Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w22 октябрь 12-17 б.
  • Йәһвә күзендә саф булганнар бәхетле

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә күзендә саф булганнар бәхетле
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • РӘСҮЛЛӘРНЕҢ ҮРНӘГЕ
  • «ӨСТЕН ТОРУЧЫ ХАКИМЛЕК»
  • ХОДАЙ ТӘГАЛӘ
  • СОҢГЫ СУГЫШ
  • САФЛЫГЫБЫЗНЫ САКЛЫЙК
  • Син сафлыгыңны саклаячаксыңмы?
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Ни өчен сафлыкны сакларга кирәк?
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Сафлыгыгызны саклагыз!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Даниял үрнәгеннән өйрәнегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
w22 октябрь 12-17 б.

42 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә күзендә саф булганнар бәхетле

«Саф булганнар, Йәһвәнең кануны буенча йөрүчеләр бәхетле» (ЗӘБ. 119:1).

124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз

БУ МӘКАЛӘДӘa

Иманнары өчен төрмәдә утырып чыккан я әле дә утырган абый һәм апа-кардәшләр шатлыктан елмая.

Йәһвәнең хакимлегенә тугры булганнары өчен төрмәдә утырып чыккан я әле дә төрмәдә булган кыю абый һәм апа-кардәшләрнең кайберләре (1, 2 нче абзацларны кара.)

1, 2. a) Кайбер хөкүмәтләр Йәһвәнең хезмәтчеләренә нинди каршылык күрсәтә һәм Аллаһы халкы моңа карамастан нинди караш саклый? ә) Ни өчен без каршылыкларга карамастан бәхетле була алабыз? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

БҮГЕНГЕ көнгә 30 дан артык ил һәм территориядә безнең эшчәнлегебез чикләнгән я тыелган. Аларның кайберләрендә абый һәм апа-кардәшләребезне төрмәгә утырталар. Нәрсә эшләгән соң алар? Йәһвә күзлегеннән алар бер начарлык та кылмаган. Бу кардәшләребез нибары Изге Язмаларны укыган һәм өйрәнгән, белгәннәрен башкаларга сөйләгән һәм очрашуларга йөргән. Шулай ук алар сәяси эшләрдә нейтралитет саклаган. Көчле каршылыкларга карамастан, Аллаһының бу хезмәтчеләре, тугрылыкларын саклап, саф булып кала алганb. Алар моңа бик шат!

2 Мөгаен, сезнең бу кыю кардәшләрнең фотоларын күргәнегез бардыр. Аларның йөзләре шатлыктан балкый, алар бит Йәһвә алдында сафлыкларын саклап калган һәм ул аларны хуплый (1 Елъ. 29:17а). Гайсә болай дигән: «Тәкъвалык хакына эзәрлекләнүчеләр бәхетле... [...] Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдәге әҗерегез зур» (Мат. 5:10—12).

РӘСҮЛЛӘРНЕҢ ҮРНӘГЕ

Фотографияләр: 1. Рәсүл Петер белән рәсүл Яхъя Синедрион алдында сөйли. 2. Абый-кардәш судья алдында сөйли.

Петер белән Яхъя судта үз иманнарын яклаган мәсихчеләргә яхшы үрнәк калдырган (3, 4 абзацны кара.)

3. Рәсүлләр 4:19, 20 дә язылганча, Петер белән Яхъя эзәрлекләүчеләренә нәрсә дигән һәм ни өчен?

3 Кардәшләр кичергән сынаулар рәсүлләрнекенә охшаш. Беренче гасырда аларны Гайсә турында вәгазьләгәннәре өчен эзәрлекләгәннәр. Югары киңәшмә әгъзалары аларга кат-кат «Гайсә исеменнән өйрәтмәскә боерган» (Рәс. 4:18; 5:27, 28, 40). Рәсүлләр моңа нәрсә дигән? (Рәсүлләр 4:19, 20 укы.) Алар зуррак хакимлеккә ия булган Аллаһының үзләренә «вәгазьләргә һәм төпле шаһитлек бирергә кушканын» белгән (Рәс. 10:42). Рәсүлләр исеменнән сөйләүче Петер белән Яхъя кыюлык белән шул хакимнәргә түгел, ә Аллаһыга буйсыначакларын әйткән. Шулай ук алар алга таба да Гайсә турында вәгазьләргә тәвәккәл булган. Асылда, рәсүлләр шул җитәкчеләргә болай дигән: «Сез, кешеләр, Аллаһыны санга сукмыйча, үзегезгә буйсынырга тиеш дип уйлыйсызмы?»

4. Рәсүлләр 5:27—29 да язылганча, рәсүлләр бар мәсихчеләргә нинди үрнәк калдырган һәм без аларга ничек иярә алабыз?

4 Рәсүлләр бар мәсихчеләргә яхшы үрнәк калдырган һәм без «кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынып» аларның үрнәгенә иярәбез. (Рәсүлләр 5:27—29 укы.) Рәсүлләрне сафлыкларын саклап калырга теләгәннәре өчен кыйнаганнар. Әмма алар Югары киңәшмәдән чыгып, «Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланган» һәм вәгазьләүләрен дәвам иткән (Рәс. 5:40—42).

5. Безгә нинди сорауларга җавап табарга кирәк?

5 Рәсүлләрнең шулай эш итүләре кайбер сораулар тудыра. Мәсәлән, алар кешеләргә түгел, ә Аллаһыга буйсынырга булган. Шул ук вакыт Изге Язмаларда «өстен торучы хакимлеккә һәр җан буйсынсын» дигән әмер бар. Ничек соң рәсүлләр Аллаһыга да, хөкүмәтләргә дә буйсына алган? (Рим. 13:1) Рәсүл Паул әйткәнчә, без «хөкүмәтләргә һәм хакимиятләргә буйсынырга» тиеш. Әмма шул ук вакыт без иң югары Хакимебез Аллаһы алдында сафлыгыбызны ничек саклый алабыз? (Тит. 3:1)

«ӨСТЕН ТОРУЧЫ ХАКИМЛЕК»

6. а) Римлыларга 13:1 дә искә алынган «өстен торучы хакимлек» нәрсә ул һәм шул хакимлек алдында безнең нинди җаваплылыгыбыз бар? ә) Бар хөкүмәтләрнең нинди уртак ягы бар?

6 Римлыларга 13:1 укы. Бу шигырьдә «өстен торучы хакимлек» дигән төшенчә кеше хөкүмәтләрен аңлата. Мәсихчеләр аларга буйсынырга тиеш. Хөкүмәтләр тәртип саклый, кануннарның үтәлүен күзәтә һәм кайчак хәтта Аллаһы халкын яклый (Ачыл. 12:16). Ә без, үз чиратында, салым һәм ясак түләргә, шулай ук аларга курку һәм ихтирам күрсәтергә тиеш (Рим. 13:7). Әмма бу хөкүмәтләрнең хакимлеге Йәһвә рөхсәт иткәнгә генә бар. Рим идарәчесе Понти Пилат Гайсәдән сорау алганда бу ачык күренгән. Пилат Гайсәгә аны азат итәргә дә, баганага кадаклап үтерергә дә хокукы барлыгы турында әйткән. Гайсә исә аңа мондый җавап кайтарган: «Сиңа югарыдан бирелгән булмаса, минем өстән һичбер хакимлегең булмас иде» (Яхъя 19:11). Бүген дә бар хөкүмәтләрнең һәм сәясәтчеләрнең хакимлекләре чикле.

7. Нинди очракларда без кеше хөкүмәтләренә буйсынмыйбыз һәм алар нәрсәне истә тотарга тиеш?

7 Мәсихчеләр кеше хөкүмәтләренә аларның кануннары Аллаһы кануннарына каршы килмәсә генә буйсына. Ләкин идарәчеләр Аллаһы тыйганны эшләргә я Аллаһы кушканны эшләмәскә кушса, без аларга буйсынмыйбыз. Мәсәлән, алар егетләргә хәрби хезмәткә барырга кушаc, Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсен» һәм безнең басмаларыбызны тыя. Шулай ук вәгазьләргә һәм бергә гыйбадәт кылырга рөхсәт итми. Хөкүмәтләр үз хакимлекләрен дөрес кулланмаганнары өчен, мәсәлән, мәсихчеләрне эзәрлекләгәннәре өчен, Аллаһы алдында җавап тотачак. Йәһвә аларны күзәтеп тора (Вәг. 5:8).

8. «Ходай Тәгалә» һәм «өстен торучы хакимлек» арасында нинди аерма бар?

8 Римлыларга 13:1 дә искә алынган «өстен торучы» дигән сүзтезмә «иң югары» һәм «иң бөек» дигәнне аңлатмый. Изге Язмаларда кеше хөкүмәтләре «өстен торучы хакимлек» дип аталса да, анда бөтен хакимлеккә ия булган башка бер шәхес турында әйтелә. Аллаһы сүзендә Йәһвә күп тапкыр «Ходай Тәгалә» дип атала (Дан. 7:18, 22, 25, 27).

ХОДАЙ ТӘГАЛӘ

9. Даниял пәйгамбәр күренешендә нәрсә күргән?

9 Күренештә Даниял пәйгамбәргә Йәһвәнең бар хөкүмәтләрдән өстен булганы күрсәтелгән. Башта ул гаять зур җанварларны күргән. Алар борынгы һәм хәзерге хөкүмәтләрне аңлата. Бу Бабыл, Мидо-Фарсы, Греция, Рим һәм хәзер идарә итүче Англо-Америка бөтендөнья державасы (Дан. 7:1—3, 17). Аннары Даниял Аллаһының күктәге тәхеттә, Хөкемче буларак, утырганын күргән (Дан. 7:9, 10). Бу тугры пәйгамбәрнең күренеше хәзерге идарәчеләр өчен кисәтү булып тора.

10. Даниял 7:13, 14, 27 буенча, Йәһвә җир өстеннән хакимлекне кемгә бирәчәк һәм бу аның турында нәрсә ачыклый?

10 Даниял 7:13, 14, 27 укы. Аллаһы хакимлекне кеше хөкүмәтләреннән тартып алачак та, лаеклырак һәм көчлерәк затларга бирәчәк. Кемгә? «Адәм улына охшаш» Гайсә Мәсихкә һәм «Ходай Тәгаләнең изге затларына», ягъни Гайсәнең 144 000 хакимдәшләренә. Алар «мәңге-мәңге» идарә итәчәкләр (Дан. 7:18). Шунысы ап-ачык: Йәһвә — Ходай Тәгалә, чөнки аның гына шундый үзгәрешләр ясарга хокукы бар.

11. Даниял Аллаһының халыклар өстеннән хакимлеге булганы турында тагын нәрсә язган?

11 Даниял күренешендәге вакыйгалар аның элегрәк әйткән сүзләренә туры килә. Ул болай дигән: «[Күкләр Аллаһысы] патшаларны тәхеттән төшерә, патшаларны тәхеткә утырта». Ул шулай ук болай дип язган: «Аллаһы Тәгалә кешелек патшалыклары өстеннән Хаким, хакимлекне кемгә бирергә теләсә, шуңа бирә» (Дан. 2:19—21; 4:17). Йәһвәнең кайчан да булса патшаларны тәхеткә утыртканы я тәхеттән төшергәне булганмы? Һичшиксез, булган!

Бәлшәзәр патша һәм аның кунаклары стенага гаҗәпләнеп карап торалар.

Йәһвә Бәлшәзәрдән патшалыгын тартып алып, мидиялеләр белән фарсыларга биргән (12 абзацны кара.)

12. Йәһвә патшаларны ничек тәхетләреннән төшергән? Мисаллар китерегез (Иллюстрацияне кара.)

12 Йәһвә «өстен торучы хакимлектән» бөегрәк булганын ачык итеп күрсәткән. Өч мисал карап чыгыйк. Фиргавен Йәһвә халкын кол иткән һәм аларны азат итүдән кат-кат баш тарткан. Әмма Аллаһы үз халкын ирекле иткән, ә фиргавенне Кызыл диңгездә батырган (Чыг. 14:26—28; Зәб. 136:15). Бабыл патшасы Бәлшәзәр мәҗлес оештырып, «күкләр Хакименә каршы баш күтәргән» һәм Йәһвә урынына «алтыннан, көмештән... ясалган илаһларны мактаган» (Дан. 5:22, 23). Ләкин Аллаһы бу горур, тәкәббер патшаны түбәнсеткән. «Нәкъ шул ук төнне Бәлшәзәр үтерелгән» булган һәм аның патшалыгы мидиялеләр белән фарсыларга бирелгән (Дан. 5:28, 30, 31). Палестинада идарә иткән патша Һируд Әгрип I Ягъкубны үтергән һәм, Петерне кулга алып, аны да үтермәкче булган. Әмма Аллаһы аңа комачаулаган. Йәһвәнең фәрештәсе аңа җәза биргән һәм тегесе һәлак булган (Рәс. 12:1—5, 21—23).

13. Нинди очракларда Йәһвә идарәчеләр берләшмәләрен җиңгән?

13 Йәһвә шулай ук үзенең идарәчеләр берләшмәләреннән дә өстен булуын күрсәткән. Ул, исраиллеләр өчен сугышып, аларга 31 Кәнган патшасыннан торган берләшмәне җиңәргә һәм вәгъдә ителгән җирнең зур өлешен яулап алырга булышкан (Йош. 11:4—6, 20; 12:1, 7, 24). Йәһвә шулай ук исраиллеләргә каршы сугышкан Бинһадад патшаны һәм башка 32 Сурия патшасын тар-мар иткән (1 Пат. 20:1, 26—29).

14, 15. а) Нәбукаднизар һәм Дарий патша Йәһвә турында нәрсә дигән? ә) Мәдхия җырлаучы Йәһвә һәм аның халкы турында нәрсә әйткән?

14 Йәһвә үзенең Ходай Тәгалә булуын кат-кат раслаган. Мәсәлән, Бабыл патшасы Нәбукаднизар Йәһвәнең генә мактауга лаек икәнен таныр урынына, үзенең даны, бөеклеге, көче һәм куәте белән мактанган. Шунда Аллаһы аны акылсыз иткән. Акылына кайткач, Нәбукаднизар «Аллаһы Тәгаләне мактаган» һәм «аның идарә итүе» мәңгегә булганын таныган. Ул болай дип өстәгән: «Берәү дә аңа каршы төшә... алмый» (Дан. 4:30, 33—35). Бер очракта Даниялның Аллаһы алдында сафлыгы сыналгач һәм Йәһвә аны арысланнардан коткаргач, Дарий патша болай дигән: «Кешеләр Даниялның Аллаһысыннан куркып торырга тиеш, чөнки Ул — тере Аллаһы, Ул мәңге яши, аның патшалыгы һичкайчан җимерелмәс һәм хакимлеге мәңгелек» (Дан. 6:7—10, 19—22, 26, 27).

15 Мәдхия җырлаучы болай дигән: «Йәһвә халыкларның ниятләрен җимерә, ул кешеләрнең уй-исәпләрен боза». Ул шулай ук болай дип өстәгән: «Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле, ул үзенә милек итеп сайлап алган халык бәхетле» (Зәб. 33:10, 12). Чыннан да, Йәһвә алдында сафлыгыбызны саклар өчен, сәбәпләребез аз түгел.

СОҢГЫ СУГЫШ

Йәһвәнең ак атларга атланган күктәге гаскәре коралланган кешеләргә һөҗүм итә.

Халыклар берләшмәсе Йәһвәнең күктәге гаскәренә каршы тора алмаячак (16, 17 абзацны кара.)

16. Без бөек афәт вакытында Йәһвәнең нәрсә эшләячәгенә шикләнмибез һәм ни өчен? (Иллюстрацияне кара.)

16 Без әле генә Йәһвәнең үткәндә нәрсә эшләгәнен карап чыктык. Ә тиздән безне нәрсә көтәчәк? Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен якынлашып килүче «бөек афәт» вакытында коткарачак. Без моңа бер дә шикләнмибез (Мат. 24:21; Дан. 12:1). «Магог җиреннән Гог» дип аталучы халыклар берләшмәсе Йәһвәнең халкына һөҗүм иткәндә, Йәһвә аларны яклаячак. Бу берләшмә хәтта Берләшкән Милләтләр Оешмасының бар 193 әгъзасыннан торса да, алар Ходай Тәгаләгә һәм аның күктәге гаскәренә каршы тора алмаячак. Йәһвә болай дип вәгъдә итә: «Мин үземне мактап данлармын, изгеләндерермен һәм күп халыкларның күз алдында үземне билгеле итәрмен. Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр» (Йәз. 38:14—16, 23; Зәб. 46:10).

17. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, җир патшаларын һәм Йәһвә алдында сафлык саклаган кешеләрне нәрсә көтә?

17 Гог һөҗүм иткәч, Аллаһы Армагеддон сугышын башлаячак һәм «бөтен җир патшаларын» юк итәчәк (Ачыл. 16:14, 16; 19:19—21). Аллаһының дошманнары юк булгач, җирдә намуслылар гына яшәячәк. Җир йөзендә «сафлык саклаган кешеләр генә калачак» (Гыйб. сүз. 2:21, иск.).

САФЛЫГЫБЫЗНЫ САКЛЫЙК

18. Күп кенә мәсихчеләр нәрсә эшләргә әзер булган һәм ни өчен? (Даниял 3:28)

18 Гасырлар дәвамында күп кенә мәсихчеләр, Ходай Тәгалә Йәһвәне яратканга, төрмәгә эләгергә әзер булган һәм хәтта үз тормышларын куркыныч астына куйган. Сафлыкларын саклап калган бу кешеләр Йәһвәгә тугры булырга тәвәккәл булган. Алар өч тугры еврей егетен хәтерләтә. Шул егетләр, Ходай Тәгаләгә тугры булып калганнары өчен, утлы мичтән коткарылган булган. (Даниял 3:28 укы.)

19. Йәһвә үз халкын нәрсәгә карап хөкем итәчәк һәм безгә хәзер нәрсә эшләргә кирәк?

19 Мәдхия җырлаучы Давыт Аллаһы алдында саф булуның мөһимлеге турында болай дип язган: «Йәһвә халыкларга хөкем чыгарыр. И Йәһвә, мине тәкъвалыгыма һәм сафлыгыма карап хөкем ит» (Зәб. 7:8). Башка мәдхиядә Давыт болай дип язган: «Сафлыгым һәм намуслылыгым мине якласын» (Зәб. 25:21). Тормышыбызда нинди генә хәлләр булмасын, Йәһвә алдында тугры булу һәм сафлыгыбызны саклау — иң яхшы тормыш юлы. Шулай эшләсәк, без дә, мәдхия җырлаучы кебек, «саф булганнар, Йәһвәнең кануны буенча йөрүчеләр бәхетле» дип әйтә алырбыз (Зәб. 119:1).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Рәсүлләр безгә нинди үрнәк калдырган?

  • Безгә «өстен торучы хакимлеккә» буйсыныргамы, юкмы икәнен ничек билгеләргә?

  • Йәһвә үзенең «Ходай Тәгалә» булуын ничек раслаган?

122 ҖЫР Нык, какшамас булыгыз!

a Изге Язмалар мәсихчеләрне «өстен торучы хакимлеккә», ягъни дөнья хөкүмәтләренә, буйсынырга дәртләндерә. Әмма аларның кайберләре Йәһвәгә һәм аның хезмәтчеләренә каршы тора. Ничек безгә хөкүмәтләргә дә буйсынырга, Йәһвә алдында да саф булып калырга?

b АҢЛАТМА: Йәһвә алдында саф булу сынаулар вакытында да Аллаһыга һәм аның хакимлегенә тугрылык саклауны аңлата.

c Бу чыгарылыштагы «Борынгы исраиллеләр сугышларда катнашса да, ни өчен без катнашмыйбыз?» дигән мәкаләне кара.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу