Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 16 кисәк 19 б.
  • Мәсих килә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мәсих килә
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Алар Мәсихне көткән
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Гайсә Мәсих кем ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Кем ул Гайсә Мәсих?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Мәсих — Аллаһының коткару чарасы
    Күзәтү манарасы 2009 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 16 кисәк 19 б.
Яхъя Гайсәне суга чумдыра

16 НЧЫ БҮЛЕК

Мәсих килә

Вәгъдә ителгән Мәсих — бу Насара шәһәреннән Гайсә. Моны Йәһвә үзе ачыклый

ЙӘҺВӘ кешеләргә Мәсихне танырга ничек булыша? Еврей Язмалары язылып беткәч, якынча 4 гасыр үтә. Гәлиләянең төньяк өлкәсендә Насара шәһәрендә яшәгән Мәрьям исемле яшь хатын янына Җәбраил фәрештә килә. Мәрьям моңа бик нык гаҗәпләнә. Җәбраил аңа, ул ир-ат белән якынлык кылган булмаса да, балага узачагы турында хәбәр итә. Моны Аллаһы үзенең эш итүче көче, ягъни изге рухы, ярдәмендә башкарачак ди фәрештә. Бу бала, угыл, күптән вәгъдә ителгән Патша булачак һәм мәңге идарә итәчәк! Туачак баланың күктәге тормышы, могҗиза итеп, Мәрьям карынына күчерелә. Шуңа күрә аны, ул кеше булып туса да, Аллаһы Улы дип атыйлар.

Мәрьям бу мөһим вазифаны үтәргә басынкылык белән ризалаша. Аллаһы аның булачак ире, Йосыф исемле балта остасы, янына фәрештә җибәрә. Ул аңа Мәрьямнең ничек балага узганын аңлата, һәм Йосыф Мәрьямне үзенә хатын итеп ала. Әмма Мәсих Бәйтлехемдә туачак дигән пәйгамбәрлек ничек үтәлер? (Михей 5:2). Бу кечкенә шәһәр Насарадан 140 километр ераклыкта урнашкан бит!

Рим идарәчесе боерык чыгара: һәр кеше ата-бабалары шәһәрендә теркәлергә тиеш була. Йосыф белән Мәрьямнең ата-бабалары Бәйтлехемнән, шуңа күрә Йосыф үз йөкле хатыны белән шунда китә (Лүк 2:3). Мәрьям баласын абзарда таба һәм утлыкка сала. Шуннан соң Аллаһы күп санлы фәрештәне тау итәгендә урнашкан көтүчеләр янына бу яңа туган бала — вәгъдә ителгән Мәсих дигән хәбәр белән җибәрә.

Соңыннан башка кешеләр дә Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булуын танып, моның турында шаһитлек бирә. Мәсихкә, ул үз мөһим эшен башкара алсын өчен, юл әзерләячәк кеше булачак дип алдан Ишагыйя пәйгамбәр әйткән булган (Ишагыйя 40:3). Бу эшне Чумдыручы Яхъя башкара. Гайсәне күргәч ул: «Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне»,— ди. Аның кайбер шәкертләре шунда ук Гайсәгә ияреп китә. Аларның берсе: «Без Мәсихне очраттык»,— ди (Яхъя 1:29, 36, 41).

Гайсәнең Мәсих булуына башка дәлилләр дә бар. Чумдыручы Яхъя Гайсәне суга чумдыргач, Йәһвә үзе күктән дәшә. Ул үз изге рухы ярдәмендә Гайсәне Мәсих итеп билгели һәм: «Бу Минем сөекле Улым, Ул Минем куанычым»,— ди (Маттай 3:16, 17). Ниһаять, гасырлар элек вәгъдә ителгән Мәсих килә!

Бу кайсы елны булган? Б. э. 29 елында. Нәкъ шул елны Данил әйткән 483 ел тәмамланган. Бу Гайсәнең Мәсих икәнен күрсәтүче күп санлы дәлилләрнең нибары берничәсе генә. Гайсә Мәсих җирдә яшәгәндә, нинди хәбәр игълан иткән?

Инҗилдәге Маттай китабы 1—3 нче бүлекләр; Марк китабы 1 нче бүлек; Лүк китабы 2 нче бүлек; Яхъя китабы 1 нче бүлеккә нигезләнгән.

  • Йәһвә Гайсәнең Мәсих булуын күрсәтер өчен, фәрештәләрне ничек кулланган?

  • Аллаһы Гайсәнең Мәсих булуын күрсәтер өчен, Чумдыручы Яхъяны ничек кулланган?

  • Йәһвә үз Улының Мәсих икәнен ничек күрсәткән?

НИ ӨЧЕН ГАЙСӘ АЛЛАҺЫ УЛЫ ДИП АТАЛА?

Йәһвә Гайсәгә тормышны хатын-кыз аша түгел, ә үзе биргән, шуңа күрә ул аның Атасыa. Гайсә — Аллаһы яраткан беренче фәрештә (Көлессәйлеләргә 1:15—17). Йәһвә Гайсәне барлыкка китереп, аңа тормыш биргәнгә, аны Гайсәнең Атасы дип атап була. Аллаһы үзенең рухи Улын «һөнәрче» итеп кулланып, Галәмне һәм башка нәрсәләрне булдырган (Гыйбрәтле сүзләр 8:30).

a «Аллаһы җитәкчелеге. Оҗмахка алып баручы юл» дигән брошюраның 20 нче битендәге рамканы да карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу