Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Изге Язмаларда никахлашу турында нәрсә әйтелә?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
    • Изге Язмаларда никахлашу турында нәрсә әйтелә?

      Кайбер культураларда кеше никахка керсә генә бәхетле була ала дип уйлыйлар. Әмма никахтагы бар кешеләр дә бәхетле, ә никахта булмаган бар кешеләр бәхетсез дип әйтеп булмый. Изге Язмалар буенча, никахка керү дә, никахка кермәү дә бүләкләр дип санала.

      1. Ялгыз булуның уңай яклары нинди?

      Изге Язмаларда: «Никахка керүче яхшы эшли, ә никахка кермәүче яхшырак эшли»,— дип әйтелә. (1 Көринтлеләргә 7:32, 33, 38 укы.) Нинди мәгънәдә ялгыз кеше «яхшырак эшли»? Ялгыз мәсихчеләргә тормыш иптәшләре турында кайгыртасы юк. Шуңа күрә аларның, гомумән алганда, азатлыгы күбрәк. Мәсәлән, кайберәүләр хезмәтләрен киңәйтеп, яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, башка илгә күченә ала. Ә иң мөһиме, никахка кермәгәннәрнең Йәһвәгә якынлашыр өчен вакытлары күбрәк.

      2. Никахта булуның уңай яклары нинди?

      Никахта булуның да уңай яклары бар. Изге Язмаларда: «Икәү булу ялгыз булуга караганда яхшырак»,— дип әйтелә (Вәгазьче 4:9). Бу аеруча никахларында Изге Язмалардагы принципларны кулланган мәсихчеләргә туры килә. Законлы никахка кергән парлар бер-берсен яратырга, хөрмәт итәргә һәм кадерләргә вәгъдә итә. Нәтиҗәдә, алар үзләрен еш кына якланган итеп хис итә. Ә никахлашмыйча яшәгән парлар турында моны әйтеп булмый. Законлы гаиләдә балалар да үзләрен имин хис итә.

      3. Йәһвә никахка ничек карый?

      Йәһвә, беренче никахка нигез салганда, болай дигән: «Кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр» (Яратылыш 2:24). Йәһвә ир белән хатынның җирдә яшәгән бар көннәрендә бер-берсен яратуларын һәм бер-берсенә ябышуларын тели. Ир я хатын зина кылса гына, ул аерылышуны рөхсәт итә. Андый очракта Йәһвә гаепсез якка аерылышыргамы, юкмы икәнен хәл итәргә хокук бирә (Маттай 19:9)a. Йәһвә полигамик никахларны хупламый (1 Тимутигә 3:2).

      ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

      Ялгызмы сез я никахтамы, ничек бәхетле булырга һәм Йәһвәне ничек сөендерергә икәнен белегез.

      4. Ялгыз булу бүләген дөрес кулланыгыз

      Гайсә ялгыз булуны бүләк итеп күргән (Маттай 19:11, 12). Маттай 4:23 не укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Гайсә, Атасына хезмәт итәр өчен һәм башкаларга булышыр өчен, ялгыз булуыннан ничек файдаланган?

      Мәсихчеләр, ялгыз булуларын Гайсә кебек кулланып, шатлык таба ала. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

      ВИДЕОРОЛИК: «Никахка кермәгән тугры кардәшләр» (3:11)

      • Никахта булмаган мәсихчеләр алдында нинди гаҗәеп мөмкинлекләр ачыла?

      Сез беләсезме?

      Изге Язмаларда никахка ничә яшьтән керергә ярый икәне әйтелми. Ләкин анда кеше «бик яшь булмасын» дип әйтелә. Чөнки ул чакта көчле җенси теләкләр акыллы карарлар кабул итәргә комачауларга мөмкин (1 Көринтлеләргә 7:36).

      5. Үзегезгә тормыш иптәшен акыл белән сайлагыз

      Тормыш иптәше сайлау — иң мөһим карарларның берсе. Маттай 19:4—6, 9 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Ни өчен мәсихчегә никахка керергә ашыгырга кирәкми?

      Тормыш иптәше эзләгәндә, Изге Язмалар кешенең нинди сыйфатларына игътибар итәргә кирәк икәнлеген күрсәтә. Иң мөһиме, Йәһвәне яраткан тормыш иптәше эзләгезb. 1 Көринтлеләргә 7:39 һәм 2 Көринтлеләргә 6:14 не укыгыз. Аннан соң җавап бирегез:

      • Ни өчен без имандашыбыз белән генә никахлашырга тиеш?

      • Сезнеңчә, без Йәһвәне яратмаган кеше белән никах корсак, Йәһвә нәрсә хис итәчәк?

      Агач камыт кидерелгән көчле үгез һәм кечкенә ишәк газаплана.

      Төрле ике хайван бер камытка җигелсә, алар интегеп бетәчәк. Шулай ук Йәһвәгә хезмәт итмәүче белән никах корган мәсихченең күп авырлыклары булачак

      6. Никахка Йәһвә күзлегеннән карагыз

      Борынгы Исраилдә кайбер ир-атлар юк-бар сәбәпләр аркасында аерылышкан. Малахи 2:13, 14, 16 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Ни өчен Йәһвә Изге Язмаларга нигезләнмәгән сәбәпләр аркасында булган аерылышуны нәфрәт итә?

      Бер хатын үз иренең өйдән китеп барганын көенеп карап тора. Аларның кайгырган кызы әнисен кочаклап тора.

      Зина кылу һәм аерылышу гаепсез ир я хатынга һәм балаларга авырту китерә

      ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

      ВИДЕОРОЛИК: «Никах — гомерлек союз» (4:30)

      • Тормыш иптәшегез Йәһвәгә иман итмәсә, сез, никахыгыз бәхетле булсын өчен, нәрсә эшли аласыз?

      7. Йәһвәнең никахка карата нормаларын кулланыгыз

      Кемгәдер, Йәһвәнең никахка карата нормаларын кулланыр өчен, зур тырышлыклар куярга кирәк булырc. Әмма Йәһвә андый тырышлыкларны фатихалый. ВИДЕОРОЛИК карагыз.

      ВИДЕОРОЛИК: «Йәһвә безгә никахка кагылышлы нормалары буенча яшәргә булыша» (4:14)

      Еврейләргә 13:4 не укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Сезнеңчә, Йәһвәнең никахка карата нормалары акыллымы? Аңлатыгыз.

      Йәһвә мәсихчеләрдән, күпчелек илләрдә таләп ителгәнчә, никахларын һәм аерылышуларын теркәрләр дип көтә. Титуска 3:1 не укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Сез никахта булсагыз, никахыгыз хөкүмәт кануны буенча теркәлгәнме?

      БЕРӘРСЕ: «Нигә никахка керергә? Болай гына яшәп булмыймы?» — дип сорарга мөмкин.

      • Сез ничек җавап бирер идегез?

      ЙОМГАКЛАУ

      Ялгыз булу һәм никахта булу — Йәһвәнең бүләкләре. Ялгыз булганнар да, никахта булганнар да, Йәһвәнең ихтыяры буенча яшәсәләр, бәхетле һәм канәгать була алалар.

      Кабатлау

      • Кеше үзенең ялгыз булуын ничек дөрес куллана ала?

      • Ни өчен Изге Язмаларда имандаш белән генә никах корырга кирәк дип әйтелә?

      • Изге Язмалар буенча, аерылышыр өчен бердәнбер сәбәп нинди?

      Максат

      ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

      «Хуҗабыз шәкерте» белән генә никахка керү нәрсәне аңлата?

      «Укучыларның сораулары» («Күзәтү манарасы» 2004 ел, 1 сентябрь)

      Йөрешү һәм никахка керү белән бәйле дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итүче ике видеоролик карагыз.

      «Никахка әзерләнү» (11:53)

      Бер абый-кардәш Йәһвәнең фатихалары үзе югалткан һәр нәрсәдән күпкә кадерлерәк дип саный.

      «Ул да хакыйкатьне кабул итәр дип өметләндем» (1:56)

      Кеше аерылышу я аерым яшәү турында уйлый икән, ул нәрсәне карап чыгарга тиеш?

      «Никахка хөрмәт белән карагыз» («Күзәтү манарасы» 2018 ел, декабрь)

      a Зина кылу булмаганда, аерым яшәү мөмкинме икәнен белер өчен, 4 нче аңлатманы карагыз.

      b Кайбер культураларда ата-аналар үз балаларына тормыш иптәше үзләре сайлый. Андый очракта кайгыртучан әти-әниләр иң башта кешенең байлыгына я дәрәҗәсенә түгел, ә Йәһвәне яратамы икәненә игътибар итә.

      c Сез берәр кеше белән никахлашмыйча яшисез икән, аңардан китәргәме я никахыгызны теркәргәме икәнен үзегез хәл итәргә тиеш.

  • Гаиләгез бәхетле була ала. (1 нче өлеш)
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
    • 3. Ирле-хатынлы үз никахларын ничек ныгыта ала?

      Изге Язмаларда ирле-хатынлы турында әйтелә: «Икесе бер тән булыр» (Маттай 19:5). Бу нәрсәне аңлата? Алар мәхәббәтләрен сүрелдерә алган һәрнәрсәгә каршы торырга тиеш. Алар моны, бергә вакыт үткәреп һәм ачык итеп фикерләрен һәм хисләрен бер-берсенә сөйләп, эшли ала. Алар Йәһвәдән башка бернәрсәгә дә һәм беркемгә дә тормыш иптәшеннән мөһимрәк булып китәргә юл куймый. Алар, башка берәү белән артык якын мөнәсәбәтләр үстермәс өчен, аеруча сак булырга тиеш.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу