Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәһвә «тиздән нәрсә булырга тиешлеген» ача
    Күзәтү манарасы 2012 | 15 июнь
    • 7. Җанварның җиденче башы белән зур тораташ арасында нинди уртак яклар бар?

      7 Җанварның җиденче башы белән зур тораташ арасында нинди уртак яклар бар? Британия һәм нәтиҗәдә Кушма Штатлар да Рим империясеннән барлыкка килгән. Ә тораташ аякларының аскы өлеше турында нәрсә әйтеп була? Алар тимер катыш кызыл балчыктан булган. (Данил 2:41 не укыd.) Андый сурәтләү җанварның җиденче башы — Англия белән Америка бөтендөнья державасы — зур хакимлеккә ия булган вакытка туры килә. Тимер катыш кызыл балчыктан ясалган әйбернең ныклыгы тимердән генә ясалган әйбернекеннән кимрәк булган кебек, Англия белән Америка бөтендөнья державасы үзе барлыкка килгән империядән көчсезрәк. Ни өчен алай әйтеп була?

      8, 9. а) Җиденче бөтендөнья державасы тимер сыман ныклыгын ничек күрсәткән? б) Тораташ аякларының аскы өлешендәге кызыл балчык нәрсәне сурәтли?

      8 Кайчак җанварның җиденче башы тимергә хас сыйфатлар күрсәткән. Мәсәлән, ул, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында җиңеп, үз көчен раслаган. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында җиденче башның тимер сыман көче шулай ук ачык күренгәнe. Бу сугыштан соң җиденче баш вакыт-вакыт үзенең тимергә хас сыйфатларын күрсәтеп торган. Әмма бу тимер баштан ук кызыл балчык белән катышкан булган.

      9 Йәһвә хезмәтчеләре озак вакыт тораташ аякларының аскы өлеше нәрсә аңлата икәненә төшенергә теләгән. Данил 2:41 дә тимер белән кызыл балчык кушылмасы күп патшалык түгел, ә бер генә «патшалык» буларак сурәтләнә. Шуңа күрә кызыл балчык Англия белән Америка бөтендөнья державасының хакимлегендә булган кешеләрне аңлата. Алар аны тимердән генә торган аяклар белән сурәтләнгән Рим империясеннән көчсезрәк итә. Кызыл балчык «кеше орлыгын», ягъни кеше җәмгыятен символлаштыра (Дан. 2:43). Англия белән Америка бөтендөнья державасының халкы гражданлык хокукларын яклау кампанияләре, профсоюзлар һәм мөстәкыйльлек өчен көрәш оештырып, үз хокукларын яклап чыга. Кеше җәмгыяте Англия белән Америка бөтендөнья державасына тимер сыман көч белән эш итәргә бирми. Кешеләрнең сәяси карашлары төрле. Һәм берәр җитәкче сайлауларда икенчесенә караганда әз генә күбрәк тавыш белән җиңгәнгә, аның үз ниятләрен тормышка ашырыр өчен җитәрлек хакимлеге булмый. Бу Данилның мондый сүзләренә туры килә: «Патшалык та өлешчә нык, өлешчә ватылучан булачак» (Дан. 2:42; 2 Тим. 3:1—3).

  • Йәһвә «тиздән нәрсә булырга тиешлеген» ача
    Күзәтү манарасы 2012 | 15 июнь
    • 11 Тораташның аяк бармакларының саны берәр нинди мәгънә йөртәме? Уйлап карыйк: башка күренешләрендә Данил төгәл саннарны искә ала. Мәсәлән, ул төрле җанварларның башларындагы мөгезләрнең санын әйтеп китә. Бу саннар билгеле мәгънәгә ия. Әмма тораташны сурәтләгәндә, Данил аяк бармакларының санын әйтми. Шуңа күрә тораташның куллары, кул чуклары, бармаклары, аяклары һәм аякларының аскы өлешләре санының махсус мәгънәсе булмаган кебек, бу сан да, күрәсең, аерым мәгънә йөртми. Ләкин Данил аяк бармакларының тимер белән кызыл балчыктан ясалганын ачык әйтә. Аның тасвирлавыннан «таш» — Аллаһы Патшалыгы — зур тораташ аякларының аскы өлешенә китереп бәргәндә, Англия белән Америка бөтендөнья державасы зур хакимлеккә ия булачак дигән нәтиҗә ясап була (Дан. 2:45).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу