Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lr 20 бүл. 107-111 б.
  • Синең һәрвакыт беренче буласың киләме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Синең һәрвакыт беренче буласың киләме?
  • Бөек Остаздан өйрән
  • Охшаш мәкаләләр
  • Фарисейда кунакта
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Аллаһы мәҗлескә кемне чакыра?
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Ни өчен Гайсә Бөек Остаз булган?
    Бөек Остаздан өйрән
  • Бөек Остаз башкаларга хезмәт иткән
    Бөек Остаздан өйрән
Күбрәк карарга
Бөек Остаздан өйрән
lr 20 бүл. 107-111 б.

20 БҮЛЕК

Синең һәрвакыт беренче буласың киләме?

СИН һәрвакыт беренче булырга теләгән кешеләрне беләсеңме? Алар, бәлки, иң беренче булыр өчен, чираттагы кешеләрне этә-төртә алга килеп баса торгандыр. Синең андый хәлне күргәнең бармы? ~ Бөек Остаз хәтта олыларның да беренче булырга теләгәнен күргән. Һәм бу аңа ошамаган. Әйдә, андый очракларның берсенә игътибар итик.

Малай башка малайны этеп җибәрә һәм чиратта беренче булып чыга

Синең беренче булырга теләгән кешеләрне күргәнең бармы?

Изге Язмаларда әйтелгәнчә, бер тапкыр Гайсәне бер фарисей йортына мәҗлескә чакырганнар. Ул фарисей абруйлы дини җитәкче булган. Гайсә, анда килгәч, чакырылган кунакларның үзләренә иң яхшы урыннар сайлаганын күргән. Шуңа күрә ул андагы кешеләргә бер хикәя сөйләгән. Бу хикәяне сөйлимме? ~

Гайсә болай дигән: «Берәү сине туй мәҗлесенә чакырса, иң хөрмәтле урынга утырма». Ни өчен Гайсә алай дип әйткән, син беләсеңме? ~ Ул мәҗлескә тагы да зуррак кеше чакырылган булырга мөмкин дип аңлаткан. Шул чакта, рәсемдә күрсәтелгәнчә, хуҗа килеп: «Бу кешегә урын бирче»,— дияр. Шунда кунак үзен ничек хис итәр? ~ Ул оятка калыр, чөнки башкалар аның түбәнрәк урынга күчеп утыруын күрәчәк.

Гайсә иң яхшы урынны сайлау дөрес түгел икәнен күрсәткән. Ул болай дигән: «Сине чакырсалар, бар да, иң түбән урынга утыр. Ул чакта хуҗа яныңа килеп: „Дустым, хөрмәтлерәк урынга күчеп утырчы“,— дияр. Шунда син үзең белән бергә мәҗлестә утыручылар алдында ихтирам казанырсың» (Лүк 14:1, 7—11).

Хуҗа иң яхшы урында утырган кунакны бу урынга башка кешене утыртырга сорый

Гайсә, иң яхшы урын алучылар турында сөйләп, нинди сабак биргән?

Син Гайсәнең нинди сабак бирәсе килгәнен аңладыңмы? ~ Әйдә, бер мисал карап чыгыйк. Күз алдыңа китер: тукталышка автобус килеп туктый. Син автобуска олылар алдыннан кереп үзеңә урын алырга ашыксаң, бу дөрес булырмы? ~ Алай эшләсәң, бу Гайсәгә ошар идеме? ~

Кемдер сиңа Гайсә өчен безнең тәртибебез мөһим түгел дип әйтергә мөмкин. Ә син ничек уйлыйсың? ~ Фарисейда кунакта булганда Гайсә кешеләрнең үзләренә урын сайлаганнарын күзәткән. Бүген Гайсә безнең тәртибебезгә игътибар итәме? ~ Хәзер Гайсә күктә, һәм аннан ул, һичшиксез, безнең барыбызны да яхшы күреп тора.

Беренче булу теләге зыян гына китерә. Бу еш кына бәхәсләр чыгара һәм кешеләрнең ачуын кузгата. Кайвакыт андый хәл балалар автобуска утырганда килеп чыга. Ишекләр ачылу белән балаларның автобуска беренче булып керәселәре килә. Алар иң яхшы урын алырга, тәрәзә янына утырырга тели. Моның аркасында нәрсә килеп чыгарга мөмкин? ~ Әйе, кайчак аларның бер-берсенә ачуы чыга.

Беренче булу теләге күп кенә авырлыклар китереп чыгара. Андый теләк аркасында Гайсәнең рәсүлләре арасында да кыен хәл туган. Бу китапның 6 нчы бүлегеннән белгәнебезчә, алар араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшкән булган. Ул чакта Гайсә нәрсә эшләгән? ~ Әйе, ул аларны төзәткән. Ләкин соңрак алар арасында кабат бәхәс чыккан. Әйдә, моның турында белик.

Гайсә үзенең рәсүлләре һәм башка кешеләр белән бергә соңгы тапкыр Иерусалимга бара. Гайсә аларга үзенең Патшалыгы турында күпне сөйләгән. Шуңа күрә Ягъкуб белән Яхъя аның белән бергә патша булып идарә итү турында уйлый. Алар хәтта моның турында әниләре Салумиягә әйткән (Маттай 27:56; Марк 15:40). Һәм юлда Салумия Гайсә янына килеп аның алдына тезләнә һәм аңа бер үтенечен әйтә.

«Син нәрсә телисең?» — дип сорый Гайсә. Салумия: «Синең Патшалыгыңда бу ике улымның берсе уң ягыңда, ә икенчесе сул ягыңда утырачак дип вәгъдә ит»,— дип әйтә. Ләкин бу хакта башка ун рәсүл ишетеп ала. Син ничек уйлыйсың, алар нәрсә хис иткән? ~

Салумия Гайсәне үз улларына — Якъкуб белән Яхъяга өстәмә хөрмәт күрсәтүен үтенә

Салумия Гайсәдән нәрсә сорый, һәм бу нәрсәгә китерә?

Әйе, аларның Ягъкуб белән Яхъяга бик каты ачуы килгән. Шуңа күрә Гайсә бар рәсүлләренә дә яхшы киңәш бирә. Гайсә аларга болай ди: «Халык идарәчеләре халык өстеннән хакимлек итәләр, һәм бөек кешеләр халыкны кул астында тоталар. Сезнең арагызда исә алай булмасын». Аннары Гайсә болай дип өсти: «Беренче булырга теләүче сезгә кол булсын». Уйлап кына кара — андый кеше кол булырга тиеш! (Маттай 20:20—28).

Син колларның нәрсә эшләгәнен беләсеңме? ~ Кол башкаларга хезмәт итә һәм үзенә хезмәт итәрләр дип көтми. Ул беренче урында түгел, ә иң түбән урында тора. Ул үзен зур итеп түгел, ә иң кечкенә итеп саный. Гайсә беренче булырга теләүче үзен кол кебек тотарга тиеш дигән.

Синеңчә, бу безнең өчен нәрсә аңлата? ~ Кол үзенең хуҗасы белән иң яхшы урынны алу турында бәхәсләшеп торырмы? Яки кем беренче булып ашарга утыра дип бәхәсләшерме? Син ничек уйлыйсың? ~ Гайсә аңлатканча, кол һәрвакыт үзенең хуҗасына юл куя (Лүк 17:7—10).

Димәк, без нәрсә эшләргә тиеш? ~ Әйе, без үзебезне коллар кебек тотарга тиеш. Бу башкаларга юл кую дигәнне аңлата. Һәм без башкаларны үзебезгә караганда күпкә мөһимрәк дип санарга тиеш. Моны ничек эшләргә, син беләсеңме? ~ Әйдә, бу китапның 40 нчы һәм 41 нче битләрен ачып, башкаларга хезмәт итәр өчен нинди мөмкинлекләр бар икәнен тагын бер тапкыр карап чыгыйк.

Исеңдәдер, Бөек Остаз башкаларга хезмәт итеп, аларны үзеннән өстен куйган. Ул җирдә яшәгән соңгы төнне үзенең рәсүлләре белән үткәргән һәм хәтта тезләнеп аларның аякларын юган. Без дә башкаларга хезмәт итсәк, Бөек Остаз да һәм аның Әтисе Йәһвә Аллаһы да сөенәчәк.

Изге Язмалардан башкаларны үзебездән өстен куярга дәртләндерүче тагын мондый шигырьләрне укыйк: Лүк 9:48; Римлыларга 12:3 һәм Филипиялеләргә 2:3, 4.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу