ЙӨЗ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК
Гайсә дошманнарны фаш итә
МАТТАЙ 22:41—23:24 МАРК 12:35—40 ЛҮК 20:41—47
МӘСИХ КЕМНЕҢ УЛЫ?
ГАЙСӘ ИКЕЙӨЗЛЕ ДОШМАННАРЫН ФАШ ИТӘ
Дошманнар Гайсәне хурламакчы, сүзендә тотмакчы һәм римлылар кулына тапшырмакчы иделәр, әмма бернәрсә дә булып чыкмады (Лүк 20:20). Хәзер, 11 нисан көнне, әле дә гыйбадәтханәдә булган чакта, Гайсә үзе аларга сораулар бирә башлый һәм үзенең чынлыкта кем булуын ачыклый. «Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул кемнең улы?» — дип сорый ул (Маттай 22:42). Мәсихнең Давыт токымыннан булырга тиешлеген һәркем белә. Шуңа күрә алар: «Давытның»,— дип җавап бирә (Маттай 9:27; 12:23; Яхъя 7:42).
Гайсә болай дип сорый: «Ни өчен соң, алайса, Давыт, изге рух ярдәмендә, аны Хуҗам дип атый һәм болай ди: „Йәһвә минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“,— дип әйткән“? Шулай итеп, Давыт аны „Хуҗам“ дип атый икән, ничек соң ул аның улы була ала?» (Маттай 22:43—45).
Фарисейлар дәшми. Алар Давыт токымыннан булган кешенең үзләрен Рим хакимлегеннән азат итәчәгенә өметләнә. Мәсихнең кеше генә түгел икәнен ачыклар өчен, Гайсә Давытның 110 нчы Мәдхиянең 1 нче һәм 2 нче шигырьләрендә язылган сүзләренә нигезләнә. Ул — Давытның Хуҗасы, һәм Аллаһының уң ягына утыргач, ул идарә итә башлаячак. Гайсәнең җавабы дошманнарының авызын томалый.
Гайсәнең сүзләрен аның шәкертләре һәм башка кешеләр дә тыңлап тора. Хәзер Гайсә, аларга мөрәҗәгать итеп, фарисейлар һәм канунчылар турында кисәтә. Бу дини җитәкчеләр, «Муса урынына» утырып, Аллаһы канунына өйрәтә. Шуңа күрә Гайсә үз тыңлаучыларын: «Алар сезгә әйткәннең барысын үтәгез, әмма алар кебек эш итмәгез, чөнки алар әйтә, әмма үзләре үтәми»,— дип өнди (Маттай 23:2, 3).
Аннары Гайсә аларның икейөзле булуларын күрсәтә: «[Алар] язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларын киңәйтәләр һәм аларны үзләрен саклар өчен тагып йөртәләр». Кайбер яһүдләр үз маңгайларында я кулларында Кануннан өзекләр салынган кечкенә генә тартмачыклар йөрткәннәр. Фарисейлар, имеш Канунга карата ашкынучан булуларын күрсәтер өчен, үз тартмачыкларын киңәйтә. Алар шулай ук «киемнәренең чукларын озынайта» (Саннар 15:38—40). Моның барысын алар «кеше күрсен дип эшли» (Маттай 23:5).
Хәтта Гайсәнең шәкертләренә дә күренекле булу теләге йогарга мөмкин. Шуңа күрә ул аларга мондый киңәш бирә: «Сез үзегезне Равви дип атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бер генә Остазыгыз бар, ә сез исә бөтенегез дә — кардәшләр. Җирдә беркемне дә атам дип атамагыз, чөнки сезнең бер генә, күктәге, Атагыз бар. Үзегезне җитәкче дип тә атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бердәнбер Җитәкчегез — Мәсих бар». Алар үзләренә нинди карашта булырга һәм үзләрен ничек тотарга тиеш соң? «Арагызда иң бөеге кем булса, шул сезгә хезмәтче булсын,— дип әйтә Гайсә.— Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер» (Маттай 23:8—12).
Аннары ул икейөзле канунчыларга һәм фарисейларга бер-бер артлы кайгы игълан итә: «Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез кешеләрдән күкләр Патшалыгын бикләп куясыз, үзегез дә кермисез, керергә теләүчеләрне дә кертмисез» (Маттай 23:13).
Гайсә фарисейларны рухи карашлы булмаганнары өчен хөкем итә, чөнки алар, үз белдекләренә таянып, нәрсә мөһимрәк икәнен аңламаганнарын күрсәтә. Мәсәлән, алар: «Гыйбадәтханә белән ант итүченең анты бернигә дә тормый, ә гыйбадәтханәнең алтыны белән ант итүче үз антын үтәргә тиеш»,— дип әйтә. Алар гыйбадәт кылу урынының рухи яктан кыйммәтле булуына түгел, ә гыйбадәтханәнең алтынына күбрәк игътибар биреп, үзләренең рухи яктан сукыр булганын күрсәтә. Алар шулай ук «Канундагы мөһимрәк нәрсәләрне — гаделлекне, шәфкатьлекне һәм тугрылыкны кире каккан» (Маттай 23:16, 23; Лүк 11:42).
Гайсә фарисейларны «черкине сөзеп алучы, ә дөяне йотучы сукыр җитәкчеләр» дип атый (Маттай 23:24). Алар черкине йола буенча нәҗес булганы өчен шәрабтан сөзеп ала. Әмма аларның Канундагы мөһимрәк нәрсәләрне санга сукмавын дөяне йоту белән чагыштырып була; ул да йола буенча нәҗес дип саналган, әмма күпкә зуррак булган хайван (Левилеләр 11:4, 21—24).