Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 95 бүл. 222 б.-223 б., 9 абз.
  • Аерылышуга караш һәм балаларны ярату

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аерылышуга караш һәм балаларны ярату
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аерылышуга караш һәм балаларны ярату
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Аерылышу өчен Изге Язмаларга нигезләнгән бердәнбер сәбәп
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Никахка хөрмәт белән карагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 95 бүл. 222 б.-223 б., 9 абз.
Кешеләр үз балаларын Гайсә янына китерә

ТУКСАН БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Аерылышуга караш һәм балаларны ярату

МАТТАЙ 19:1—15 МАРК 10:1—16 ЛҮК 18:15—17

  • ГАЙСӘ АЛЛАҺЫНЫҢ АЕРЫЛЫШУГА КАРАТА КАРАШЫН КҮРСӘТӘ

  • ЯЛГЫЗ БУЛУ БҮЛӘГЕ

  • БАЛАЛАР КЕБЕК БУЛЫРГА КИРӘК

Гәлиләядән китеп, Гайсә үз шәкертләре белән Үрдүн елгасын кичә һәм Перея өлкәсе аша көньякка таба юл тота. Гайсә, Переядә соңгы тапкыр булганда, фарисейларга Аллаһының аерылышу турындагы карашын әйткән иде (Лүк 16:18). Хәзер алар, Гайсәне сынар өчен, кабат бу мәсьәләне күтәрә.

Муса пәйгамбәр кеше үз хатыны белән «килешсез тәртибе» аркасында аерылыша ала дип язган булган (Канун 24:1). Ни сәбәпле аерылышып була икәне турында төрле карашлар бар. Кайберәүләр «килешсез тәртип» җитди булмаган гаеп эшләрне үз эченә ала дип ышана. Шуңа күрә фарисейлар Гайсәдән: «Ир кешегә хатыны белән теләсә нинди сәбәп аркасында аерылышырга ярыймы?» — дип сорый (Маттай 19:3).

Гайсә кеше карашына таянмый, ә оста итеп Аллаһының никахка карата ниятенә игътибар итә: «Кешеләрне барлыкка китерүче аларны башлангычтан ук ир һәм хатын итеп яраткан дигәнне һәм аның: „Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр“,— дигән сүзләрен сез укымадыгызмыни? Шулай итеп, алар инде ике түгел, ә бер тән. Шуңа күрә Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Маттай 19:4—6). Адәм белән Хауваның никахын оештырганда, Аллаһы аерылышу турында бер сүз дә әйтмәгән.

Фарисейлар, Гайсәгә каршы төшеп, болай ди: «Ник соң, алайса, Муса аерылышу кәгазе язарга кушкан һәм аерылышырга рөхсәт иткән?» (Маттай 19:7). Гайсә аларга: «Муса сезгә сез таш йөрәкле булганга хатыннарыгыз белән аерылышырга рөхсәт биргән, әмма башлангычта алай булмаган»,— ди (Маттай 19:8). «Башлангычта» диеп, Гайсә Муса көннәрен түгел, ә Аллаһы Гадән бакчасында никах төзелешен урнаштырган вакытны күздә тота.

Сүзен дәвам итеп Гайсә мондый мөһим бер хакыйкатькә игътибар итә: «Сезгә шуны әйтәм: фахишәлек [грекча порне́йа] кылмаган хатыны белән аерылышып башкага өйләнүче кеше зина кыла» (Маттай 19:9). Шулай итеп, Изге Язмалар буенча, җенси әхлаксызлык аерылышу өчен бердәнбер сәбәп булып тора.

Бу сүзләрне ишеткәч, шәкертләр болай ди: «Ир белән аның хатыны арасындагы мөнәсәбәтләр андый икән, ул чакта өйләнмәү хәерлерәк» (Маттай 19:10). Әлбәттә, никахка керергә ниятләгән кеше никах бәйләнешләренең гомерлек булуын аңларга тиеш!

Аннары Гайсә ялгызлык турында әйтә. Ул аңлатканча, кайберәүләр «тумыштан җенси якынлыкка яраксыз» була һәм өйләнә алмый. Икенчеләрне кешеләр, җенси әгъзаларын имгәтеп, «җенси якынлыкка яраксыз» итә. Кайберәүләр исә җенси мөнәсәбәтләргә керү теләкләрен тыя. Моны алар үзләрен тулысынча Патшалык белән бәйле эшләргә багышлар өчен эшли. Гайсә үз тыңлаучыларын: «Моны [ялгызлыкны] кабул итә алучы кабул итсен»,— дип өнди (Маттай 19:12).

Аннан соң кешеләр Гайсә янына балаларын китерә башлый. Әмма шәкертләр, күрәсең, Гайсәне кирәкмәгән борчылулардан якларга теләп, аларны әрли. Моңа Гайсәнең ачуы чыга, һәм ул шәкертләренә болай ди: «Балалар минем янга килсен, аларга комачауламагыз, чөнки Аллаһы Патшалыгы нәкъ шундыйларныкы. Сезгә хак сүз әйтәм: берәрсе Аллаһы Патшалыгын бала кебек кабул итмәсә, анда кермәячәк» (Марк 10:14, 15; Лүк 18:15).

Әйе, нинди искиткеч сабак! Аллаһы Патшалыгын кабул итәр өчен безгә, балалар кебек, басынкы һәм өйрәнергә әзер булырга кирәк. Гайсә балаларны кочаклап һәм фатихалап, аларга үз яратуын күрсәтә. Әйе, «Аллаһы Патшалыгын бала кебек кабул» иткән һәркемне ул шундый ук наз белән ярата (Лүк 18:17).

  • Фарисейлар, аерылышу турында әйтеп, Гайсәне ничек сыный?

  • Гайсәнең сүзләре буенча, Аллаһының аерылышуга карашы нинди?

  • Ни өчен Гайсәнең кайбер шәкертләре ялгыз калырга була?

  • Гайсәнең балалар белән мөгамәлә итүе безне нәрсәгә өйрәтә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу