Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w18 декабрь 10-14 б.
  • Никахка хөрмәт белән карагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Никахка хөрмәт белән карагыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИКАХКА КАГЫЛЫШЛЫ ВАКЫТЛЫЧА ҮЗГӘРЕШЛӘР
  • АЕРЫЛЫШУ ӨЧЕН БЕРДӘНБЕР СӘБӘП
  • НИКАХТА ҖИТДИ АВЫРЛЫКЛАР ТУСА
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Аерылышу өчен Изге Язмаларга нигезләнгән бердәнбер сәбәп
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Никах таркалырга торганда
    Гаилә бәхетенең сере
  • Никахның барлыкка китерелүе һәм максаты
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
w18 декабрь 10-14 б.
Гайсә халык төркемен өйрәтә

Никахка хөрмәт белән карагыз

«Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (МАРК 10:9).

ҖЫРЛАР: 131, 132

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Йәһвә белән Гайсәнең никахка карашы нинди?

  • Изге Язмалардан күренгәнчә, нинди сәбәп аркасында кеше аерылышырга хокуклы, әмма ни өчен кайбер мәсихчеләр аерылышмаска була?

  • Тормыш иптәшеннән аерым яшәү турында уйланган кеше нинди киңәшне исәпкә алырга тиеш?

1, 2. Еврейләргә 13:4 тәге сүзләр безне нәрсәгә өнди?

БЕЗ барыбыз да Йәһвәне хөрмәт итәбез. Аллаһы хөрмәтебезгә лаек, һәм ул үзен ихтирам иткәннәрне ихтирам итәргә вәгъдә итә (1 Иш. 2:30; Гыйб. сүз. 3:9; Ачыл. 4:11). Аллаһы без кешеләргә дә ихтирамлы булырбыз дип көтә; мәсәлән, ул безгә хөкүмәт кешеләрен хөрмәт итәргә куша (Рим. 12:10; 13:7). Әмма тагын бер өлкәдә безгә аеруча ихтирамлы булырга кирәк. Сүз никах турында бара.

2 Рәсүл Паул болай дип язган: «Һәр кеше никахны ихтирам итсен, никахын саф килеш сакласын» (Евр. 13:4). Паул «никах ихтирам ителә» дип әйтмәгән, моның урынына ул: «Һәр кеше никахны ихтирам итсен»,— дип киңәш иткән. Әйе, рәсүл безне никахка хөрмәт белән карарга өнди. Ә сез никахка хөрмәт белән карыйсызмы? Никахтагылар өчен бу сорау аеруча мөһим.

3. Гайсә никах турында нәрсә әйткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 Никахка хөрмәт белән карыйсыз икән, димәк, сез Гайсә кебек эш итәсез. Бер очракта фарисейлар Гайсәгә аерылышуга кагылышлы сорау биргән. Аларга җавап биргәндә, Аллаһы Улы Йәһвәнең никахка кагылышлы мондый сүзләрен китергән: «Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да, икесе бер тән булыр». Аннан соң Гайсә болай дип йомгаклаган: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын». (Марк 10:2—12 укы; Ярат. 2:24.)

4. Йәһвәнең нияте буенча никах нинди булырга тиеш булган?

4 Гайсә никахның Барлыкка Китерүчесе — Йәһвә икәнен күрсәткән һәм никахның мәңге союз булуына басым ясаган. «Ике» кешене — Адәм белән Хауваны — никах баулары белән берләштергәндә, Аллаһы, сезнең аерылышу мөмкинлегегез бар, дип әйтмәгән. Шулай итеп, Гадән бакчасында никах нинди булырга тиешлеге күрсәтелгән булган.

НИКАХКА КАГЫЛЫШЛЫ ВАКЫТЛЫЧА ҮЗГӘРЕШЛӘР

5. Никах үлем белән тәмамланамы? Аңлатыгыз.

5 Адәм гөнаһы аркасында, күп нәрсә үзгәргән. Мәсәлән, кешеләр үлә башлаган, һәм бу гаилә төзелешенә тәэсир иткән. Рәсүл Паул беренче гасырдагы мәсихчеләргә шуны аңлаткан: никах үлем белән тәмамлана һәм тол кеше яңадан никахка керергә хокуклы (Рим. 7:1—3).

6. Муса канунында Йәһвәнең никахка карашы ничек чагыла?

6 Муса кануны аша Йәһвә Исраил халкы өчен никахка кагылышлы күрсәтмәләр биргән. Бу Канун ир кешегә берничә хатын алырга рөхсәт иткән. Чынлыкта, бу гадәт әле Канун бирелгәнче киң таралган булган. Канунда берничә хатын алган кеше үзен алар белән ничек тотарга тиеш булганы турында әйтелгән. Андый кеше хатыннарының берсен дә кимсетергә тиеш булмаган. Әйтик, кеше кол хатын-кызга өйләнгән, ә соңрак икенче хатын алган, ди. Ул алга таба да беренче хатын турында кайгыртырга — аны ризык, кием белән тәэмин итәргә һәм җенси ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, шулай ук аны якларга тиеш булган (Чыг. 21:9, 10). Без бүген Муса канунын үтәргә мәҗбүр булмасак та, бу Канун безгә Йәһвәнең карашын күрергә булыша: Аллаһы никахны югары бәяли.

7, 8. а) Канун 24:1 дә аерылышу турында нәрсә әйтелгән булган? ә) Йәһвәнең аерылышуга карашы нинди?

7 Ә аерылышу турында Канунда нәрсә әйтелгән? Аллаһы, гаилә төзелешен бик кадерләсә дә, чыгарма буларак аерылышырга рөхсәт иткән. (Канун 24:1 укы.) Исраилле, үз хатынын «килешсез тәртибе аркасында» ошатмаса, аның белән аерылыша алган. Канунда «килешсез тәртип» нәрсәдән гыйбарәт икәнлеге аңлатылмаган. Әмма, һичшиксез, бу җитди нәрсә булырга тиеш булган; ниндидер юк-бар нәрсә аркасында кеше аерылыша алмаган (Кан. 23:14). Кызганычка каршы, Гайсә көннәренә яһүдләр «теләсә нинди сәбәп аркасында аерылыша» башлаган (Мат. 19:3). Без аларның карашын сеңдерергә һич теләмибез.

8 Малахи пәйгамбәр Аллаһының аерылышуга карашын күрсәткән. Ул вакытта күп кенә ир-атлар, мәкерле эш итеп, яшь чакларында өйләнгән хатыннарын калдырган. Бәлки, алар яшьрәк мәҗүси хатын-кызларга өйләнер өчен шулай эшләгәндер. Малахи исә Аллаһының мондый сүзләрен язган: «Мин... аерылышуны нәфрәт итәм» (Мал. 2:14—16). Иң баштан ук Аллаһы болай дигән: «Кеше... хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр» (Ярат. 2:24). Аллаһының никахка карашы үзгәрмәгән. Моңа Гайсә дә игътибар иткән. «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын»,— дигән ул (Мат. 19:6).

Аллаһының хыянәткә карашы

Исраил һәм Яһүдия халкы Йәһвәгә хыянәт иткән. Алар мәҗүси халыклар белән союзлар төзегән һәм ялган дин йолаларында катнашкан. Аллаһы аларны «ташлар һәм агачлар белән зина кылулары» өчен, ягъни потларга табынганнары өчен, хөкем иткән. (Ирм. 2:13, 20; 3:1—3, 9; Йәзәкил 16:28 һәм Ягъкуб 4:4 белән чагыштыр.) Халык үз тәртибен үзгәртергә теләмәгәнгә һәм үзен «фахишә кебек оятсыз тотканга», Аллаһы аны кире кагарга булган. Ул болай дигән: «Моны күреп, мин тугрылыксыз Исраилгә кылган фахишәлеге өчен аерылышу кәгазе бирдем һәм аны чыгарып җибәрдем» (Ирм. 3:6—8).

АЕРЫЛЫШУ ӨЧЕН БЕРДӘНБЕР СӘБӘП

9. Гайсәнең Марк 10:11, 12 дә язылган сүзләрен ничек аңларга?

9 Кемдер мондый сорау бирер: «Ә мәсихчеләргә аерылышырга рөхсәт ителәме? Нинди сәбәп аркасында кеше, аерылышып, яңа никахка керергә хокуклы? Гайсәнең аерылышуга карашы билгеле: «Хатыны белән аерылышып, башкага өйләнүче кеше зина кыла һәм хатынына хыянәт итә. Хатын да, ире белән аерылышып, башкага кияүгә чыкса, зина кыла» (Марк 10:11, 12; Лүк 16:18). Әйе, Гайсә никахны ихтирам иткән һәм башкаларны да моңа өйрәткән. Ир-ат, үз хатыны белән аерылышса һәм башка хатын-кызга өйләнсә, зина кыла. Үз ирен ташлаган һәм башка ир кешегә кияүгә чыккан хатын-кыз турында да шуны ук әйтеп була. Шуны истә тотарга кирәк: Аллаһы өчен бу ике кеше әле дә «бер тән» булып кала; андый аерылышу никах бәйләнешләрен өзми. Гайсә шулай ук үз хатынын калдырган ир кеше аны зина кылуга этәрә дигән. Ни өчен? Ул вакытта күп кенә очракларда хатын-кыз, матди ярдәмгә ия булыр өчен, кияүгә чыгарга мәҗбүр булган. Әмма андый никахка керү зина булып саналган.

Аерылышыр өчен бердәнбер сәбәп

Изге Язмаларның ике өзегендә Гайсә тормыш иптәшенең фәхешлек кылуы аның белән аерылышыр өчен сәбәп булып тора дигән. «Фәхешлек» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе (порне́йа) бер-берсе белән никахта булмаган кешеләрнең җенси мөнәсәбәтләрен сурәтли. Моңа зина кылу һәм проституция керә. Моннан тыш, бер-берсе белән никахта булмаган кешеләрнең җенси мөнәсәбәтләре, шул исәптән ораль я аналь секс белән шөгыльләнгәннәре я бер-берсенең җенси әгъзаларын иркәләүләре дә, порнейа дип санала. («Күзәтү манарасы» (рус), 2006 ел, 15 июль, «Укучыларның сораулары»н кара.)

10. Нинди сәбәп аркасында кеше аерылышырга һәм яңа никахка керергә хокуклы?

10 Гайсә нинди сәбәп аркасында кеше аерылышырга хокуклы икәнен аңлаткан. Ул болай дигән: «Сезгә шуны әйтәм: фахишәлек кылмаган хатыны белән аерылышып, башкага өйләнүче кеше зина кыла» (Мат. 19:9). Таудагы вәгазендә дә Гайсә шул ук фикерне әйткән (Мат. 5:31, 32). Ике очракта да Гайсә фәхешлекне телгә алган. Бу сүз бер-берсе белән никахта булмаган кешеләрнең җенси әхлаксызлыкта катнашуларын аңлата. Моңа, мәсәлән, болар керә: зина кылу, проституция, өйләнмәгән кешеләр арасында җенси мөнәсәбәтләр, гомосексуализм һәм хайваннар белән якынлык кылу. Никахта булган кеше фәхешлек кылса, аның тормыш иптәше аның белән аерылышырга хокуклы. Ул аерылышса, Аллаһы карашыннан, бу никах тәмамлана.

11. Ни өчен кайбер мәсихчеләр, аерылышыр өчен сәбәп булса да, моны эшләмәскә карар итә?

11 Гайсә кеше үзенең хыянәт иткән тормыш иптәше белән аерылышырга тиеш дип әйтмәгән. Мәсәлән, хатын үз ирен кичерергә һәм аның белән яшәвен дәвам итәргә мөмкин. Бәлки, ул аны әле дә яратадыр һәм, аның белән мөнәсәбәтләрен яхшыртып, гаиләләрен саклап калырга телидер. Бәлки, ул шуны аңлыйдыр: аерылышса һәм яңа никахка керә алмаса, аның авырлыклары булачак. Мөгаен, ул материаль ихтыяҗларын һәм җенси ихтыяҗларын исәпкә алыр; ялгызлык хисе белән көрәшергә кирәк булачагы турында да уйлар. Өстәвенә, андый мәсихче балалары турында да онытмас. Ул аерылышса, аңа балаларны хакыйкатьтә үстерергә авыррак булмасмы? (1 Көр. 7:14) Әйе, аерылышу төрле авырлыкларга китерергә мөмкин.

12, 13. а) Һошия гаиләсендә нинди хәл туган? ә) Ни өчен Һошия Гомәрияне кире кабул иткән һәм бу безне нәрсәгә өйрәтә?

12 Һошия пәйгамбәр һәм аның хатынының мисалы игътибарга лаек. Аллаһы аңа: «Бар һәм фахишә булып китәчәк хатын-кызга өйлән. Синең аның зинасыннан туган балаларың булыр»,— дигән. Гомәрия Һошиядән угыл тапкан (Һош. 1:2, 3). Вакыт узу белән Гомәриянең тагын кызы һәм угылы туган. Күрәсең, икесе дә зина кылу нәтиҗәсендә туган. Гомәрия кат-кат зина кылса да, Һошия аның белән аерылышмаган. Ләкин соңрак Гомәрия үзе Һошияне калдырган һәм кол дәрәҗәсенә төшкән. Йәһвәнең кушуы буенча Һошия аны йолып алган (Һош. 3:1, 2). Һошия мисалы аша Йәһвә исраиллеләрне никадәр күп тапкыр кичергәнен күрсәткән. Бу очрак безне нәрсәгә өйрәтә?

13 Берәр мәсихченең тормыш иптәше хыянәт итсә, шул мәсихчегә карар кабул итәргә кирәк булыр: аерылышыргамы яисә юкмы? Бер яктан, Гайсә андый очракларда аерылышыр өчен һәм яңа никахка керер өчен сәбәп бар дигән. Икенче яктан, мәсихче үз иптәшен кичерә ала. Гомәрия Һошиягә кайткач, Һошия аңа башка ир-атлар белән якынлык кылмаска кушкан. Ул үзе дә аның белән якынлык кылмаган (Һош. 3:3). Ләкин вакыт узу белән Һошия, мөгаен, Гомәрия белән җенси мөнәсәбәтләргә керә башлаган. Бу хәл Йәһвәнең, исраиллеләрне кире кабул итеп, алар белән мөнәсәбәтләрен сакларга тырышканына символ булган (Һош. 1:11; 3:3—5). Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? Мәсихче, үзенең зина кылган иптәше белән яңадан җенси мөнәсәбәтләргә керә башласа, аны кичергәнен күрсәтә һәм хәзер инде аның белән аерылыша алмый (1 Көр. 7:3, 5). Алар бергә яшәүләрен дәвам итәргә һәм никахка Аллаһы карашын сакларга тиеш була.

НИКАХТА ҖИТДИ АВЫРЛЫКЛАР ТУСА

14. 1 Көринтлеләргә 7:10, 11 буенча, гаиләдә нинди авырлыклар туа ала?

14 Бар мәсихчеләр дә никахка Йәһвә белән Гайсә кебек — тиешле хөрмәт белән карарга тырыша. Әмма, камилсезлек аркасында, кайберәүләргә бу бик авыр бирелә (Рим. 7:18—23). Беренче гасырда да кайбер гаиләләрдә авырлыклар туган. Шуңа күрә Паул: «Хатын үз ирен калдырып китмәсен»,— дип язган. Шулай да андый хәлләр булгалаган. (1 Көринтлеләргә 7:10, 11 укы.)

Ике өлкән ирле-хатынлы парга киңәш бирә

Никахны саклап калырга нәрсә ярдәм итәр? (15 нче абзацны кара.)

15, 16. а) Никахта авырлыклар туса да, ир белән хатынның нинди максаты булырга тиеш һәм ни өчен? ә) Ир я хатын Йәһвә хезмәтчесе булмаса, Паул киңәше кулланырлыкмы?

15 Ни өчен кайбер мәсихчеләр беренче гасырда үз тормыш иптәшләреннән аерым яши башлаган? Паул моның турында әллә ни күп язмаган. Шулай да безгә шул билгеле: сәбәбе хыянәт итү булмаган. Югыйсә андый мәсихчеләрнең аерылышыр өчен һәм яңа никахка керер өчен нигез булыр иде, ләкин Паул апа-кардәшләргә «ялгыз торырга» я «үз ире белән килешергә» киңәш иткән. Шулай итеп, Аллаһы карашыннан, бу мәсихчеләр әле дә никахта булган. Паул аңлатканча, никахтагыларның проблемалары булса, әмма бу проблемалар зина кылу белән бәйле булмаса, алар татулашырга тырышырга тиеш. Аларга җыелыш өлкәннәре булыша ала, аларның Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләре бик файдалы була. Әлбәттә, өлкәннәр ир я хатын ягына басарга тырышмый.

16 Билгеле, ир я хатын Йәһвә хезмәтчесе булмаса, проблемалар күбрәк булырга мөмкин. Андый никахта авырлыклар туса, аерым яшәүне аклап буламы? Без инде карап чыкканча, җенси бозыклык аерылышу өчен нигез була ала. Әмма аерым яшәү өчен нинди сәбәпләр була алганы турында Изге Язмаларда әйтелми. Паул болай дип кенә язган: «Берәр хатынның иман итмәүче ире булса һәм ире аның белән бергә яшәргә риза икән, хатын аны ташламасын» (1 Көр. 7:12, 13). Бу киңәш бүген дә кулланырлык.

17, 18. Ни өчен кайбер мәсихчеләр, никахта җитди авырлыкларга очраса да, аерым яши башламаган?

17 Кайвакыт «иман итмәүче ирнең» тәртибеннән аның үз хатыны белән «бергә яшәргә риза» булмаганы күренә. Бәлки, ул хатыны белән үзен агрессив тота һәм аның сәламәтлеге белән тормышын куркыныч астына куядыр. Бәлкем, ир гаиләне матди яктан кайгыртырга теләми я гаиләдәгеләрнең рухилыгы куркыныч астында торадыр. Андый очракларда кайбер мәсихчеләр, тормыш иптәше нәрсә генә әйтмәсен, аерым яшәргә карар итә. Ләкин башка мәсихчеләр, җитди авырлыкларга очрасалар да, үз иптәшен калдырмый һәм гаилә мөнәсәбәтләрен яхшыртырга тырыша. Ни өчен?

18 Аерым яшәсәләр дә, бу ирле-хатынлы пар әле дә никахта дип санала. Өстә әйтелгәнчә, аерым яшәү иргә дә, хатынга да төрле авырлыклар китерә ала. Моннан тыш, рәсүл Паул, никахтагыларны бер-берсен калдырмаска дәртләндереп, болай дип язган: «Иман итмәүче ир — хатыны аша, ә иман итмәүче хатын мәсихче ире аша изге ителә. Югыйсә балаларыгыз нәҗес булыр иде, ә болай изге булалар» (1 Көр. 7:14). Күп кенә тугры мәсихчеләр, тормыш иптәшләре белән мөнәсәбәтләре бик авыр булса да, алар белән яшәүләрен дәвам иткән, һәм, нәтиҗәдә, тормыш иптәшләре хакыйкатькә килгән. Бу кардәшләр тырышлыклары заяга булмаганын күргән. (1 Көринтлеләргә 7:16 укы; 1 Пет. 3:1, 2.)

19. Ни өчен мәсихче җыелышта күп бәхетле гаиләләр бар?

19 Гайсә Мәсих — аерылышуга кагылышлы, ә рәсүл Паул аерым яшәүгә кагылышлы киңәшләр һәм күрсәтмәләр биргән. Икесе дә Аллаһы хезмәтчеләренең никахка хөрмәт белән карауларын теләгән. Бүген бөтендөньядагы җыелышларда күп яхшы гаиләләр бар: тугры ирләр үз хатыннарын ярата, ә хатыннар ярату белән үз ирләрен хөрмәт итә. Шулай итеп алар никахка ихтирам белән карау мөмкин икәнен раслый. Мөгаен, сезнең җыелышыгызда да андый парлар бардыр. Аллаһы болай дигән: «Кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр» (Эфес. 5:31, 33). Бу сүзләр чыннан да хак һәм мәсихче гаиләләр моны үз тормышлары белән дәлилли!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу