Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 102 бүл. 238 б.-239 б., 9 абз.
  • Патша Иерусалимга ишәк баласына атланып керә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Патша Иерусалимга ишәк баласына атланып керә
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Мәсихнең Иерусалимга тантаналы итеп керүе
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • «Сәгате җиткән!»
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Гайсә Патша булып керә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Битфәгия, Зәйтүн тавы һәм Иерусалим
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 102 бүл. 238 б.-239 б., 9 абз.
Гайсә Иерусалимга ишәккә атланып керә, ә халык аны Патша итеп каршы ала

ЙӨЗ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Патша Иерусалимга ишәк баласына атланып керә

МАТТАЙ 21:1—11, 14—17 МАРК 11:1—11 ЛҮК 19:29—44 ЯХЪЯ 12:12—19

  • ГАЙСӘНЕҢ ИЕРУСАЛИМГА ТАНТАНАЛЫ РӘВЕШТӘ КЕРҮЕ

  • ИЕРУСАЛИМНЫҢ ҖИМЕРЕЛҮЕ ТУРЫНДА ПӘЙГАМБӘРЛЕК

Икенче көнне, якшәмбе, 9 нисан көнне, Гайсә үзенең шәкертләре белән бергә Битанияне калдырып, Иерусалимга бара. Зәйтүн тавындагы Битфәгиягә килеп җитәрәк, Гайсә үзенең ике шәкертенә болай ди:

«Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдәге ишәкне һәм ишәк баласын күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез. Ә инде кем дә булса берәр нәрсә әйтсә, аңа: „Алар Хуҗабызга кирәк“,— диегез, һәм ул шунда ук ишәкләрне алырга рөхсәт итәчәк» (Маттай 21:2, 3).

Шәкертләр башта бу боерыкның Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекнең үтәлүе белән бәйле икәнен аңламый, ләкин соңрак моның Зәкәрия пәйгамбәрлегенең үтәлеше булуына төшенә. Ул Аллаһының вәгъдә ителгән Патшасының Иерусалимга керүе турында алдан әйткән булган. Ул болай дигән: «Ул басынкы, ишәккә утырып килә, ул ишәккә, ишәк баласына атланып утырган» (Зәкәрия 9:9).

Шәкертләр Битфәгиягә барып, бәйдәге ана ишәкне һәм ишәк баласын ычкындыргач, анда басып торган кешеләр алардан: «Ни өчен сез ишәк баласын бәйдән ычкындырасыз?» — дип сорый (Марк 11:5). Ләкин шәкертләр хайваннар Хуҗабызга кирәк дип әйткәч, кешеләр аларны алып китәргә рөхсәт итә. Хайваннарны Гайсә янына китергәч, шәкертләр өс киемнәрен ишәккә һәм аның баласына сала, ләкин Гайсә ишәк баласына атланып утыра.

Гайсә Иерусалимга таба барганда халыкның саны үсә бара. Күпләр өс киемнәрен юлга җәя, башкалар исә «кырда киселгән яшел ботакларны» юлга таратып сала. «Коткар аны, ялварып үтенәбез! — дип кычкыра алар.— Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы! Атабыз Давытның якынлашып килүче Патшалыгы фатихалы!» (Марк 11:8—10). Халык арасында булган фарисейларның моны ишетеп ачулары чыга, һәм алар Гайсәгә: «Остаз, шәкертләреңне тый»,— дип әйтә. Ләкин Гайсә: «Сезгә шуны әйтәм: алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлар»,— ди (Лүк 19:39, 40).

Иерусалимга карап, Гайсә елый башлый һәм болай ди: «Әгәр син тынычлык өчен нәрсә кирәк икәнен шушы көнне танысаң иде... Әмма хәзер син аны күрә алмыйсың». Белә торып тыңламаучан булганы өчен Иерусалим җәзага тартылыр. Гайсә мондый пәйгамбәрлек әйтә: «Дошманнарың очланган бүрәнәләрдән сине уратып ныгытмалар төзер, сине чолгап алыр һәм бар яктан сиңа ташланыр. Алар сине һәм синдәге балаларны җир өстенә ташлар, таш өстендә таш калдырмас» (Лүк 19:42—44). Гайсәнең сүзләре үтәлә: б. э. 70 елында Иерусалимны җимерәләр.

Гайсә Иерусалимга кергәч, бөтен шәһәр: «Кем бу?» — диешеп, шау-гөр килә башлый. «Бу — Гәлиләядәге Насарадан Гайсә пәйгамбәр!» — дип җавап бирәләр халык арасыннан (Маттай 21:10, 11). Гайсәнең Лазарны үледән терелткәнен күргән кешеләр башкаларга бу могҗиза турында сөйли. Фарисейлар исә бернәрсә эшли алмаганына көенә. Алар үзара: «Бөтен дөнья аның артыннан бара»,— диешә (Яхъя 12:18, 19).

Иерусалимда Гайсә, үз гадәте буенча, гыйбадәтханәгә бара һәм анда өйрәтә. Анда ул сукырларны һәм аксакларны савыктыра. Өлкән руханилар белән канунчылар Гайсәнең кылган эшләрен күргәч һәм гыйбадәтханәдә малайларның: «Давыт Улын коткар, ялварып үтенәбез!» — дип кычкыруларын ишеткәч, аларның ачуы чыга. «Аларның нәрсә әйткәннәрен ишетәсеңме?» — дип сорыйлар бу дини җитәкчеләр аңардан. «„Балалар белән сабыйларның телләрен үзеңне мактарга дәртләндердең“,— дип язылганны әллә сез укымадыгызмы?» — дип җавап бирә Гайсә (Маттай 21:15, 16).

Гайсә гыйбадәтханәдәге бар нәрсәне карап чыга. Вакыт соң инде. Шуңа күрә Гайсә рәсүлләре белән китеп бара. 10 нисан башланганчы, ул кире Битаниягә килә. Якшәмбе көнне ул шунда куна.

  • Гайсә Иерусалимга Патша буларак кайчан һәм ничек итеп керә?

  • Гайсә, Иерусалимга карагач, нәрсә хис итә һәм нинди пәйгамбәрлек әйтә?

  • Гайсә гыйбадәтханәгә килгәч, нәрсә була?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу