-
Ул шәфкатьле булырга өйрәнгәнИманнарын үрнәк итеп тотыгыз
-
-
8 Патша да, Юнысның хәбәрен ишеткәч, тәүбә итә. Ул үз тәхетеннән торып, үзенең бай киемнәрен сала да, үз халкы кебек, матәм киеме кия һәм хәтта «көлгә утыра». Ул үз мирзалары белән бергә указ чыгара һәм шәһәрдәге яшәүчеләр үзләре игълан иткән ураза хәзер хөкүмәт игълан иткән ураза булып китә. Патша кешеләргә үзләрен һәм үз хайваннарын матәм киеме белән капларга куша.b Ул үз халкының явызлык кылуда һәм көч куллануда гаепле булуын басынкылык белән таный. Аллаһы аларның тәүбә итүләрен күреп, үзен шәфкатьле тотар дип өметләнә ул һәм: «Кем белә, бәлки, Аллаһы... ачуын тыяр, һәм без һәлак булмабыз»,— ди (Юныс 3:6—9).
-
-
Ул шәфкатьле булырга өйрәнгәнИманнарын үрнәк итеп тотыгыз
-
-
b Хайваннарны матәм киеме белән каплау сәер булып күренсә дә, борынгы заманда андый очраклар булгалаган. Грек тарихчысы Геродот сүзләре буенча, борынгы фарсылар бер билгеле гаскәр башлыгының үлеме турында кайгырып, матәм тотканнар. Бу матәм йолаларында йорт хайваннары да катнашкан.
-