Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • rr 102-103 б.
  • Ни өчен 1919 ел?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен 1919 ел?
  • Саф гыйбадәт торгызылган!
  • Охшаш мәкаләләр
  • 1919. Йөз ел элек
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Күктә туган Патшалык
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Алар ялган диннең коллыгыннан азат ителгән
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • «Коры сөякләр» һәм «ике шаһит» бер-берсе белән ничек бәйле?
    Саф гыйбадәт торгызылган!
Күбрәк карарга
Саф гыйбадәт торгызылган!
rr 102-103 б.
Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең 1919 елгы конгрессы

1919 елда үткән истәлекле конгресс Аллаһы халкының Бөек Бабыл әсирлегеннән азат ителгәненә көчле дәлил булып торган

РАМКА 9Ә

Ни өчен 1919 ел?

Ни өчен без, Аллаһы халкы Бөек Бабыл әсирлегеннән 1919 елда азат ителгән, дип әйтәбез? Моны Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр һәм тарихи фактлар раслый.

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр дә, тарих та Гайсәнең 1914 елда күктә Патша булып идарә итә башлаганын ап-ачык күрсәтә. Бу Шайтан дөньясының соңгы көннәре башланганын аңлаткан. Патша булып киткәч, Гайсә нәрсә эшләгән? Ул үзенең җирдәге хезмәтчеләрен Бөек Бабыл әсирлегеннән шунда ук азат иткәнме? Ул «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» 1914 елда билгеләгәнме һәм шуннан соң бөек ашлык уру эшенә тотынганмы? (Мат. 24:45)

Юк. Хәтерлисездер, рәсүл Петер хөкем «Аллаһы йортыннан башланачак» дип язган (1 Пет. 4:17). Малахи пәйгамбәр дә Йәһвәнең «килешү хәбәрчесе» белән — үз Улы белән — үзенең гыйбадәтханәсенә киләчәген пәйгамбәрлек иткән (Мал. 3:1—5). Бу вакыт сафландыру һәм сынау чоры булырга тиеш булган. Бу пәйгамбәрлекләр тарихка туры киләме?

Әйе, туры килә! 1914 елдан алып 1919 елга кадәр Изге Язмаларны Тикшерүчеләр өчен (Йәһвә Шаһитләренең элекке исеме) авыр вакыт булган. Бу сынаулар һәм сафландыру вакыты булган. 1914 елда бу дөнья төзелешенең ахыры килмәгәч, күп кенә Аллаһы хезмәтчеләренең өметләре өзелгән. 1916 елда Аллаһы халкын җитәкләп барган Чарлз Расселл үлгәч, кардәшләр тагы да ныграк төшенкелеккә бирелгән. Расселл кардәшкә артык бирелгән кешеләр аңа алмашка килгән Джозеф Рутерфордның эшчәнлегенә актив комачаулап торган. 1917 елда үзара каршылыклар көчәйгән һәм оешма чак кына бүленмәгән. Аннары, 1918 елда, чиркәүнең котыртуы нәтиҗәсендә Рутерфорд кардәшне һәм аның җиде хезмәттәшен, хөкемгә тартып, нахакка гаепләгәннәр һәм төрмәгә утыртканнар. Бруклиндагы төп идарә ябылган. Шунысы ап-ачык: Аллаһы халкы Бөек Бабылдан әле азат ителмәгән булган.

Ә 1919 елда нәрсә булган? Хәлләр бик кинәт үзгәреп куйган! Шул елның башында Рутерфорд кардәш һәм аның хезмәттәшләре төрмәдән азат ителгән. Алар шунда ук эшкә керешкән! Күп тә үтмәстән, истәлекле конгресс оештырылган һәм «Алтын гасыр» (бүген «Уяныгыз!») дигән журнал бастырыла башлаган. Шул яңа журнал вәгазь хезмәтендә кулланыр өчен чыгарылган. Һәрбер җыелышта, хезмәтне оештырыр һәм бу эшкә булышлык итәр өчен, берәр күзәтче билгеләнгән булган. Шул ук елны вәгазь эшен оештыруда булышучы «Бюллетень» (хәзер «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәре) чыгарыла башлаган.

Бу нәрсәне аңлаткан? Әйе, Мәсих үз халкын Бөек Бабыл әсирлегеннән азат иткән. Ул ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене билгеләгән. Ашлык уру эше дәвам иткән. Шул хәлиткеч 1919 елдан башлап бу эш тагы да кызып киткән.

9 нчы бүлек, 25, 26 нчы абзацларга кайтырга

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу