ДӘРЕС 05
Изге Язмалар — Аллаһыдан иңдерелгән хәбәр
Йәһвә безгә искиткеч бүләк биргән. Бу — Изге Язмалар китабы. Ул 66 кечкенә китаптан тора. Ләкин сез гаҗәпләнәсездер: «Изге Язмалар ничек язылган булган? Бу китапның авторы кем?» Бу сорауларга җавапны сез шушы дәрестән табарсыз.
1. Изге Язмаларны кешеләр язган икән, ничек аның Авторы Аллаһы була ала?
Изге Язмаларны якынча 40 кеше һәм якынча 1 600 ел дәвамында (б. э. к. 1513 — б. э. 98) язган. Бу язучыларның чыгышлары төрле булган. Шулай да Изге Язмаларның өлешләре бер-берсенә каршы килми. Бу ничек мөмкин? Чөнки Изге Язмаларның Авторы — Аллаһы. (1 Тисалуникәлеләргә 2:13 укы.) Бу язучылар үз фикерләрен язмаган. Алар «Аллаһы иңдергәнне изге рухa җитәкчелегендә сөйләгән» (2 Петер 1:21). Аллаһы, изге рухын кулланып, кешеләргә үз фикерләрен белдерткән һәм аларны бу фикерләрне язып куярга рухландырган (2 Тимутигә 3:16).
2. Изге Язмалардан кем файда ала ала?
Һәр милләт, кабилә һәм халык Изге Язмалардагы яхшы хәбәрдән файда ала ала. (Ачылыш 14:6 укы.) Аллаһы Изге Язмаларның күп телләргә тәрҗемә ителүе турында кайгырткан. Бүтән андый китап юк. Бүген һәркем диярлек, ул кайда гына яшәмәсен һәм нинди генә телдә сөйләшмәсен, Изге Язмаларны укый ала.
3. Йәһвә Изге Язмаларны ничек саклаган?
Изге Язмалар, күн һәм папирус кебек, тиз бозыла торган материалларда язылган булган. Ләкин Аллаһы Сүзен яраткан кешеләр аны җентекләп күчереп язган һәм алардан тагын күчермәләр ясаган. Хакимлеккә ия кешеләр Изге Язмаларны юк итәргә тырышса да, башкалар аны саклап калыр өчен үз тормышларын куркыныч астына куйган. Йәһвә беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә үз Сүзе аша кешеләр белән аралашуына комачауларга юл куймаган. Изге Язмаларда әйтелә: «Аллаһыбызның сүзе мәңге тора» (Ишагыя 40:8).
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Аллаһы кешеләрне ничек Изге Язмаларны язарга рухландырган, бу китапны ничек саклаган һәм аны бөтен кешеләр укый алсын өчен нинди чаралар күргән икәне турында күбрәк белегез.
4. Изге Язмаларның үзендә аның Авторы турында әйтелә
ВИДЕОРОЛИК карагыз. Аннан соң 2 Тимутигә 3:16 ны укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
Изге Язмаларны кешеләр язган икән, ни өчен ул Аллаһы Сүзе дип атала?
Сезнеңчә, Аллаһы кешеләргә үз фикерләрен җиткерә алган дип уйлау акыллымы?
Хатны сәркатип язса да, андагы хәбәр аны әйтеп яздырган кешенеке була. Шулай ук Изге Язмаларны кешеләр язган булса да, андагы хәбәр Аллаһыдан килгән
5. Изге Язмалар сакланып калган
Изге Язмалар Аллаһыдан килгән китап икән, ул аны саклаячак икәненә шикләнмәскә була. Тарих дәвамында хакимлеккә ия кешеләр Изге Язмаларны юк итәргә тырышкан. Ә дини җитәкчеләр кешеләрнең аны укуларын теләмәгән. Ләкин каршылыкларга һәм үлем куркынычына карамастан, күп кенә кешеләр Изге Язмаларны яклаган. Андый бер кеше турында белер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.
Изге Язмаларны саклап калыр өчен, бик күп тырышлыклар куелган. Моны белгәч, бу китапны укырга теләгегез тумадымы? Аңлатыгыз.
Зәбур 119:97 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен күп кешеләр, Изге Язмаларны тәрҗемә итәр өчен һәм таратыр өчен, тормышларын куркыныч астына куйган?
6. Барлык кешеләр өчен китап
Изге Язмалар — тарихта иң күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм иң киң таралган китап. Рәсүлләр 10:34, 35 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен Аллаһы үз Сүзенең шулкадәр күп телләргә тәрҗемә ителүен һәм шулкадәр киң таралуын тели?
Изге Язмалар турындагы нинди мәгълүмат сезгә аеруча ошады?
Дөньяда яшәгән кешеләрнең
100%
диярлек
Изге Язмаларны үзләре аңлаган телдә укый ала
Бу китап
3 000
артык телгә тәрҗемә ителгән
(тулысынча я өлешчә)
5 000 000 000
Изге Язмаларның чыгарылган якынча саны.
Аңа тиң китап юк
КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Изге Язмалар үзгәртелгән»,— дип әйтә.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
Изге Язмалар үзгәртелмәгән икәненә нинди дәлилләр бар?
ЙОМГАКЛАУ
Изге Язмалар — Аллаһының Сүзе, һәм ул бөтен кешеләрнең аны укый алуы турында кайгырткан.
Кабатлау
Аллаһы кешеләрне Изге Язмаларны язарга рухландырган дип әйткәндә, без нәрсәне күздә тотабыз?
Изге Язмаларның сакланып калуы, тәрҗемә ителүе һәм таралуы турындагы нинди мәгълүмат сезне гаҗәпләндерә?
Аллаһының, үзегез белән аралашу өчен, шулкадәр күп тырышлыклар куйганы сезгә ничек тәэсир итә?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Изге Язмаларның борынгы кулъязмаларыннан алып бүгенге тәрҗемәләренә кадәрге тарихын укыгыз.
«Изге Язмалар безнең көннәргә кадәр ничек килеп җиткән?» («Уяныгыз!» 2007 ел, ноябрь)
Өч зур куркынычка карамастан, Изге Язмаларның ничек сакланып калганы турында белегез.
«Изге Язмалар ничек сакланып калган?» («Күзәтү манарасы» 2016 ел, № 4)
Кешеләр, Изге Язмаларны тәрҗемә итәр өчен, үзләрен нинди куркыныч астына куйган икәнен белегез.
Изге Язмаларны күп тапкырлар күчереп язганнар һәм тәрҗемә иткәннәр. Бу китапның хәбәре төгәл сакланып калган икәненә нинди дәлилләр бар?
«Изге Язмаларны үзгәрткәннәрме я анда нәрсәдер өстәгәннәрме?» (Интернет мәкалә)
a 7 нче дәрестә аңлатылганча, изге рух — Аллаһының эш итүче көче.