-
Патша үз халкын рухи яктан сафландыраАллаһы Патшалыгы идарә итә!
-
-
1—3. Гайсә гыйбадәтханәне нәҗесли торган эшләрнең башкарылуын күргәч, нәрсә эшләгән?
ГАЙСӘ Иерусалимдагы гыйбадәтханәне бик нык ихтирам иткән, чөнки аның нәрсә символлаштырганын белгән. Гыйбадәтханә озак вакыт дәвамында җирдә хак гыйбәдәт кылуның үзәге булып торган. Изге Аллаһы Йәһвәгә гыйбадәт кылу саф һәм чиста булырга тиеш. Гыйбадәтханәгә б. э. 33 елының 10 нисанында килгәч һәм аның нәҗесләнгән булганын күргәч, Гайсәнең нәрсә хис иткәнен күз алдыгызга китереп карагыз. Ничек гыйбадәтханә андый хәлгә эләккән булган? (Маттай 21:12, 13 укы.)
2 Мәҗүсиләрнең ишегалдында комсыз сәүдәгәрләр һәм акча алмаштыручылар Йәһвәгә корбаннар китерергә килгән кешеләрдән файдаланган һәм алар белән гаделсез мөгамәлә иткәнa. Гайсә «барлык сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгарган һәм акча алмаштыручыларның өстәлләрен... аударып ташлаган». (Нихами 13:7—9 белән чагыштыр.) Ул үз-үзләрен генә сөючән кешеләрне Атасының йортын «юлбасарлар оясына» әйләндергәннәре өчен гаепләгән. Шулай итеп Гайсә гыйбадәтханәгә һәм аның нәрсә символлаштырганына ихтирамлы карашын күрсәткән. Аның Атасына гыйбадәт кылу саф килеш калырга тиеш булган!
-
-
Патша үз халкын рухи яктан сафландыраАллаһы Патшалыгы идарә итә!
-
-
a Иерусалимга килгән яһүдләргә гыйбадәтханә файдасына һәр ел җыела торган салымны, акчаның билгеле бер берәмлеген кулланып, түләргә кирәк булган. Акча алмаштыручылар, яһүдләрнең акчаларын кирәкле берәмлеккә алмаштырганда, табыш алган. Моннан тыш, бәйрәмгә килгән кешеләргә кайвакыт корбан китерер өчен хайванны сатып алырга туры килгән. Сәүдәгәрләр үз хезмәтләре өчен чиктән тыш зур бәя сораган. Күрәсең, шул сәбәп аркасында Гайсә аларны «юлбасарлар» дип атаган.
-