Без Гайсә Мәсихтән нәрсәгә өйрәнәбез?
Бәхеткә ничек ирешеп була?
Нәрсә ул бәхет ачкычы?
▪ Гайсә Мәсих үзенең иң билгеле вәгазен бәхет турындагы сүзләр белән башлаган. «Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле»,— дигән ул (Маттай 5:3). Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Рухи яктан фәкыйрь булу нәрсә аңлата?
Яшәр өчен безгә, башка тереклеккә кебек, суларга, эчәргә һәм ашарга кирәк. Ләкин, алардан аермалы буларак, безнең, бәхетле булыр өчен, тормыш максатын аңлау ихтыяҗыбыз бар. Барлыкка Китерүчебез генә бу ихтыяҗны канәгатьләндерә ала. Шуңа күрә Гайсә болай дигән: «Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән яшәр» (Маттай 4:4). Рухи яктан фәкыйрь булган, ягъни үз ихтыяҗларын таныган, кешеләр бәхетле, чөнки алар Йәһвәгә, «мөбарәк Аллаһыга», якынлаша (1 Тимутегә 1:11). Ә ул аларга өмет бирә. Өмет бәхетле булыр өчен кирәк.
Гайсә башкаларга өмет бирер өчен нәрсә эшләгән?
▪ «Юашлар бәхетле, чөнки Аллаһы аларга җир өстеннән хакимлек итәргә бирер»,— дигән Гайсә пәйгамбәр (Маттай 5:5). Авыру кешеләрне савыктырып һәм үлеләрне терелтеп, Гайсә кешеләргә өмет биргән. Ул шулай ук өмет китерүче хәбәр сөйләгән һәм болай дигән: «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Аллаһыга тыңлаучан, юаш кешеләр җирдә бер дә картаймый мәңге яшәячәк. Сез үзегезне алар арасында күз алдына китерә аласызмы? Аллаһы Сүзендә «өмет итеп сөенегез» дип юкка гына әйтелми (Римлыларга 12:12). Гайсә шулай ук бәхеткә инде бүген ничек ирешеп була икәне турында сөйләгән.
Гайсә бәхетле тормышка нинди юл күрсәткән?
▪ Гайсә кешеләргә гамәли киңәшләр биргән. Алар кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә һәм никахка бәйле, шулай ук басынкы булырга һәм материаль әйберләргә дөрес карарга ярдәм итә (Маттай 5:21— 32; 6:1—5, 19—34). Алар буенча эш итү сезгә бәхетле булырга булышачак.
Юмарт булу бәхет китерә (Рәсүлләр 20:35). Мәсәлән, Гайсә болай дигән: «Мәҗлес үткәрәсең икән, фәкыйрьләрне, гарипләрне, аксакларны, сукырларны чакыр, һәм син бәхетле булырсың, чөнки алар сиңа кайтарып түли алмыйлар» (Лүк 14:13, 14). Бәхеткә үз бәхете турында түгел, ә башкаларның бәхете турында кайгырткан кеше ирешә.
Күбрәк бәхет нәрсә китерә?
▪ Башкалар турында кайгырту бәхет китерсә дә, Аллаһы хакына эшләр башкару күбрәк бәхет китерә. Мондый бәхет үз балаларын яраткан ата-ананың бәхетеннән дә зуррак. Бу бер очрактан ачык күренә. Гайсә кешеләрне өйрәткәндә, «халык арасыннан бер хатын, тавышын күтәрә төшеп, Аңа: „Сине күтәреп йөргән карын һәм Сине имезгән имчәкләр бәхет-сәгадәтле!“» — дигән. Ә Гайсә аңа: «Әмма Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр сәгадәтлерәк!» — дип җавап кайтарган (Лүк 11:27, 28).
Күктәге Атасының ихтыярын үтәгәндә, Гайсә канәгатьлек һәм бәхет тапкан. Аллаһы кешеләрнең мәңгелек тормыш турындагы өмет хакында белүләрен тели, бу аның ихтыяры. Бер тапкыр Гайсә, аның хәбәре белән кызыксынган хатын-кызга бу өмет турында сөйләгәннән соң, болай дигән: «Минем ризыгым — Мине Җибәрүченең ихтыярын үтәү» (Яхъя 4:13, 14, 34). Башкаларга Изге Язмалардагы хакыйкать турында сөйләп һәм шулай итеп Аллаһыны сөендереп, сез дә бәхетле була аласыз.
Күбрәк белер өчен «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 1 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
[16 биттәге иллюстрация]
Чын мәгънәдә бәхетле булыр өчен, тормыш максатын аңларга кирәк