Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 78 мәкалә
  • Аллаһы бармы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы бармы?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Югары акыллылыкның бердәнбер чыганагы
    Кеше нәрсә өчен яши?
  • Тормышым канәгатьлек китерми. Миңа дин, Аллаһы яисә Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Рухи сорауларга җавап
  • Догалар Ишетүче кем ул?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Изге Язмалар — Аллаһы биргән китап
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 78 мәкалә
Болытлар аша үткән кәяш нурлары

Аллаһы бармы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Әйе, бар һәм Изге Язмаларда аның барлыгын исбатлаучы күп кенә көчле дәлилләр китерелә. Бу безне Аллаһыга карата иманыбызны ныгытырга дәртләндерә һәм моны дини карашларга ияреп түгел, ә «акылыбызны кулланып» эшләргә этәрә (Римлыларга 12:1; 1 Яхъя 5:20). Изге Язмаларга нигезләнеп төзелгән астагы фактларга игътибар итегез.

  • Галәмдәге тәртип, андагы тереклек Барлыкка Китерүче булырга тиеш икәнен күрсәтә. Изге Язмаларда: «Әлбәттә, һәр йортның төзүчесе бар, ә Аллаһы — бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе»,— дип әйтелә (Еврейләргә 3:4). Бу сүзләр бик гади булса да, күп кенә белемле кеше аны җитди дәлил дип саныйa.

  • Без, кешеләр, тумыштан бирелгән теләккә ия: безнең тормыш максатын беләсебез килә. Без үзебезнең физик ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерсәк тә, бу теләк кала. Изге Язмаларда бу теләк «рухи нәрсәләргә сусау» дип атала һәм бу теләккә шул исптән Аллаһыны белергә теләк һәм аңа гыйбадәт кылырга теләк керә (Маттай 5:3; Ачылыш 4:11). Рухи ихтыяҗлар Аллаһының барлыгын да исбатлый һәм ул яратучы Барлыкка Китерүче икәнен дә күрсәтә. Аллаһы андый ихтыяҗларны канәгатьләндерүебезне дә тели (Маттай 4:4).

  • Изге Язмалардагы җентекләп язылган пәйгамбәрлекләр әле үтәлгәнче йөзләгән еллар алдарак язылган булган һәм барысы нәкъ аларда әйтелгәнчә үтәлгән. Аларның шулкадәр төгәл, бар нечкәлекләренә кадәр, үтәлүе аларны Аллаһы иңдергән икәнен исбатлап тора (2 Петер 1:21).

  • Галәмдә Җир шары

    Изге Язмаларны язучы кешеләр ул заманнарда кешеләргә фәнни яктан билгеле булмаган нәрсәләр турында язган. Мәсәлән, борынгы заманда кешеләр Җир берәр хайван — фил я үгезләр өстендә тора дип уйлаган. Ә Изге Язмаларда Аллаһы «җирне бернәрсәсез бушлыкка элеп куйган» дип әйтелгән булган (Әюб 26:7). Изге Язмаларда, шулай ук, аның формасы турында да төгәл әйтелгән: ул шар я түгәрәк дип әйтелгән (Ишагыйя 40:22). Кайдан алар андый белем алган? Күп кенә кеше Изге Язмаларны язучыларга бу белемне Аллаһы иңдергән дип әйтү иң акыллы булыр дип саный.

  • Изге Язмаларда күп кенә катлаулы сорауларга җавап бар. Бу сорауларга җавап тапмыйча кайбер кеше атеист булып киткән. Мәсәлән, мондый сораулар: Аллаһы кешеләрне яратса һәм чиксез куәткә ия булса, ни өчен ул дөньядагы газапларны һәм явызлыкны түзеп тора? Ни өчен күп кенә очракларда дин кешегә уңай яктан түгел, ә начар яктан тәэсир итә? (Титуска 1:16).

a Мәсәлән, үткәндә астронавт булган Аллан Сандаж Галәм турында болай дигән: «Мин [Галәмдәге] мондый тәртип тәртипсезлектән килеп чыккан дигән сүзләр акылга сыймаслык дип саныйм. Мондый тәртипнең берәр чыганагы булырга тиеш. Минем өчен Аллаһы сер булса да, әмма аның барлыгы бар нәрсәнең булуын, бу могҗизаны — ни өчен башта бернәрсә дә булмаган, ә хәзер бар икәнен аңлата».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу