Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт
Гайсә җирдә булган чакта, ул үзенең шәкертләрен Алла Патшалыгы килүе турында дога кылырга өйрәткән: «Синең Патшалыгың килсен; күктәге кебек җирдә дә синең ихтыярың булсын» (Матфей 6:9, 10). Ул шулай ук «патшалык турында яхшы хәбәр»не һәрвакыт сөйләгән (Матфей 4:23, ЯД). Патшалыктан башка ул бернәрсә турында шулай ук күп сөйләмәгән. Ни өчен соң? Чөнки нәкъ Патшалык ярдәмендә Алла бүгенге тормышны шундый түзә алмаслык иткән барлык проблемаларны хәл итәчәк. Тиздән Алла Патшалык ярдәмендә сугышларны, ачлыкны, авыруларны, законсызлыкны бетерәчәк, һәм тынычлык һәм бердәмлек урнаштырачак.
Сезнең шундый дөньяда яшәсегез килмәс иде мени? Әгәр телисез икән, сезгә бу брошюраны укып чыгарга кирәк. Аннан сез Патшалык — ул хөкүмәт икәнен белерсез, әмма ул кайчан да булса кешелек белән идарә иткән барлык хөкүмәтләрдән дә яхшырак. Шулай ук сез искиткеч тарих белән: Алланың үзенең хезмәтчеләренә эзлекле рәвештә үзенең нияте — Патшалык турында ниятен ачканы белән танышырсыз. Ахырда сез Патшалыкның сезгә инде хәзер ничек ярдәм итә алганын белерсез.
Чынлыкта сез хәзер үк Алла Патшалыгының гражданнары була аласыз. Ләкин аның ягына басар алдыннан, аның турында күбрәк белергә кирәк. Шунлыктан без сезгә бу брошюраны җентекләп укып чыгарга тәкъдим итәбез. Аның бөтен эчтәлеге Изге Язмаларга нигезләнгән.
Ә башта әйдәгез безгә Алла Патшалыгының нигә шулкадәр кирәклеген белик.
Кешелек тарихы Алланың беренче кешене камил итеп барлыкка китерүеннән һәм аны оҗмахка урнаштыруыннан башлана. Ул вакытта Патшалык кирәк булмаган.
Ләкин безнең борынгы ата-анабыз, Адәм һәм Хаува, фетнәче фәрештәнең — Шайтанның — сүзен тыңлаганнар. Ул Аллага яла яккан һәм аларда Аллага каршы баш күтәрү теләге тудырган. Моның өчен алар үлемгә хаклы булганнар, чөнки «гөнаһ өчен җәза — үлем» (Римлыларга 6:23).
Камил булмаган кешедән камил балалар була алмый. Шуңа күрә Адәм белән Хауваның бөтен киләчәк буыннары камил булмыйча, гөнаһлы һәм үләчәк булып туганнар (Римлыларга 5:12).
Шул вакыттан кешеләргә гөнаһ һәм үлем каһәреннән котылыр өчен Алла Патшалыгы кирәк була башлаган. Бу Патшалык шулай ук Алланың исемен Шайтанның бөтен ялаларыннан сафландырырга тиеш булган.
Йәһвә Алланың вәгъдәсе буенча, «яралгы» (яки токым) туарга һәм кешелекне гөнаһтан коткарырга тиеш булган (Яшәеш 3:15). Бу «яралгы» Алла Патшалыгының Патшасы булырга тиеш булган.
Ул Яралгы кем булырга тиеш булган соң?
Адәмнең гөнаһка төшкәненнән соң якынча 2000 ел үткәч, җирдә бик турылыклы Ибраһим исемле ир кеше яшәгән. Йәһвә аңа үзенең туган шәһәрен калдырып китәргә һәм Фалыстын җирендә чатырларда яшәргә кушкан.
Ибраһим Йеһвәнең барлык кушуларын үтәп барган, хәтта берсен — гадәттән тыш кыенын да. Йеһвә Ибраһимга үзенең улын Исхакны корбан чалу урыны өстенә салырга кушкан.
Дөрестән дә Йеһвә кеше корбаны теләмәгән бит. Ул тик Ибраһимның аны ни дәрәҗәдә нык яратканын белергә теләгән. Ибраһим инде Исхакны үтерергә әзер булганда, Йеһвә аны туктаткан.
Ибраһимның күрсәткән зур иманы өчен Йеһвә аның нәселенә Фалыстын җирен бирергә һәм вәгъдә ителгән Яралгыны аның нәселе — Исхак — ягыннан алып китерергә сүз биргән (Яшәеш 22:17, 18; 26:4, 5).
Исхакның ике игезәк улы булган: Эсау һәм Якуп. Йеһвә вәгъдә ителгән Яралгының Якуп аша киләчәген күрсәткән (Яшәеш 28:13—15).
Якупның, аңа Алла тагын икенче биргән исеме — Исраил,— 12 улы булган, һәм соңрак барлык улларының балалары туган. Шулай итеп, Ибраһимның балалары күбәйгәннән күбәйгән (Яшәеш 46:8—27).
Ул өлкәдә зур ачлык башлангач, Якуп үзенең гаиләсе белән Мисыр хакиме фиргавен чакыруы буенча, Мисырга күчкән (Яшәеш 45:16—20).
Мисырда вәгъдә ителгән Яралгының Якуп улларының берсе — Иуданың — токымы булачагы ачылган (Яшәеш 49:10).
Якуп үлгәннән соң аның нәселе күбәйгәннән күбәя төшкән, һәм ниһаять алар тулы бер халык булганнар. Алай булгач мисырлылар курыкканнар һәм аларны үзләренең коллары иткәннәр (Чыгыш 1:7—14).
Ләкин менә Алла ул вакытта хаким иткән фиргавенгә Исраил улларын җибәрсен өчен бик турылыклы кеше Мусаны җибәргән (Чыгыш 6:10, 11).
Фиргавен моны эшләргә баш тарткач, Алла мисырлылар өстеннән ун җәза ясаган. Соңгы җәза итеп ул мисырлыларның барлык беренче туган улларын үтерергә үлем фәрештәсен җибәргән (Чыгыш, 7 ден 12 бүлеккә хәтле).
Ә исраиллеләргә Алла әйткән: әгәр дә алар кичке ашка бәрән суйсалар һәм аның каны белән ишек яңакларын буясалар, шул чакта үлем фәрештәсе аларның өйләре яныннан үтеп китәчәк. Менә шулай итеп Исраилнең баш балалары коткарылган булганнар (Чыгыш 12:1—35).
Бу фиргавендә исраиллеләргә Мисырны ташлап китәргә боерык бирү теләге тудырган. Ләкин аннары ул кире уйлаган да аларны кире кайтарыр өчен куа киткән.
Кызыл диңгез аша аларга юл ачып, Йеһвә исраиллеләрне коткарган. Фиргавен һәм аның гаскәре исә алар артыннан куа башларга тырышып караган чакта, алар барысы да суга батып үлгәннәр (Чыгыш 15:5—21).
Йеһвә Исраил улларын чүл буйлап Синай тавына таба алып барган. Анда ул аларга үз Канунын биргән һәм, әгәр дә алар аны үтәсәләр, руханилар патшалыгы һәм изге халык булырлар, дип сүз биргән. Бу исраиллеләр өчен Алла Патшалыгында зур дәрәҗәле урын алу мөмкинлеге булачак вакытның килеп җитәчәген аңлаткан (Чыгыш 19:6; 24:3—8).
Синай тавы янында [бер] елга якын торгач, исраиллеләр Алла җитәкчелегендә Фалыстынга — Алла аларның ыру башлыгы Ибраһимга вәгъдә иткән җиргә — юнәлгәннәр.
Соңрак Фалыстында Алла исраиллеләр белән патшаларга идарә итәргә рөхсәт иткән. Шулай итеп, Алланың җирдә патшалыгы булган.
Давыт — Иуданың токымы — Исраилнең икенче патшасы булган. Давыт Исраилнең барлык дошманнарын җиңгән дә Иерусалимны үзенең патшалыгының башкаласы иткән.
Давыт идарә иткән вакыт вакыйгалары шуны күрсәтә: патша ягында Йеһвә үзе торганда, җирдәге хакимнәрнең берсенең дә аны җиңәргә хәленнән килми.
Йеһвә вәгъдә ителгән Яралгыны Давыт нәселенең берсе була, дип ышандырган (1 Паралипоменон 17:7, 11, 14).
Давыттан соң аның улы Сөләйман идарә иткән. Ул акыллы патша булган һәм ул патшалык иткән вакытта халык рәхәтләнеп яшәгән.
Шулай ук Сөләйман Иерусалимда Йеһвәгә искиткеч гыйбадәтханә төзегән. Сөләйман идарә иткән вакыттагы Исраил шартлары якынлашып килә торган Алла Патшалыгының кешелеккә алып киләчәк билгеле бер дәрәҗәдәге фатихаларын күрсәтәләр (3 Патшалык 4:24, 25).
Ләкин Сөләйманнан соң күп патшалар бик турылыксыз булганнар.
Шулай да, Иерусалимда әле Давытның нәселе идарә иткәндә, Йеһвә Исаия пәйгамбәр аша бөтен Җир белән киләчәктә турылыклы Давыт Улы идарә итәчәк, дип белдергән. Ул шул вәгъдә ителгән Яралгы буласы да икән (Исаия 9:6, 7).
Аның идарәсе Сөләйман идарәсеннән дә артыграк дан казанасын Исаия пәйгамбәр алдан әйткән (Исаия, 11 һәм 65 бүлекләр).
Хәзер, бер вакытта да булмагандай, Алла хезмәтчеләре үзләренә: кем була соң ул Яралгы? — дигән сорау биргәннәр.
Ләкин Яралгы килгәнче Исраил патшалары шул кадәр бозылганнар; хәтта безнең эрага кадәр 607 елда Йеһвә халыкны вавилонлылар яулап алырга һәм аның күбрәк өлешен Вавилонга әсирлеккә алып китәргә рөхсәт иткән. Шулай да Алла үзенең вәгъдәсе турында онытмаган. Давытның нәсел җебеннән әле һаман Яралгы килергә тиеш булган иде (Иезекииль 21:25—27).
Исраил мисалында без күрәбез: акыллы һәм турылыклы патша берникадәр файда китерә алса да, ул чикле күләмдә булган. Турылыклы кешеләр үләләр, ә аларның варислары турылыклы булып чыкмаулары мөмкин. Кая соң чыгу юлы? Вәгъдә ителгән Яралгыда.
Һәм менә меңләп еллар үткәч, ниһаять Яралгы килгән. Ул Яралгы кем булган соң?
Мәрьям исемле кияүгә чыкмаган Исраил кызының бу соравына фәрештә җавап биргән. Ул аның Гайсә исемле улы туачагы турында хәбәр иткән. Менә нәрсә әйткән ул:
«Ул бөек булачак һәм Аны Аллаһы Тәгаләнең Улы дип атаячаклар; һәм Рабби Алла Аңа атасы Давытның тәхетен бирәчәк; һәм Ул... патшалык итәчәк» (Лука 1:32, 33).
Димәк, бу вәгъдә ителгән Яралгы һәм ахыр чиктә Алла Патшалыгының Патшасы Гайсә булачак. Ләкин Гайсә нәрсә белән башка аңа кадәр яшәгән турылыклы кешеләрдән аерылып торган соң?
Гайсәнең тууы могҗиза булган. Аның анасы гыйффәтле кыз булган һәм аның кеше атасы булмаган. Моңа хәтле Гайсә күктә яшәгән, һәм аннан соң ул Алланың изге рухы — аның эш итү көче белән Мәрьямнең карынына күчерелгән булган. Шунлыктан ул Адәмнең гөнаһын мирас итеп алмаган да. Үзенең бөтен гомере буе Гайсә бер тапкыр да гөнаһ эшләмәгән (1 Петр 2:22).
Гайсә 30 яшендә суга чумдырып алынган булган.
Ул кешеләргә Алла Патшалыгы турында сөйләгән, һәм соңрак ул Патшалыкның Патшасы икәнен белдергән (Матфей 4:23; 21:4—11).
Шулай ук ул бик күп могҗизалар эшләгән.
Ул авыруларны сәламәтләндергән (Матфей 9:35).
Могҗиза белән ачларны туйганчы ашаткан (Матфей 14:14—22).
Хәтта үлгәннәрне терелткән (Яхъя 11:38—44).
Бу могҗизалар аның Алла Патшалыгының Патшасы булгач, кешелек өчен нәрсәләр эшләячәген күрсәтәләр.
Давыт патшаның Иерусалимны ничек үзенең патшалыгының башкаласы иткәне исегездәме? Гайсә Алла Патшалыгының җирдә түгел, ә күктә булгачагын аңлаткан (Яхъя 18:36). Шуңа күрә Патшалык «күк Иерусалимы» дип атала да (Еврейларга 12:22, 28).
Гайсә бу Патшалык гражданнарына мәҗбүри булган законнарны сөйләп биргән. Хәзер ул законнар Изге Язмаларда. Аларның иң мөһимнәре — кешеләрнең Аллага һәм бер-берсенә карата ярату законнары (Матфей 22:37—39).
144 000
Гайсә шулай ук үзен Патшалыкта бердәнбер хаким булмаячагын ачкан. Аның белән бергә күккә барырга сайланган кешеләр идарә итәчәкләр (Лука 12:32; Яхъя 14:3). Алар ничә булачак соң? Ачыш 14:1 дә җавап бирелә: 144 000.
Әгәр дә 144 000 кеше генә күккә барса һәм Гайсә белән идарә итсә, барлык калган кешеләр нәрсә өмет итә алалар соң?
Изге Язмаларда әйтелгән: «Гаделләр җирне мирас итеп алырлар һәм анда мәңге яшәрләр» (Мәдхия 36:29).
Җирдә мәңге яшәячәк кешеләр «башка сарыклар» дип аталалар (Яхъя 10:16).
Димәк, ике өмет бар. Гайсә Мәсих белән күктән идарә итәр өчен Йеһвә Алла тарафыннан 144 000 кеше шунда чакырыла. Калган миллионлаган кешеләр шул Патшалыкның гражданнары булып җирдә мәңге яшәүләрен нык өмет итәләр (Ачыш 5:10, ЯД).
Шайтан Гайсәне яратмаган һәм аңа һәртөрле тоткарлыклар куйган. Гайсәнең вәгазь эшенә өч ел ярым узгач, Шайтан аны кулга алырга һәм баганага үлемгә кагарга теләк тудырган. Нигә Алла моны рөхсәт иткән соң?
Исебезгә төшерик: Адәмнән туганга күрә, без барыбыз да гөнаһ эшлибез һәм үлемгә лаеклы (Римлыларга 6:23).
Шулай ук искә төшерик: Гайсәнең тууы могҗиза булган — ул камил кеше булган һәм үлемгә хаклы булмаган. Шуңа карамастан, Алла Шайтанга ‘Гайсәнең үкчәсен чагарга’ — аны үтерергә — рөхсәт иткән. Ләкин Алла Гайсәне үлмәс рухи зат кебек яшәүгә терелткән. Аның элеккечә камил кеше яшәвенә хокукы булганга, ул бу хокук белән файдаланып кешеләрне гөнаһ коллыгыннан йолып алырга мөмкинлеге булган (Яшәеш 3:15; Римлыларга 5:12, 21; Матфей 20:28).
Гайсәнең корбанының мәгънәсен тулысынча аңларга мөмкинлек булсын өчен, Изге Язмалар аның турында пәйгамбәрлек образлары ярдәмендә сөйли.
Мәсәлән, Йеһвә Ибраһимның яратуын сынап карап, аңа үзенең улын корбан итәргә кушканы исегездәме?
Бу үзе белән Гайсә корбанының пәйгамбәрлек образын күрсәткән. Моның белән Йеһвәнең кешеләргә карата яратуы шулкадәр көчле, хәтта, без яшәүгә ирешсен өчен, ул үзенең Улына — Гайсәгә — үләргә рөхсәт иткәнлеге күрсәтелгән (Яхъя 3:16).
Йеһвәнең исраиллеләрне Мисырдан азат иткәнен һәм үлем фәрештәсенә аларның баш балалары яныннан үзып китәргә боерып коткарганы исегездәме? (Чыгыш 12:12, 13).
Бу үзе пәйгамбәрлек образы булып торган.Исраиллеләрнең баш балалары өчен бәрәннең каны яшәүне белдерсә, шулай ук Гайсәнең каны аңа ышанучылар өчен яшәүне белдерә. Һәм ул вакыйгалар исраиллеләр өчен азатлык белдерсә, шулай ук Гайсәнең үлеме кешеләргә гөнаһтан һәм үлемнән азатлык китерүне белдерә.
Менә нигә Гайсәне «дөньяның гөнаһын Үз өстенә алган Алла Бәрәне», дип атыйлар (Яхъя 1:29).
Аннан башка, Гайсә җирдә булганда, ул шәкертләр җыйган һәм аларны Патшалык турында яхшы хәбәрне вәгазьләргә өйрәткән, ул моны хәтта үзенең үлеменнән соң да эшләвен дәвам иткән (Матфей 10:5; Лука 10:1).
Бу шәкертләр Гайсә белән аның Патшалыгында бергә идарә итәр өчен Алла тарафыннан сайланган беренче кешеләр булганнар (Лука 12:32).
Искә төшерик: Алла яһүдиләргә әгәр дә алар аның Канунын үтәсәләр, «руханилар патшалыгы» булачаклар, дип вәгъдә иткән. Һәм менә хәзер, әгәр дә алар Гайсәне таныган булсалар, аларга Алланың Патшалыгында урын алырга һәм күктәге руханилар булып хезмәт итәргә мөмкинлек ачылыр иде. Ләкин аларның күпчелеге Гайсәне танымаганнар.
Шуңа күрә шул вакыттан яһүдиләр Алладан сайланган халык булмый башлаганнар; Фалыстын Вәгъдә Ителгән җир булудан туктаган (Матфей 21:43; 23:37, 38).
Гайсә чорыннан башлап безнең көннәргә кадәр Йеһвә кешеләрне күк хөкүмәтенә Гайсә белән патшалык итәргә җыя. Хәзерге вакытта җирдә аларның тик берничә меңе генә яши. Без аларны «майланган калган өлеш» дип атыйбыз (Ачыш 12:17).
Хәзер без Алла Патшалыгын үзен карарга керешәбез. Ул — күктәге хөкүмәт, аның Патшасы — Гайсә Мәсих, аның белән бергә җирдән сайланган 144 000 кеше бар. Бу хөкүмәт Жирдәге турылыклы яшәүчеләр белән идарә итәчәк һәм Җиргә тынычлык алып килә алачак.
Үзенең үлеменнән соң Гайсә терелтелгән һәм күккә күтәрелгән булган. Ул анда Алланың аның өчен Алла Патшалыгында Патша булып идарә итү вакыты җиткәнен белдерүен көткән (Мәдхия 109:1). Ул кайчан булачак соң?
Кайчакта, Патшалык турында нәрсәне дә булса аңлатыр өчен, Йеһвә кешеләргә төшләр биргән.
Даниел көннәрендә Йеһвә шундый төшне Вавилон патшасы Навуходоносорга биргән. Бу төш зур агач турында булган (Даниел 4:7—34).
Агачны кискәннәр һәм кәүсәсенең калган өлешенә җиде елга богау салганнар.
Ул Навуходоносорны символлаштырган. Кәүсәнең калган өлешен җиде елга богауланган кебек үк Навуходоносорның да җиде елга акылы зәгыйфләнгән булган. Шуннан соң ул сәламәтләнгән.
Болар барысы да пәйгамбәрлек образы ролен үтәгән. Навуходоносор Йәһвәнең бөтендөнья хакиме икәнлеген сүрәтләгән. Башта ул Иерусалимда Давыт патша нәселе аша башкарылган. Безнең эрага кадәр 607 елда Иерусалимны вавилонлылар яулап алганнан соң патшалар нәселенең җебе өзелә. Башка Давытның нәсел җебеннән «законлы хокук тоткан килгәнче» патшалар булмаска тиеш булганнар (Иезекииль 21:27, ЯД).
Гайсәнең идарә итә башлавына кадәр безнең эрага кадәр 607 елга хәтле күпме вакыт үтәргә тиеш соң? Җиде пәйгамбәрлек елы. Алар 2 520 елга тигез булган (Ачыш 12:6, 14).
Һәм безнең эрага кадәр 607 елдан алып 2520 ел безне безнең эраның 1914 елына алып килә.
Димәк, Гайсә күктә 1914 елда идарә итә башлый. Бу нәрсәгә әһәмиятле булган?
Моңа җавапны Изге Язмалар апостол Яхъянең күренешендә бирә.
Ул күктә бер хатынның ир бала тудырганын күргән (Ачыш 12:1—12).
Бу хатын Алланың аңа күктә хезмәт итүче барлык фәрештәләрдән торган күктәге оешмасын сүрәтли. Ир бала Алла Патшалыгын сүрәтли. Бу Патшалык 1914 елда «туган».
Аннан соң нәрсә булган соң? Иң элек Гайсә, Патша буларак, күктән Шайтанны һәм аның белән баш күтәргән фәрештәләрне җиргә бәреп төшергән (Ачыш 12:9).
Моның артыннан нәрсә булганын Изге Язмалар тасвирлый: «Күкләр һәм анда яшәүчеләр, шатланыгыз! Җирдә һәм диңгездә яшәүчеләргә кайгы, чөнки сезнең янга, аңа күп вакыт калмаганын белеп, бик каты ярсуланып иблис төшкән!» (Ачыш 12:12).
Шуңа күрә, Гайсә күктә идарә итә башлагач, аның дошманнары җирдә бик нык активлашканнар. Изге Язмалар әйтүенчә, ул үзенең дошманнары арасында идарә итә башлаган (Мәдхия 109:1, 2).
Бу кешелеккә ничек тәэсир итәргә тиеш булган соң?
Гайсә белдергән: сугышлар кабынып китәр, азык-төлек җитмәүлекләр, авырулар һәм җир тетрәүләр булыр (Матфей 24:7, 8; Лука 21:10, 11).
Без күргәнчә, бу вакыйгалар 1914 елдан булып киләләр — бу Патшалыкның шул вакыттан идарә итә башлавын раслаучы тагын бер факт.
Ачыш китабында кешеләрнең ‘җирне һәлак итүләре’ әйтелгән (Ачыш 11:18). Без моны шулай ук күрәбез, аеруча 1914 елдан.
Апостол Павел кешеләрнең «үз-үзләрен генә сөючән, көмеш яратучан... ата-аналарына буйсынмаучан... килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксызлар» булачагын өсти (2 Тимофей 3:1—5).
Тормышның бүген нигә түзә алмаслык икәне хәзер аңлашыла. Шайтан гадәттән тыш актив. Ләкин, икенче яктан, Алла Патшалыгы да актив эш итә.
1914 елдан соң тиздән Гайсә белән бергә күктә идарә итәргә өмет итүче калган өлеш Патшалыкның идарә итә башлавы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьли башлый. Гайсәнең пәйгамбәрлегенә туры килеп, бу вәгазь бөтен җир шарын урап алган (Матфей 24:14).
Бу вәгазь эшенең максаты нәрсәдә соң?
Беренчедән: кешеләргә Алла Патшалыгы турында хәбәр итү.
Икенчедән: аларга бу Патшалык гражданнары буларгамы-юкмы икәнен уйларга ярдәм итү.
Гайсә бүгенге көннәрдә барлык кешелекнең аерылачагын әйткән, шуңа күрә ул чакта сарык сыман һәм кәҗә сыман кешеләр булачак (Матфей 25:31—46).
«Сарыклар» — аны һәм аның кардәшләрен яратучылар. Ә «кәҗәләр», киресенчә, аны да, аның кардәшләрен дә яратмыйлар.
«Сарыклар» мәңгелек тормыш алалар, «кәҗәләр» исә юк.
Патшалык турында яхшы хәбәрне вәгазьләү кешеләргә аларның сарык сыманмы яисә кәҗә сыманмы икәннәрен күрсәтергә ярдәм итә.
Менә нәрсәне Исаия пәйгамбәр алдан әйткән:
«Һәм соңгы көннәрдә булыр, Ходай йортының тавы тауларның башына куелыр, һәм калкулыклар өстеннән күтәрелеп торыр, һәм аңа таба бөтен кешеләр агылыр» (Исаия 2:2).
Хәзер кешелек «соңгы көннәр» белән бәрелешә.
Йеһвәнең табыну «йорты» барлык ялган диннәр өстеннән «күтәрелеп тора».
«Һәм күп халыклар барырлар, һәм әйтерләр: килегез, һәм Ходай тавына меник, Якупның Алласы йортына, һәм безне Ул Үзенең юлларына өйрәтер; һәм Аның юллары буйлап йөрербез» (Исаия 2:3).
Моның белән туры килеп хәзер барлык халыклардан күп кешеләр Йеһвәгә табынырга киләләр һәм башкаларны да шуны ук эшләргә чакыралар. Алар үзләренең эшләнгән эшләре белән Йеһвәне канәгатьләндерергә өйрәнәләр.
«Үзләренең кылычларыннан яңадан чүкеп сабаннар ясарлар һәм сөңгеләреннән — ураклар, халык халыкка кылыч күтәрмәс, һәм моннан ары сугышырга өйрәнмәс» (Исаия 2:4).
Йеһвәнең табынучылары — тату һәм тыныч халык.
Алла Патшалыгы эшчәнлеге нәтиҗәсе бөтен дөньяда ул Патшалыкның күп миллион гражданнары барлыкка килүе булды.
Алар «калган өлеш» — Гайсә белән күктә идарә итүне өмет иткән кешеләр — әйләнәсендә җыелалар.
Алар рухи азыкны Алла оешмасыннан алалар (Матфей 24:45—47).
Алар чын ярату чәчәк аткан халыкара мәсихчеләр туганлыгын тәшкил итәләр (Яхъя 13:35).
Алар күңелләрендә булган тынычлыкка — киләчәктәге өметкә шатланалар (Филипплыларга 4:7).
Тиздән яхшы хәбәрне вәгазьләү бетәчәк. Барлык «сарыклар» да билгеләнәчәк. Аннан соң Патшалык нишләячәк соң?
Давыт патша Алла халкының бөтен дошманнарын җиңгәне исегездәме? Әйе, Патша Гайсә дә шуны ук эшли.
Бервакыт Навуходоносор патшага, аның вакытыннан алып безнекенә хәтле булган дөньядагы барлык державаларның символик вәкиле булып, бик зур тораташ төшенә кергән.
Аннан соң ул күргән: таудан бер таш аерылып тораташны челпәрәмә китереп ваткан. Ул таш Алла Патшалыгын символлаштыра.
Болар барысы яшәп килгән явыз әйберләр системасының юк ителүен аңлата (Даниел 2:44).
Мәсәлән, менә нәрсәләрне Патшалык юкка чыгара.
Диңгезгә ташланылган тегермән ташына охшаш ялган дин юкка чыгачак (Ачыш 18:21).
Шуңа күрә дә барлык Алланы яратучылар ялган динне КИЧЕКТЕРГЕСЕЗ ташлап китергә чакырыла (Ачыш 18:4).
Аннан соң Гайсә Патша ‘халыкларны тар-мар итәчәк һәм аларны тимер жезл белән көтәчәк’ (Ачыш 19:15).
Менә ни өчен Йеһвә Шаһитләре, салым түләсәләр һәм дәүләт законнарына буйсынсалар да, сәясәткә катнашмыйлар.
Ахыр чиктә Шайтан үзе — бөек «аҗдаһа» — упкынга ташланылачак (Ачыш 20:2, 3).
Бу олы кайгыны «сарыклар» — Патша буларак Гайсәгә буйсынучы кешеләр генә кичерәчәкләр (Матфей 25:31—34, 41, 46).
Яхъя апостолга зур кайгыны кичерәчәк «сарыклар» турында күренеш күрсәтелгән булган.
«Карадым мин, һәм менә, берсен дә санап бетерә алмаслык хисапсыз күп кешеләр, барлык кабиләләрдән һәм буыннардан, һәм халыклардан һәм телләрдән Бәрән һәм тәхет алдында ак киемнәрдән һәм үз кулларына пальма ботакларын тотып басып торалар иде» (Ачыш 7:9).
«Хисапсыз күп кешеләр» барлык яхшы хәбәрне вәгазьләүгә җавап биргәннәрдән тора.
Алар «зур кайгыдан килгәннәр» (Ачыш 7:14).
«Пальма ботаклары» аларның Гайсәне үзләренең Патшасы итеп сәламләүләрен күрсәтә.
Аларның «ак киемнәре» аларның Гайсәнең корбанына ышануларын раслый.
«Бәрән» Гайсә Мәсихне сүрәтли.
Нинди рәвештә аларга фатиха биреләчәк соң? Ил белән турылыклы Сөләймән патша идарә иткәндә Исраилдә ничек бәхетле булганнары исегездәме? Ул бәхет Гайсә Патша идарә итәчәк вакытта Җирдәге кешеләр күбрәк бәхетне татаячакның чагылышы иде.
Исаия пәйгамбәрлеге буенча, кешеләр арасында, ә шулай ук кешеләр һәм хайваннар арасында, чын тынычлык булачак (Мәдхия 45:10; Исаия 11:6—9).
Гайсәнең җирдә хезмәт иткән вакытында авыруларны ничек сәламәтләндергәнчә, шулай ук киләчәктә ул барлык кешелек авыруларын бетерәчәк (Исаия 33:24).
Зур кеше төркемнәрен ул ничек туендырганча, шулай ул киләчәктә кешелек арасындагы һәртөрле азык җитмәүлекне бетерәчәк (Мәдхия 71:16).
Үлгәннәрне ул ничек терелткәнчә, шулай ук ул Алла Патшалыгына буйсынырга мөмкинлекләре булмаган үлгәннәрне терелтәчәк (Яхъя 5:28, 29).
Әкренләп ул кешелекне Адәм югалткан камиллеккә җиткерәчәк.
Искиткеч киләчәк, дөресме? Сез аны күрергә теләр идегезме? Шулай булса, кичектергесез эш итегез: Алла Патшалыгына буйсыныгыз һәм «сарыкларның» берсе булыгыз.
Изге Язмаларны өйрәнегез һәм Йеһвә һәм Гайсә Мәсихне танып белегез (Яхъя 17:3).
Ул Патшалыкның гражданнары булганнар белән аралашыгыз (Еврейларга 10:25).
Патшалык законнары белән танышыгыз һәм аларны җиренә җиткереп үтәгез (Исаия 2:3, 4).
Үзегезнең тормышыгызны Йеһвәгә багышлагыз һәм аны суга чумып алу белән символлаштырыгыз (Матфей 28:19, 20).
Йеһвә Аллага ошамаган начарлыклардан, мәсәлән: караклыктан, ялганнан, әхлаксызлыктан һәм эчүчелектән сакланып калыгыз (1 Коринфлыларга 6:9—11).
Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазь итүдә катнашыгыз (Матфей 24:14).
Шул вакытта Адәм үз балалары өчен югалткан кире кайтарылган Оҗмахны күрәчәксез, һәм: «Күктән мин әйтүче каты тавыш ишеттем: бу Алланың кешеләр белән булган чатыры, һәм Ул алар белән яшәр; алар Аның халкы булырлар, һәм Алла Үзе алар белән аларның Алласы булыр; һәм Алла аларның күзләреннән һәрбер яшьне сөртеп алыр, һәм үлем дә булмас инде, елау да, ачы тавышлар да, авырулар да инде булмас; чөнки элеккеләр үтеп китте»,— дигән пәйгамбәрлекнең тормышка ашуын күрәчәксез (Ачыш 21:3, 4).
[20 нче биттәге таблица]
(Тулы мәгълүмат өчен басмага карагыз)
607 ел б. э. к 1914 б. э.
б. э. к. б. э.
500 1 000 1 500 2 000 2 520
[11 нче биттәге иллюстрацияләр]
Ибраһим
Исхак
Якуп
Иуда
Давыт
[14 нче биттәге иллюстрация]
144 000
[16 нчы биттәге иллюстрация]
Адәм
Мәсих