Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 24 бүл. 62 б.-63 б., 7 абз.
  • Гәлиләядәге хезмәте киңәя

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гәлиләядәге хезмәте киңәя
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә җиргә ни өчен килгән?
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • А7-Б Гайсәнең җирдәге тормышындагы төп вакыйгалар. Гайсәнең Гәлиләядә башкарган зур хезмәте (Беренче өлеш)
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • А7-Б Гайсәнең җирдәге тормышындагы төп вакыйгалар. Гайсәнең Гәлиләядә башкарган зур хезмәте (Беренче өлеш)
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Саф гыйбадәткә карата ашкыну
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 24 бүл. 62 б.-63 б., 7 абз.
Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя Гайсәне таба

ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Гәлиләядәге хезмәте киңәя

МАТТАЙ 4:23—25 МАРК 1:35—39 ЛҮК 4:42, 43

  • ГАЙСӘ ДҮРТ ШӘКЕРТЕ БЕЛӘН ГӘЛИЛӘЯ БУЙЛАП ЙӨРИ

  • АНЫҢ ВӘГАЗЬЛӘВЕ ҺӘМ ЭШЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ ХӘБӘР КИҢ ТАРАЛА

Гайсә үзенең дүрт шәкерте белән Кәпернаумда үткәргән көн вакыйгаларга бик бай булган. Кичен дә Кәпернаум халкы авыруларны, савыктырырга дип, аның янына китергән. Гайсәнең ялгызы гына калырга вакыты булмаган диярлек.

Иртән-иртүк, әле яктырганчы, Гайсә торып, өйдән чыгып китә. Атасына дога кылыр өчен, ул аулак урынга бара. Ләкин ул берүзе озак булмый. «Шимун һәм аның белән бергә булган башкалар», аның өйдә юклыгын белеп алгач, аны эзләргә чыга. Петер, Гайсә аның кунагы булганга, бәлки, моның белән җитәкчелек итәдер (Марк 1:36; Лүк 4:38).

Алар Гайсәне тапкач, Петер: «Сине барысы да эзли»,— дип әйтә (Марк 1:37). Билгеле, Кәпернаум халкы Гайсәнең үзләреннән китүен теләми. Алар, Гайсәнең кылган эшләре өчен рәхмәтле булганга, «аңардан үзләре белән калуын үтенә башлый» (Лүк 4:42). Ләкин Гайсә җиргә иң элек кешеләрне савыктырыр өчен килгәнме? Аның эшчәнлеге бу өлкә белән генә чикләнергә тиешме? Ул бу турыда нәрсә ди?

Гайсә Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя белән сөйләшкәндә якындагы шәһәргә күрсәтә

Гайсә үз шәкертләренә болай ди: «Вәгазьләр өчен тагын берәр җиргә, якындагы шәһәрләргә барыйк, чөнки мин шуның өчен килдем». Гайсә хәтта үзенең шунда калуын теләгән кешеләргә: «Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен. Мин бит шуның өчен җибәрелдем»,— дип әйтә (Марк 1:38; Лүк 4:43).

Әйе, Гайсә җиргә башлыча Аллаһы Патшалыгы хакында вәгазьләргә дип килгән. Бу Патшалык аның Атасының исемен изгеләндерәчәк һәм кешелекнең барлык авырлыкларын мәңгегә юк итәчәк. Аллаһы тарафыннан җибәрелгәнен исбатлар өчен, Гайсә кешеләрне могҗизалы рәвештә савыктыра. Гасырлар элек яшәгән Муса да шул ук максат белән могҗизалар кылган (Чыгыш 4:1—9, 30, 31).

Шуңа күрә Гайсә, башка шәһәрләрдә вәгазьләр өчен, үзенең дүрт шәкерте белән Кәпернаумны калдырып китә. Аның белән Петер, аның энесе Әндри һәм Яхъя белән аның бертуганы Ягъкуб бара. Бер атна элек Гайсә аларны үзенең беренче хезмәттәшләре булырга чакырган иде.

Гайсәнең дүрт шәкерте белән Гәлиләядә башкарган вәгазьләү сәяхәте искиткеч уңышлар китерә! Гайсә турында бар җирләрдә ишетәләр. Ун шәһәрдән торган Декаполис дип аталган өлкә, Үрдүн аръягы һәм «бөтен Сурия буйлап аның хакында хәбәр тарала» (Маттай 4:24, 25). Шул җирләрдән һәм Яһүдиядән күп кенә кешеләр Гайсә белән аның шәкертләренә иярә. Күпләр аның янына савыгырга теләүчеләрне китерә. Гайсә аларга ярдәм итми калмый, ул авыруларны савыктыра һәм җенле кешеләрдән җеннәрне куып чыгара.

  • Гайсә Кәпернаумда вакыйгаларга бай көн үткәргәннән соң, иртән иртүк нәрсә була?

  • Ни өчен Гайсә җиргә җибәрелгән булган һәм ул кылган могҗизаларның максаты нинди?

  • Гайсә белән Гәлиләя буйлап вәгазьләргә кемнәр бара һәм Гайсә эшчәнлегенең нәтиҗәсе нинди?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу