Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәһвәгә таяныгыз һәм мәңге яшәгез!
    Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы) (2018 ел) | ноябрь
    • 7. Йәһвә Хабакукның сорауларына ничек караган?

      7 Хабакук 1:5—7 укы. Борчылуларын Йәһвә кулына тапшыргач, Хабакук, бәлки, Йәһвә нәрсә эшләр икән дип уйлангандыр. Миһербанлы, аңлаучан Аллаһы Хабакукны биргән сораулары өчен хөкем итмәгән. Ул үз хезмәтчесенең җан сыкрануларын аңлаган. Үҗәт яһүдләргә мөрәҗәгать иткәндәй сөйләп, Йәһвә Хабакукка мондый хәбәр ачкан: якын арада ул яһүдләргә җәза бирәчәк. Күрәсең, Хабакук хөкем көне якынлашканы турындагы хәбәрне беренче булып ишеткән.

      8. Ни өчен Йәһвәнең җавабы Хабакукны гаҗәпләндергән?

      8 Аллаһы халкын котылгысыз җәза көткән: явыз һәм мәрхәмәтсез яһүдләргә җәза бирер өчен, Аллаһы калдайлыларны, ягъни бабыллыларны, кулланырга җыенган. Аллаһы яһүдләргә, бу вакыйгалар «сезнең көннәрдә» булачак, дигән. Димәк, бу вакыйгалар Хабакук я аның замандашлары көннәрендә булырга тиеш булган. Әмма, күрәсең, Йәһвәнең җавабы Хабакук өчен көтелмәгән булган. Болай да борчылган пәйгамбәр шуны аңлаган: яһүд халкының газаплары әле артачак кынаa. Калдайлылар кансыз, мәрхәмәтсез халык булган, ә исраиллеләр ул кадәр явыз булмаган һәм, ким дигәндә, Йәһвәнең нормаларын белгән. Ни өчен соң Йәһвә, үз халкына җәза бирер өчен, бу мәҗүсиләрне кулланырга теләгән? Сез андый хәбәр алган булсагыз, нәрсә хис итәр идегез?

  • Йәһвәгә таяныгыз һәм мәңге яшәгез!
    Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы) (2018 ел) | ноябрь
    • a Хабакук 1:5 тә Аллаһы «сез» дип әйткән һәм шулай итеп җәза бар яһүдләргә биреләчәген күрсәткән.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу