны бала чагыннан ук назлап тәрбияләсәң, соңрак ул синең мирасчың булырга да теләр [«яхшылыкның кадерен белмәүче булыр», ЯД]»,— диелгән. Бу шигырьдә кол турында әйтелсә дә, аны гаиләдәге һәркайсы яшүсмергә кулланып була.
18. Тәрбияләү нәрсәнең дәлиле булып тора, һәм әти-әниләр, баланы эзлекле рәвештә тәрбияләсәләр, нәрсәдән кача ала?
18 Чыннан да, тиешле тәрбияләү әти-әнинең үз баласын яратканына дәлил булып тора (Еврейләргә 12:6, 11). Әти-әни булсагыз, баланы эзлекле һәм акыллы итеп тәрбияләү никадәр катлаулы икәнен беләсез. Кайвакыт, гаиләдә тынычлык булсын дип, үзсүзле яшүсмергә нәрсә теләсә шуны эшләргә рөхсәт итсәң, яхшырак булыр кебек тоелырга мөмкин. Әмма әти-әнигә, шулай эшләсәләр, зур «бәя» түләргә туры киләчәк: балалары бер вакыт буйсынмый башлар (Гыйбрәтле хикәя 29:15; Гәләтиялеләргә 6:9).
ЭШ ҺӘМ КҮҢЕЛ АЧУ
19, 20. Яшүсмерләрнең күңел ачуларына кагылышлы сорауларда әти-әниләр ничек акыллылык күрсәтә ала?
19 Элекке вакытта балалардан үз әти-әниләренә өйдәге эшләрне башкарырга ярдәм итәчәк дип көтелгән. Безнең көннәрдә яшүсмерләрнең әти-әниләре күзәтми торган буш вакытлары күп. Бу вакытны тутырыр өчен, коммерция дөньясы күңел ачуларның әллә нинди төрләрен тәкъдим итә. Шулай ук дөньяның Изге Язмалардагы әхлак нормаларына җиңел карашын өстәгез, һәм сез булуы мөмкин бәхетсезлекнең сәбәпләрен белерсез.
20 Шуңа күрә акыллы әти-әниләр күңел ачуларга кагылышлы сорауларны үзләре хәл итә. Әмма яшүсмернең үскәнен онытмагыз. Ел саен ул аны тагы да балигърак кеше итеп исәпкә алырлар дип өметләнәдер. Шуңа күрә әти-әниләргә яшүсмернең үсә баруы белән аңа, әгәр күңел ачулар сайлавы рухи яктан җитлеккәнлеккә баруын күрсәтә икән, бу яктан тагын да күбрәк ирек бирү акыллы булыр иде. Кайвакыт яшүсмер музыка, дуслар һәм башка нәрсә сайлауда хата эшләргә мөмкин. Хата эшләгән булса, киләчәктә сайлавы дөрес булсын өчен, аның белән сөйләшергә кирәк.
21. Ничек итеп күңел ачуларга вакыт бүлеп куюда күрсәткән акыллылык яшүсмерне яклый ала?
21 Күңел ачуларга күпме вакыт бирергә? Кайбер илләрдә яшүсмерләр алар күңел ачуга күпме теләсә шулхәтле вакыт бирә ала дип саный. Шуңа күрә яшүсмер үз вакытын бер «күңел ачу» артыннан икенчесе булып торырлык итеп планлаштырырга мөмкин. Әти-әниләр баланы шуңа өйрәтергә тиеш: вакытны башка эшләргә дә — шәхси өйрәнү, рухи яктан җитлеккән кешеләр белән аралашу, мәсихче очрашулар һәм өйдәге эшләргә багышларга кирәк. Бу «тормыштагы... ләззәтләргә» Алла Сүзен «басып» китәргә рөхсәт итмәс (Лүк 8:11—15).
22. Үсмер балаларның тормышында күңел ачулар нәрсә белән тигезләшергә тиеш?
22 Сөләйман патша болай дип әйткән: «Мин шуны аңладым: кешеләр өчен үз гомерләрен күңел ачып һәм игелек эшләп уздырудан башка яхшы әмәл юк икән. Әгәр берәү ашап-эчүдән һәм үзенең һәр эшеннән тәм һәм игелек таба икән, бу, димәк, аңа Аллаһы биргән нигъмәттер» (Вәгазьче 3:12, 13). Әйе, күңел ачу дөрес караш белән алып барылган тормышның бер өлеше. Әмма әле тырыш хезмәт тә бар. Безнең көннәрдә күп кенә яшүсмерләргә тырыш хезмәт китерә торган канәгатьлек хисе билгеле түгел. Алар шулай ук берәр авырлыкны хәл итәргә тотынып, аны чишкәннән соң туа торган үз-үзеңне хөрмәтләү хисен дә белмиләр. Киләчәктә яшәргә акча булсын өчен, берәр сәләт үстерергә яки осталыкка ия булырга бар балаларның да мөмкинлеге юк. Ата-аналар өчен бу чыннан да авыр мәсьәлә. Балагызның мондый мөмкинлеге булуы турында сез кайгыртырсызмы? Яшүсмерне тырыш хезмәтне кадерләргә һәм аны хәтта яратырга да өйрәтә алсагыз, ул хезмәткә акыллы караш үстерәчәк, һәм бу аңа бар тормыш юлында ярдәм итәчәк.
ЯШҮСМЕР БАЛИГЪ БУЛА
Балаларыгызга яратуыгызны һәм рәхмәтләрегезне белдерегез.
23. Әти-әниләр яшүсмерләрне ничек рухландыра ала?
23 Яшүсмерегез белән авырлыклар туса да, Изге Язмалардагы «мәхәббәт беркайчан да бетмәс» дигән сүзләр барыбер дөрес булып кала (1 Көринтлеләргә 13:8). Әлбәттә сез балагызны яратасыз. Беркайчан да бу мәхәббәтегезне яшермәгез. Һәрбер әти-әни үзенә шундый сораулар бирсен: «Һәр баламны, берәр авырлыкларны җиңсә я сынауларны кичереп чыкса, мин бу уңышлары өчен мактыйммы? Балаларга яратуымны яки рәхмәтемне белдерер өчен мин һәркайсы уңайлы очракны кулланаммы, яки моны эшләргә онытаммы?» Кайвакыт аңламаучанлык булса да, яшүсмерләр, сезнең яратуыгызга ышанса, сезгә ярату белән кайтарачак. Моңа шикләнмәскә була.
24. Балаларны тәрбияләр өчен Изге Язмалардагы нинди принцип, гомуми кагыйдә буларак, дөрес булып кала, ләкин нәрсәне онытмаска кирәк?
24 Әлбәттә, олыгая барып, балалар үзләре әкрен генә мөһим карарлар кабул итә башлаячак. Кайвакыт бу карарлар әти-әнисенә ошамаска мөмкин. Әгәр балалары Йәһвәгә хезмәт итәргә теләмәсә, нәрсә эшләргә? Моның булуы мөмкин. Йәһвәнең кайбер рухи уллары да, аның киңәшен кире кагып, аңа каршы фетнә күтәргән (Яратылыш 6:2; Яһүд 6). Балалар безнең теләкне үтәр өчен кирәкле программа буенча эшли торган компьютер түгел. Аларның ихтыяр иреге бар, һәм алар үзләре карарлары өчен Йәһвә алдында җавап тота. Әмма шулай да, гомуми кагыйдә буларак, Гыйбрәтле хикәя 22:6 да язылган сүзләр дөрес булып кала: «Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт; шулчак ул картайгач та бу юлдан читкә тайпылмас».
25. Әти-әни булу өстенлеге өчен Йәһвәгә үз рәхмәтләреңне белдерергә иң яхшы юл нинди?
25 Шулай итеп, балаларыгызга ярату күрсәтегез. Аларны Изге Язмалардагы принциплар буенча үстерер өчен бар булган көчегезне куегыз. Тәкъва тәртибегез белән яхшы үрнәк күрсәтегез. Шулай эшләсәгез, балаларыгызга җаваплы, Алладан куркып яшәүче кеше булыр өчен иң яхшы мөмкинлек бирәчәксез. Бу ата-анага Йәһвәгә әти-әни булу өстенлеге өчен рәхмәтләрен белдерергә иң яхшы юл.