Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 166 мәкалә
  • Акча чыннан да явызлыкмы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Акча чыннан да явызлыкмы?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмаларда акча турында нәрсә әйтелә?
  • Ни өчен Изге Язмалар акча яратудан кисәтә?
  • Изге Язмалардагы акчага карата киңәшләр безгә ничек ярдәм итә ала?
  • Акча мәсьәләсен хәл итү
    Гаиләгез бәхетле була ала
  • Гаиләдә акча тоту
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Бәхетле тормышка ачкыч
    Уяныгыз! 2021
  • Изге Язмаларда эш һәм акча турында нәрсә әйтелә?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 166 мәкалә
Кеше күп акчага ия була.

Акча чыннан да явызлыкмы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Юк. Изге Язмаларда акча ул үзеннән-үзе начар я бу бар бәлаләрнең чыганагы дип әйтелми. «Акча — явызлык» дигән әйтем Изге Язмаларның үзгәртелгән өземтәсе. Изге Язмаларда бу өземтәнең дөрес варианты болай яңгырый: «Һәркайсы явызлыкның тамыры — акча ярату бит» (1 Тимутигә 6:10).

  • Изге Язмаларда акча турында нәрсә әйтелә?

  • Ни өчен Изге Язмалар акча яратудан кисәтә?

  • Изге Язмалардагы акчага карата киңәшләр безгә ничек ярдәм итә ала?

  • Акча турында Изге Язмалардан шигырьләр

Изге Язмаларда акча турында нәрсә әйтелә?

Әгәр акчага дөрес караш сакласак, алар тормышта ярдәм итә һәм хәтта кеше өчен «яклау» булып тора ала икәнен Изге Язмалар таный (Вәгазьче 7:12). Анда тагын юмартлык күрсәтүчеләр, шулай ук акчалары белән бүлешүчеләр, мактап искә алына (Гыйбрәтле сүзләр 11:25).

Әмма шулай ук Изге Язмалар акча тормышыбызда иң мөһиме булып китмәсен дип кисәтә. Анда болай диелә: «Байлык яратмыйча тормыш итегез, булганына канәгать булып яшәгез» (Еврейләргә 13:5). Моның асылы шунда: акчага дөрес караш үстерергә һәм байлык артыннан кумаска кирәк. Булганы белән һәм чыннан да кирәк булганы — ризык, кием һәм яшәү урыныбыз — белән канәгать булырга өйрәнергә кирәк (1 Тимутигә 6:8).

Ни өчен Изге Язмалар акча яратудан кисәтә?

Комсыз кеше мәңге яшәү мөмкинлеген югалта (Эфеслеләргә 5:5). Ни өчен? Чөнки бер яктан, комсызлык — потка табынуның бер төре (Көләсәйлеләргә 3:5). Һәм шуңа өстәп, комсыз кешеләр, үз теләкләрен канәгатьләндерер өчен, әхлакый принципларны боза ала. Ә Гыйбрәтле сүзләр 28:20 дә болай диелә: «Баерга ашыгучы гаепсез калмас». Нинди гаеп? Акча хакында комсыз кеше шантаж, янау, караклык, кеше урлау һәм үтерү кебек җинаять эшләренә дә бара ала.

Акча ярату кешене мондый эшләргә этәрмәсә дә, ул барыбер начар нәтиҗәләргә китерәчәк. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Баерга теләүчеләр тозакка эләгә, вәсвәсәгә һәм бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләргә бирелә» (1 Тимутигә 6:9).

Изге Язмалардагы акчага карата киңәшләр безгә ничек ярдәм итә ала?

Әгәр акча өчен без әхлакый принципларны һәм рухи гадәтләребезне бозмасак, без үз-үзебезне хөрмәт итәчәкбез һәм Аллаһының хуплавына һәм ярдәменә таяна алачакбыз. Аллаһы аны тормышлары белән сөендерергә тырышкан кешеләргә менә нәрсә вәгъдә итә: «Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам» (Еврейләргә 13:5, 6). Аллаһы шулай ук: «Тугры кеше мул фатихалар урыр»,— дип безне ышандыра (Гыйбрәтле сүзләр 28:20).

Акча турында Изге Язмалардан шигырьләр

Вәгазьче 7:12: «Акча... яклау бирә».

Мәгънәсе: Әгәр акчага дөрес карашыбыз булса, алар иминлегебез өчен яклау булып тора ала.

Лүк 12:15: «Кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел».

Мәгънәсе: Акча тормышыбызда иң мөһиме түгел һәм котылуыбыз аңардан тормый.

1 Тимутигә 6:10: «Һәркайсы явызлыкның тамыры — акча ярату бит. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үзләрен күп газаплар белән яралаганнар».

Мәгънәсе: Акча үзеннән-үзе начар нәрсә түгел. Әмма акча яратучы кешеләрнең — тормышлары акча тирәли әйләнүчеләрнең — күп проблемалары туа. Гаилә җимерелүе һәм чиктән тыш күп эшләүдән югалган сәламәтлек — бу андый яратуның ачы нәтиҗәләре.

Еврейләргә 13:5: «Байлык яратмыйча тормыш итегез, булганына канәгать булып яшәгез».

Мәгънәсе: Теләсә нинди юллар белән баерга тырышканчы, чыннан да кирәк булганы белән канәгать булу яхшырак.

Маттай 19:24: «Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк».

Мәгънәсе: Бу сүзләрне Гайсә бай егетне үзе артыннан иярергә чакыргач әйткән. Яшь егет бу чакырудан баш тарткан, чөнки милкенә бик нык бәйле булган. Шуңа күрә Гайсә тыңлаучыларын болай дип кисәткән: кемгә дә булса байлык Аллаһыга караганда мөһимрәк икән, ул мәңге яшәү мөмкинлеген югалта ала.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу