Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йөзем бакчасы турында ике мисал
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Аннары Гайсә бүтән бер мисал китерә. Хәзер ул дини җитәкчеләрнең хатасы Аллаһыга хезмәт итмәүдә генә түгел икәнен күрсәтә. Чынлыкта алар явыз кешеләр. «Бер кеше йөзем бакчасы утырткан,— дип сөйли Гайсә,— аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән. Йөзем җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына бер хезмәтчене җибәргән һәм аңа алардан уңышның үз өлешен алырга кушкан. Әмма алар аны тотып кыйнаганнар да буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. Шунда ул икенче хезмәтчене җибәргән, ләкин алар аның башын яралаганнар һәм аны хур иткәннәр. Шуннан соң ул тагын берсен җибәргән, һәм алар аны үтергәннәр. Ул күп кенә башка хезмәтчеләрен дә җибәреп караган: аларның кайберәүләрен кыйнаганнар, ә кайберәүләрен үтергәннәр» (Марк 12:1—5).

      Гайсәне тыңлаган кешеләр аның мисалын аңлармы? Алар Ишагыя пәйгамбәрнең мондый хөкем сүзләрен хәтерлидер: «Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең йөзем бакчасы — Исраил йорты ул, ул яраткан үсемлекләр — Яһүд кешеләре. Ул гадел хөкем көткән иде, ә алар гаделсез булды» (Ишагыя 5:7). Бу сүзләрнең Гайсә мисалы белән охшаш яклары бар. Җир хуҗасы — Йәһвә, йөзем бакчасы — Аллаһы кануны коймасы белән киртәләп алынган, аның яклавы астында булган Исраил халкы. Йәһвә, үз халкын өйрәтер өчен һәм аларга яхшы җимеш китерергә булышыр өчен, үз пәйгамбәрләрен җибәреп торган.

  • Йөзем бакчасы турында ике мисал
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Шулай итеп алар, үзләре дә абайламыйча, үзләренә хөкем чыгара, чөнки алар Йәһвәнең «йөзем бакчасында» — Исраил халкында «йөзем үстерүчеләр» санына керә. Йәһвә андый «йөзем үстерүчеләрдән» җимеш китерүләрен көтә, шул исәптән үзенең Улына — Мәсихкә иман итәрләр дип өметләнә. Гайсә, туп-туры дини җитәкчеләргә карап, болай ди: «Әллә Язмадагы: „Төзүчеләр кире каккан таш иң мөһим почмак ташы булып китте. Моны Йәһвә башкарды, һәм без моны гаҗәеп нәрсә дип саныйбыз“,— дигән сүзләрне укыганыгыз юкмы?» (Марк 12:10, 11). Аннары ул үз сүзләрен аңлатып бирә: «Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешләрен китерүче халыкка биреләчәк» (Маттай 21:43).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу