Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 15.1. 28-32 б.
  • Суынмас мәхәббәт. Ул мөмкинме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Суынмас мәхәббәт. Ул мөмкинме?
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЧЫН МӘХӘББӘТ МӨМКИН!
  • «СИНЕҢ ИРКӘЛӘВЕҢ ШӘРАБТАН ДӘ ТАТЛЫРАК»
  • «ҮЗЕ УЯНМАСА, КҮҢЕЛДӘ МӘХӘББӘТ УЯТМАГЫЗ»
  • «КӘЛӘШЕМ БИКЛЕ БАКЧА СЫМАН»
  • Җырларның җыры китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Җырларның җыры китабына кереш сүз
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Җырларның җыры эчтәлек
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Җырларның җыры эчтәлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 15.1. 28-32 б.
1. Олы яшьтәге бәхетле ирле-хатынлылар; 2. Шул ук парның йөрешкән вакытлары, туй көннәре, үзенә күрә бер мизгелләре, бергәләшеп олыгайган чаклары

Суынмас мәхәббәт. Ул мөмкинме?

«Аның [мәхәббәтнең] ялкыны — балкып янган ут, Йәһ ялкыны» (ҖЫР. 8:6).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Ни өчен ир кеше һәм хатын-кыз арасында чын мәхәббәт мөмкин?

  • Ирле-хатынлылар Җырларның җырыннан нәрсәгә өйрәнә ала?

  • Йөрешү һәм тормыш иптәшен сайлау турында әйткәндә, ялгыз мәсихчеләр нәрсәгә өйрәнә ала?

1, 2. Җырларның җыры китабын җентекләп тикшереп кем файда күрә һәм ни өчен? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

«АЛАР бер-берсеннән күзләрен алмый утыра, кияү кәләшнең кулын назлы итеп үз учына ала! Алар бер-берсен бик ярата. Кем моның белән ризалашмас?» Әле генә туй нотыгын сөйләгән өлкәннең шундый фикерләре туа. Яңа гына өйләнешкән ир белән хатын нәзакәтле генә вальс әйләнгәндә, ул болай дип уйлый: «Аларның никахлары гомерлек булырмы? Еллар узу белән аларның яратулары тирәнәерме я канатлар булдырып очып китәрме?» Никах бетмәс һәм озын гомерле булса, ир кеше белән хатын-кыз арасында мәхәббәт чыннан да гүзәл булыр. Бүген шулкадәр күп гаиләләр таркалганда, сүнми килгән мәхәббәтнең булуына шикләнер өчен нигез юк.

2 Хәтта борынгы Исраилнең Сөләйман патша көннәрендә чын мәхәббәтне сирәк очратып булган. Кешеләрнең әхлаклылыгын күздә тотып, Сөләйман болай язган: «Мең ир заты арасыннан хөрмәткә лаеклы бер ир таптым, әмма хатын-кыз затыннан бер генә лаеклысы да табылмады. Фәкать шуны белдем: Раббы адәм баласын тугъры итеп яраткан, ләкин кешеләр төрлесе төрле юлга кереп киткәннәр» (Вәг. 7:26—29). Күбесенчә Багалга табынган чит җир хатыннарының тәэсире аркасында әхлакый нормалар Сөләйман көннәрендә шулкадәр төшкән ки, аңа югары әхлак нормаларын тоткан ирне я хатын-кызны табу авыр булганa. Шулай да 20 ел элек язылган шигъри әсәр — Җырларның җыры ир кеше белән хатын-кыз арасында бетмәс ярату була ала икәнен күрсәтә. Ул шулай ук мәхәббәт нәрсә ул һәм аны ничек күрсәтергә икәнен ап-ачык сурәтли. Никахлашкан да, ялгыз Йәһвә хезмәтчеләре дә Изге Язмаларның бу китабын җентекләп тикшереп, андый мәхәббәт турында күп нәрсә белә ала.

ЧЫН МӘХӘББӘТ МӨМКИН!

3. Ни өчен ир-ат һәм хатын-кыз арасында чын мәхәббәт мөмкин?

3 Җырларның җыры 8:6 укыb. Мәхәббәтне сурәтләр өчен кулланылган «Йәһ ялкыны» дигән сүзтезмә үз эченә күпне ала. Чын мәхәббәт — «Йәһ ялкыны», чөнки аның Чыганагы — Йәһвә. Ул кешене үзенә охшаш итеп, аны ярату сәләте белән барлыкка китергән (Ярат. 1:26, 27). Аллаһы беренче хатын-кызны — Хауваны беренче ир кешегә Адәм янына китергәндә, Адәм үз хисләрен шигырь белән белдергән. Һичшиксез, Хаува да Адәмгә карата назлы хисләр тойган, чөнки ул Адәмнән «алынган» булган (Ярат. 2:21—23). Йәһвә кешеләргә ярату күрсәтү сәләтен биргән икән, димәк, ир-ат белән хатын-кыз арасында сүнмәс һәм тугры ярату мөмкин.

4, 5. Җырларның җырындагы хикәяне кыскача сөйләп бирегез.

4 Ике кеше арасындагы яратуның башка үзенчәлекләре дә бар. Аларның кайберләре Җырларның җырында искитмәле итеп сурәтләнгән. Бу хикәя либреттога, ягъни опера текстына, охшаш җыр. Ул Шунам, ягъни Шулам, авылыннан булган яшь хатын-кыз белән көтүче арасындагы ярату турында. Бу кызны Сөләйман чатырларына алып киләләр, чөнки аның чибәрлеге Сөләйманны үзенә җәлеп итә. Сөләйманның чатыры бу кыз саклап торган йөзем бакчасы янында булган. Әмма иң баштан ук шул билгеле: кыз көтүчегә гашыйк. Сөләйман кызны үзенә каратырга тырыша, әмма кыз үз теләген ачык белдерә: аның яраткан кешесе белән буласы килә (Җыр. 1:4—14). Көтүче егет Сөләйман чатырларына юл таба, һәм алар кыз белән бер-берсенә назлы сүзләр әйтә (Җыр. 1:15—17).

5 Сөләйман бу кызны үзе белән алып, Иерусалимга кире кайтканда, көтүче егет сөйгән кызына ияреп бара (Җыр. 4:1—5, 8, 9). Сөләйманның бу кызны үзенә каратырга бар тырышлыклары уңышсыз булып кала (Җыр. 6:4—7; 7:1—10). Ахыр чиктә, патша аңа өенә кайтырга рөхсәт итә. Кыз кадерле көтүчесеннән «газәлдәй... җитез булып» үзе янына ашыгуын сорый. Шуның белән җыр тәмамлана (Җыр. 8:14).

6. Ни өчен хикәядә катнашучыларның кайсысы сөйли икәнен билгеләү авыр?

6 Җырларның җыры — матур һәм тирән мәгънәле әсәр (Җыр. 1:1). Ул диалоглар, монологлар, төшләрдән гыйбарәт, әмма сүзләрне кем әйткәнен билгеләү җиңел түгел. Изге Язмаларның бер сүзлеге буенча, «сюжет, хикәя, сурәтләмә һәм катнашкан кешеләр чынында әллә ни мөһим түгел» («The New Interpreter’s Dictionary of the Bible»). Шуңа күрә әсәрнең лирикасын һәм поэзиясен саклап калыр өчен, катнашучыларның кайбер исемнәре төшерелеп калдырылган. Әмма әйтелгән сүзләргә игътибар итсәк, кайсы кеше сөйли икәнен белеп була.

«СИНЕҢ ИРКӘЛӘВЕҢ ШӘРАБТАН ДӘ ТАТЛЫРАК»

7, 8. Җырларның җырындагы «иркәләүләр» турында нәрсә әйтеп була? Мисаллар китерегез.

7 Җырларның җыры китабында яшь хатын-кыз белән көтүченең бер-берсен «иркәләүләре» турында күп әйтелә. Андый ярату сүзләре якынча 3 000 ел элек Көнчыгыш җирләрендәге тормышны чагылдырган булса да һәм бүгенге укучыларга сәер булып күренсә дә, алар тирән мәгънәле һәм андый хисләр безнең өчен ят түгел. Мәсәлән, көтүче кызның назлы күз карашына сокланып, күзләрен күгәрчен күзләре белән чагыштырган (Җыр. 1:15). Ә кыз аның күзләрен күгәрчен күзләре белән түгел, ә күгәрченнең үзе белән чагыштырган. (Җырларның җыры 5:12 укыc.) Көтүченең шомырт төсле күзләре аның өчен сөттә коенган күгәрчендәй матур булып күренгән.

8 Җырда китерелгән кайбер назлы эндәшү сүзләре тышкы матурлыкка кагылмый. Көтүченең яшь хатын-кызның сүзләре турында нәрсә әйткәненә игътибар итегез. (Җырларның җыры 4:7, 11 укыd.) Ул, аның иреннәреннән «кәрәзле бал тама», дип әйткән. Ни өчен? Чөнки кәрәзле бал суыртылган балга караганда татлырак һәм хуш ислерәк. Ул аның «теле астында — бал белән сөт» дигән сүзләре белән аның сөйләшүе бал белән сөт тәмле булган кебек тәмле дип әйтмәкче булган. Чыннан да, көтүче бу кызга: «Син бар яктан да матур, синдә һичбер кимчелек юк»,— дип әйтеп, тышкы матурлыктан күбрәк нәрсәне күздә тоткан.

9. а) Ир белән хатын арасындагы мәхәббәт үз эченә нәрсә ала? б) Ни өчен ир белән хатынга бер-берсенә ярату күрсәтү мөһим?

9 Никах мәхәббәтсез һәм яратусыз контракт я килешү түгел. Киресенчә, мәсихчеләрнең никахы мәхәббәт белән аерылып тора. Әмма нинди мәхәббәт турында сүз бара? Ул Изге Язмалардагы принципларга нигезләнгән мәхәббәтме? (1 Яхъя 4:8) Андый мәхәббәт бер-берсенә күрсәткән туганнарча яратуны үз эченә аламы? Ул дуслар арасында булган җылы һәм назлы бирелгәнлек хисеннән торамы? (Яхъя 11:3) Ул романтик мәхәббәт түгелме? (Гыйб. сүз. 5:15—20) Дөресен генә әйткәндә, никахтагы чын һәм мәңге мәхәббәт боларның барысын үз эченә ала. Кеше үз мәхәббәтен эшләре һәм сүзләре белән күрсәткәндә, тормыш иптәше андый яратуны «күреп» торыр. Ир белән хатынга, көндәлек тормыш эшләренә карамастан, бер-берсен яратуларына ышандырып тору бик мөһим! Алай эш итү никахка тынычлык һәм бәхет өстәр. Кайбер культураларда үз балаларына тормыш иптәшләрен еш кына әти-әниләре сайлый, һәм туй көне узганчы ир кеше белән хатын-кыз бер-берсен белми диярлек. Алар бер-берсенә яратуларын сүзләр белән күрсәтергә кирәклеген таныса, яратулары үсеп никахлары чәчәк атыр.

10. Ирле-хатынлының бер-берсенә ярату сүзләрен әйтеп торулары нинди нәтиҗәләргә китерә?

10 Ир белән хатын бер-берсенә мәхәббәт хисен белдерүләренең башка бер уңай ягы да бар. Сөләйман патша Шулам кызы өчен «көмеш белән бизәкләнгән алтын бизәкләр эшләргә» теләгән. Аңа сокланып, ул аның турында, «тулы айдай сылу, кояш нурыдай саф», дигән (Җыр. 1:9—11; 6:10). Әмма кыз үзенең сөйгән көтүчесенә тугры калган. Аерылган чакларда аны нәрсә ныгытып һәм юатып торган? (Җырларның җыры 1:2, 3 укыe.) Ул көтүчесенең үзен «иркәләвен» исенә төшереп торган. Аның өчен алар күңелне шатландырган «шәрабтан дә татлырак» булган, һәм көтүченең исеме аңа хуш исле баш өстенә «агызылган май күк» тынычлык китергән (Мәд. 22:5; 103:15). Әйе, күңелне җылыткан ярату сүзләрен искә алу мәхәббәт хисен ныгыта. Ир белән хатынга бер-берсенә ярату сүзләрен еш әйтеп тору бик тә мөһим!

«ҮЗЕ УЯНМАСА, КҮҢЕЛДӘ МӘХӘББӘТ УЯТМАГЫЗ»

11. Ялгыз мәсихчеләр Шулам кызының Иерусалим кызларыннан ант әйттереп сораганыннан нәрсәгә өйрәнә ала?

11 Җырларның җырында ялгыз мәсихчеләр өчен дә, аеруча тормыш иптәшләрен эзләгәннәр өчен, сабаклар бар. Шул яшь хатын-кыз Сөләйманны сөймәгән. Иерусалим кызларыннан ул: «Үзе уянмаса, күңелемдә мәхәббәт уятмаска да, кабызмаска да... ант итегез»,— дип сораган (Җыр. 2:7; 3:5). Ни өчен? Чөнки андый романтик хисләрне беренче очраган кешегә карата үстерү урынлы түгел. Шуңа күрә никахка керергә теләгән мәсихче үзе чыннан да ярата алган кешене очратуын түземлек белән көтсә, акыллы булыр.

12. Ни өчен Шулам кызы көтүчене яраткан?

12 Ни өчен Шулам кызы көтүчене яраткан? Әйе, ул чибәр, «газәлгә» охшаш булган, аның куллары «алтын» кебек һәм аяклары мәрмәр баганалар кебек матур вә нык булган. Ләкин ул көчле һәм чибәр генә булмаган. Кыз көтүченең Йәһвәне яратканын һәм аның яхшы сыйфатлары бар икәнен белгән. «Урмандагы агачлар арасында алмагач ничек булса, егетләр арасында» аның кадерлесе шундый булган (Җыр. 2:3, 9; 5:14, 15).

13. Ни өчен көтүче кызны яраткан?

13 Ә Шулам кызы турында нәрсә әйтеп була? Сөләйманның ул вакытта «60 патшабикә һәм 80 җария һәм бихисап күп яшь хатын-кызлары булган». Шуңа күрә патшаның кызга күзе төшсен өчен кыз, күрәсең, бик матур булган. Шулай да ул үзенә «яр буе тигезлегендәге зәгъфранга гына, үзәндәге лалә чәчәгенә» — гади чәчәккә генә караган кебек караган. Кыз бик тыйнак һәм басынкы булган. Әмма көтүче өчен ул «чәнечкеле үләннәр арасында лалә чәчәге» кебек булган! Ул Йәһвәгә тугры булган (Җыр. 2:1, 2; 6:8).

14. Җырларның җырында сурәтләнгән мәхәббәт никахка керергә теләгән мәсихчеләрне нәрсәгә өйрәтә?

14 Изге Язмаларда мәсихчеләр өчен «Хуҗабыз шәкерте» белән никахка керергә дигән киңәш бирелгән (1 Көр. 7:39). Никахка керергә теләгән ялгыз мәсихче үзен кардәш булмаган кешегә романтик хисләр үстерүдән тыя һәм үзенә тормыш иптәшен Йәһвә хезмәтчеләре арасыннан гына эзли. Өстәвенә, тормыш авырлыкларын кичереп чыкканда, никахта тынычлык һәм рухи бердәмлек хөкем сөрсен өчен, сайлаган тормыш иптәшнең иманлы һәм Аллаһыга тугры булуы мөһим. Көтүче белән кыз нәкъ шул сыйфатларны бер-берсендә тапкан.

Апа-кардәш мәсихче булмаган ир-атка романтик хисләр үстерә

Мәсихчеләр кардәш булмаган кешегә романтик хисләр үстерүдән үзен тыеп тора (14 нче абзацны кара.)

«КӘЛӘШЕМ БИКЛЕ БАКЧА СЫМАН»

15. Шулам кызы ялгыз ирләр һәм хатыннар өчен кайсы яктан үрнәк булып тора?

15 Җырларның җыры 4:12 укыf. Ни өчен көтүче сөйгән ярын «бикле бакча» итеп тасвирлый? Стена я койма белән уратылган бакча гадәттә ябык була. Анда бикләнә торган капка аша гына кереп була. Шулам кызы бикле бакча сыман, чөнки аның мәхәббәте булачак ире өчен генә — көтүче өчен генә булган. Патшаның тырышлыкларына карамастан, ул үзенең киң ачыла торган «ишек» кебек түгел, ә «стена» кебек булуын раслаган (Җыр. 8:8—10). Ялгыз ирләр һәм хатыннар да үз мәхәббәтләрен буласы юлдашлары өчен саклый.

16. Йөрешү турында әйткәндә, Җырларның җыры китабыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

16 Көтүче Шулам кызын язгы көнне үзе белән урамга чыгарга чакыргач, аның абыйлары аңа барырга рөхсәт бирмәгән. Моның урынына алар аңа йөзем бакчасын сакларга кушкан. Ни өчен? Алар аңа ышанмаганмыни? Ә, бәлки, алар аның көтүчегә карата әхлаксыз ниятләре бар дип уйлаган? Чынында исә, алар, сеңелләре вәсвәсәгә бирелмәсен өчен, саклык чаралары күргән (Җыр. 1:6; 2:10—15). Ялгыз мәсихчеләр моннан шундый сабак ала ала: йөрешкәндә мөнәсәбәтләрне саф килеш саклар өчен саклык чаралары күрегез. Аулак урыннарга бармагыз. Ярату хисләрен саф итеп белдерү урынлы булса да, вәсвәсәгә бирелмәс өчен сак булыгыз.

17, 18. Җырларның җыры китабыннан сез нинди файда күрдегез?

17 Мәсихче ирле-хатынлылар гадәттә бер-берсенә тирән ярату хисен тоеп никахка керә. Йәһвә барлыкка китергән никах гомерлек булганга, ир белән хатынга, мәхәббәтләре дөрләп янсын өчен һәм яратулары үссен өчен, бар тырышлыклар кую мөһим (Марк 10:6—9).

18 Тормыш иптәшен эзләгәндә, үзегез чыннан да ярата алган кешене эзләгез. Аны тапкач, мәхәббәтегезне ныгытыр өчен бергәләп көч куегыз. Җырларның җырыннан белгәнебезчә, суынмас мәхәббәт мөмкин ул, чөнки ул — «Йәһ ялкыны» (Җыр. 8:6).

a «Күзәтү манарасы» (рус) 2007 ел, 15 гыйнвар, 31 нче битне кара.

b Җырларның җыры 8:6: «Мине үз йөрәгеңә мөһер итеп сал, кулыңа мөһер итеп сук, чөнки мәхәббәт үлемдәй көчле ул, тугрылык Кабер кебек үк нык ул. Аның ялкыны — балкып янган ут, Йәһ ялкыны».

c Җырларның җыры 5:12: «Күзләре гүя агым су янындагы күгәрченнәр, сөттә коенган, сулык кырыена кунган күгәрченнәр күк».

d Җырларның җыры 4:7, 11: «Сөйгәнем, син бар яктан да матур, синдә һичбер кимчелек юк. Кәләшкәем, иреннәреңнән кәрәзле бал тама, телең астында — бал белән сөт, киемнәреңнең исе гүя Ливан урманы исе».

e Җырларның җыры 1:2, 3: «Мине иреннәрең белән үп, чөнки синең иркәләвең шәрабтан дә татлырак. Сөртенгән майларыңның тәмле исе күңелемә хуш килә. Синең исемең башыма агызылган май күк. Шуңа күрә кызлар сине ярата да».

f Җырларның җыры 4:12: «Минем кардәшем — кәләшем — бикле бакча сыман, бикләнгән бакча, ябык чишмә кебек».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу