Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәһвәне көтеп, шатлыгыгызны югалтмагыз
    Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы) 2024 ел | февраль
    • НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘ БЕЗНЕҢ КӨТҮЕБЕЗНЕ ТЕЛИ?

      Изге Язмаларда: «Йәһвә сезгә илтифат күрсәтер өчен сабырлык белән көтеп тора, сезгә шәфкать күрсәтергә дип күтәрелер. Йәһвә — гаделлек Аллаһысы бит. Аны көткәннәрнең барысы бәхетле»,— диелә (Ишаг. 30:18). Ишагыянең бу сүзләре иң элек үҗәт яһүдләргә юнәлгән булган (Ишаг. 30:1). Әмма яһүдләр арасында тугры кешеләр дә булган һәм бу сүзләр аларга өмет биргән. Бүген дә Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренә бу сүзләр өмет өсти.

      Йәһвә сабырлык белән көткәнгә, безгә дә сабыр булырга кирәк. Ул бу дөнья төзелешен юк итәчәк вакытны билгеләгән һәм шул көн белән сәгатьне көтә (Мат. 24:36). Шунда Шайтанның Йәһвәгә һәм аның хезмәтчеләренә каршы әйткән бар сүзләренең чеп-чи ялган булганы ап-ачык күренер. Йәһвә Шайтанны һәм аның яклы булганнарны юк итәр, ә безгә «илтифат күрсәтер».

      Әмма бүген, кызганычка каршы, без төрле сынаулар кичерәбез. Йәһвә, безне аларның барысыннан да азат итәргә вәгъдә итмәсә дә, аларны шатлык белән кичерә алганыбызга ышандыра. Ишагыянең сүзләреннән күренгәнчә, берәр яхшы нәрсәне көтү безгә шатлык китерә ала (Ишаг. 30:18)a. Андый шатлыкны ничек үстерергә. Әйдәгез, дүрт адымны карап китик.

  • Йәһвәне көтеп, шатлыгыгызны югалтмагыз
    Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы) 2024 ел | февраль
    • a Төп нөсхәдә «көтү» дип тәрҗемә ителгән сүз шулай ук «түземсезлек белән көтү» дип бирелергә мөмкин. Бу Йәһвәнең коткаруын түземсезлек белән көтү нормаль нәрсә икәнен күрсәтә.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу