-
Төньяктан килгән халык һөҗүм итәКүзәтү манарасы (өйрәнү басмасы) (2020 ел) | апрель
-
-
14. Йәил 2:28, 29 да язылган сүзләр кайчан үтәлгән?
14 Уңай хәбәргә күчеп, Йәил җирнең кабат уңдырышлы булачагы турында сөйли, ризык мул булачак дип әйтә (Йәил 2:23—26). Аннан соң ул рухи ризыкның мул булачагы турында әйтә һәм Йәһвәнең мондый вәгъдәсен тапшыра: «Мин үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын, улларыгыз һәм кызларыгыз пәйгамбәрлек итәр... ...Үз рухымны хәтта кол ир-атлар белән кол хатын-кызларыма да иңдерермен» (Йәил 2:28, 29). Исраиллеләр Бабылдан туган җирләренә кайтса да, бу пәйгамбәрлек шунда ук үтәлмәгән. Ул алты гасыр үткәч кенә — б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә үтәлгән. Без моны кайдан беләбез?
15. Рәсүлләр 2:16, 17 буенча, Петер Йәил 2:28 дәге өземтәне ничек итеп үзгәрткән һәм бу нәрсәне күрсәтә?
15 Изге рух тәэсирендә рәсүл Петер Илленче көн бәйрәмендә булган гаҗәеп вакыйгаларны Йәил 2:28, 29 ның үтәлеше дип аңлаткан. Ул көнне, якынча иртәнге тугызларда, шәкертләргә изге рух иңгән һәм алар төрле телләрдә «Аллаһының мәһабәт эшләре турында» сөйли башлаган (Рәс. 2:11). Йәил пәйгамбәрлеген телгә алганда, Петер бераз башка сүзләрне кулланган. Сез моңа игътибар иттегезме? (Рәсүлләр 2:16, 17 укы.) Изге рухның кайчан «һәртөрле кешегә» иңәчәге турында әйткәндә, Петер Йәилдән өземтәне «шуннан соң» дигән сүзләр белән түгел, ә «соңгы көннәрдә» дигән сүзләр белән башлаган. Бу контекстта сүз яһүдләр дөньясы төзелешенең «соңгы көннәре» турында бара. Димәк, Йәилнең пәйгамбәрлеге чынга ашканчы, күп вакыт үткән.
16. Аллаһының изге рухы ярдәмендә беренче гасырда һәм безнең көннәрдә вәгазь эше никадәр киң колач җәйгән?
16 Аллаһы беренче гасырда үз рухын иңдергәч, вәгазь эше киң колач алган. Рәсүл Паул Көләсәйлеләргә хатны якынча б. э. 61 елында язган вакытка яхшы хәбәр инде «күк астындагы һәр кешегә вәгазьләнгән» булган (Көл. 1:23). «Күк астындагы һәр кешегә» дигәндә, Паулның нәрсә әйтәсе килгән? Ул шул вакытларда барып җитеп булган җирләрне күздә тоткан. Безнең вакытта Йәһвәнең изге рухы ярдәмендә яхшы хәбәр тагы да киңрәк — «җирнең читләренә кадәр» барып җитә! (Рәс. 13:47) («Мин үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын» дигән рамканы кара.)
-