Сез беләсезме?
Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә хайваннарны саткан кешеләрне «юлбасарлар» дип атау урынлы булганмы?
МАТТАЙ бәян иткән Яхшы хәбәрдә болай диелә: «Гыйбадәтханәгә кергәч, Гайсә анда сатучыларның һәм сатып алучыларның барысын куып чыгарды. Ул акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның эскәмияләрен аударып ташлады. Ул аларга: „Язылган: „Минем йортым дога кылу йорты дип аталыр“, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндерәсез“,— диде» (Мат. 21:12, 13).
Яһүдләрнең тарихи язмаларында гыйбадәтханәдәге сатучылар сатып алучылардан чиктән тыш зур бәя таләп итеп, аларны талаганнар дип әйтелә. Мәсәлән, Мишнада, Керитот 1:7 дә, б. э. беренче гасырында корбанга китереләсе ике күгәрченнең бәясе бер алтын динарга кадәр күтәрелгәне сурәтләнә. Шул кадәр акчаны гади эшче 25 көндә эшләп таба алган. Канун буенча, күгәрченнәрне фәкыйрьләргә корбан итәргә рөхсәт ителгән; әмма хәтта бу кошларның бәясе чиктән тыш югары булып киткән (Лев. 1:14; 5:7; 12:6—8). Андый хәл Гамәлиил улы Симон исемле раввинны ярсыткан, һәм ул китерелергә тиеш корбаннар бәясен киметкән. Ике күгәрчен бәясе шундук йөз мәртәбәгә төшкән.
Әйтелгәннәрне исәпкә алсак, Гайсәнең гыйбадәтханәдәге сатучыларны «юлбасарлар» дип атарга нигезе булган, чөнки алар башкаларны талаган һәм комсыз булган.