Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ул мәрхәмәтле булырга өйрәнгән
    Күзәтү манарасы 2009 | 1 июль
    • Ул Юныска болай дигән: «Син үзең карап үстермәгән үсемлекне кызганасың. Ул бер төндә тишелеп үсте дә икенче төндә юкка чыкты». Аннары Аллаһы болай өстәгән: «Ә Мин ничек Нинәвине, ул бөек шәһәрне кызганмыйм ди! Бу шәһәрдә йөз егерме меңнән артык бәхетсез кеше һәм күп санда хайван бар» (Юныс 4:10, 11).

      Сез Аллаһы Юныска биргән сабакның мәгънәсен аңлыйсызмы? Юныс, үсемлекне үстерер өчен, бернәрсә дә эшләмәгән. Ә Йәһвә нинәвилеләргә тормыш та биргән һәм алар хакында, җирдәге башка затлар турында кебек, кайгырткан да. Ни өчен үсемлек Юныс өчен 120 000 кеше һәм күп санлы хайванга караганда кадерлерәк булып киткән? Бәлкем, ул үзенең эгоистик уйларына юл куйгандыр? Пәйгамбәр үсемлек корыгач, моның турында кайгырган, чөнки ул аңа файда китергән. Ул тәкәбберләнеп үз дәрәҗәсен сакларга омтылган һәм үзенең хак сүзләр сөйләгәнен исбат итәргә теләгән — шушы эгоистик теләкләр дә аның Нинәвигә ачуы чыкканына сәбәп булган.

      Йәһвә Юныска яхшы сабак биргән, шулай бит? Ләкин Юныс аны үзләштергәнме? Аның исемен йөрткән китап Йәһвәнең сорау кебек сүзләре белән тәмамлана һәм бу сорауга җавап язылмаган. Кайбер тәнкыйтьчеләр Юныс бу сорауга җавап бирмәгән дип әйтәләр. Әмма ул җавап биргән — бу ул үзе язган китап һәм моңа дәлилләр бар. Күз алдына китерегез: туган җирләренә кайткан пәйгамбәр бу китапны язып утыра. Бу олы яшьтәге, басынкы һәм акыллы кеше үз хаталары, тыңламаучан булуы һәм мәрхәмәтле булырга теләмәгәне турында язганда башы белән күңелсез селкеп куя. Әлбәттә, Юныс Йәһвә аңа биргән акыллы киңәшләрдән сабак алган. Ул мәрхәмәтле булырга өйрәнгән. Ә без?

  • Ул мәрхәмәтле булырга өйрәнгән
    Күзәтү манарасы 2009 | 1 июль
    • [23 биттәге сүзләр]

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу