-
«Аллаһының бөек эшләре» белән дәртләнелгәнКүзәтү манарасы 2002 | 1 октябрь
-
-
Эшләргә дәртләндерелгән!
4. Безнең эраның 33 елының Уңыш бәйрәмендә Җаил пәйгамбәрнең нинди сүзләре үтәлгән?
4 Изге рухны алганнан соң Иерусалимдагы шәкертләр, өй алдында җыелган кешеләрдән башлап, башкаларга коткару турындагы яхшы хәбәрне ашыгыч рәвештә сөйли башлаганнар. Аларның вәгазьләре белән искиткеч пәйгамбәрлек үтәлгән. Аны сигез гасыр элек Вафуил улы Җаил әйткән булган: «Үз Рухымны һәркайсы бәндәгә коярмын һәм сезнең улларыгыз белән кызларыгыз пәйгамбәрлек итәрләр. Картларыгыз төшләр күрер һәм яшь егетләрегез күренешләр күрер. Һәм шул көннәрдә үз ир-ат колларым белән хатын-кыз колларыма Үз Рухымны шулай ук коярмын... Ходайның бөек һәм куркыныч көне килер алдыннан» (Җаил 1:1; 2:28, 29, 31; Рәсүлләр 2:17, 18, 20).
5. Беренче гасыр мәсихчеләре нинди мәгънәдә пәйгамбәрлек итәргә тиеш булганнар? (Искәрмәне карагыз.)
5 Бу сүзләр Алла Давыт, Җаил, Дебора кебек пәйгамбәрләрне гасырлар дәвамына билгеләгән һәм алар аша булачак вакыйгаларны әйтер өчен аларны куллана дигәнне аңлатамы? Юк. Алланың рухы мәсихче «уллар белән кызларны» һәм «ир-ат коллар белән хатын-кыз колларны» Йәһвә эшләгән һәм эшләячәк «бөек эшләрне» игълан итәргә дәртләндерә һәм бу мәгънәдә алар пәйгамбәрлек итәчәк. Алар Иң Югарының исеменнән сөйләрләр идеa. Өй алдында җыелган халык моңа ничек үз мөнәсәбәтен күрсәткән? (Еврейләргә 1:1, 2).
-
-
«Аллаһының бөек эшләре» белән дәртләнелгәнКүзәтү манарасы 2002 | 1 октябрь
-
-
a Йәһвә фиргавен белән сөйләшер өчен һәм аннан Алла халкын азат итүне таләп итәр өчен Муса белән Һарунны сайлаган, шуннан соң Мусага: «Мин сине фиргавенгә Алла итеп куйдым, ә синең абыең, Һарун, синең пәйгамбәрең булачак»,— дип әйткән (Чыгыш 7:1). Пәйгамбәр сыйфатында булып, Һарун булачак вакыйгаларны алдан әйтмәгән, ә Муса исеменнән сөйләгән.
-