Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 20 дәрес
  • Мәсихче җыелыш ничек оештырылган?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мәсихче җыелыш ничек оештырылган?
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Өлкән имандашлары белән сөйләшә
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
  • Арагызда авыр хезмәт куючы кешеләрне хөрмәт итегез
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Өлкәннәрне ярдәмгә чакырыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Аллаһы ышанып тапшырган көтүне көтегез
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 20 дәрес
Дәрес 20. Җыелыш очрашуын алып баручы кардәш сорау бирә, ә берничә кардәш комментарий бирер өчен кулларын күтәрә.

ДӘРЕС 20

Мәсихче җыелыш ничек оештырылган?

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Йәһвә — тәртип Аллаһысы (1 Көринтлеләргә 14:33). Шуңа күрә аның халкы да оештырылган булырга тиеш. Мәсихче җыелыш ничек оештырылган? Без җыелышның уңышлы эш итүенә үз өлешебезне ничек кертә алабыз?

1. Җыелышның башы кем?

«Җыелышның башы» — Мәсих (Эфеслеләргә 5:23). Күкләрдән ул Йәһвәнең бөтен дөньядагы халкының эшчәнлеге белән җитәкчелек итә. Гайсә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» билгеләгән. Җитлеккән өлкәннәрдән торган бу кечкенә төркем Җитәкче совет дип тә атала. (Маттай 24:45—47 укы.) Беренче гасырда яшәгән Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр кебек, Җитәкче совет бөтен дөньядагы җыелышларга күрсәтмәләр бирә (Рәсүлләр 15:2). Әмма бу ир-атлар безнең оешмабызның җитәкчеләре түгел. Алар Йәһвәдән һәм аның Сүзеннән җитәкчелек эзли һәм Гайсәнең башчылыгына буйсына.

2. Өлкәннәр кемнәр алар һәм аларның вазифалары нинди?

Өлкәннәр — җитлеккән мәсихче ир-атлар. Алар Йәһвә халкын Изге Язмалар нигезендә өйрәтә һәм кайгырта. Аларга хезмәт хакы түләнми. Алар «теләп, Аллаһы хуш күргәнчә; намуссыз табыш яратып түгел, ә тырышып» хезмәт итә (1 Петер 5:1, 2). Өлкәннәргә хезмәттәш ярдәмчеләр булыша. Алар вакыт узу белән үзләре дә өлкәннәр буларак хезмәт итәргә яраклы булып китәргә мөмкин.

Җитәкче совет кайбер өлкәннәрне район күзәтчеләре итеп билгели. Алар төрле җыелышларга килеп китә һәм кардәшләргә җитәкчелек биреп, аларны ныгыта. Алар өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне билгели. Билгеләнәсе ир-атлар Изге Язмалардагы таләпләргә туры килергә тиеш (1 Тимутигә 3:1—10, 12; Титуска 1:5—9).

3. Һәр Йәһвә Шаһитенең роле нинди?

Җыелыштагы бар кардәшләр, очрашуларда катнашып һәм булдыра алганча вәгазьләп, «Йәһвәнең исемен мактый». (Зәбур 148:12, 13 укы.)

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Гайсәнең нинди җитәкче икәнен, өлкәннәр аңардан ничек үрнәк алырга тырыша икәнен һәм без Гайсә һәм өлкәннәр белән ничек хезмәттәшлек итә алабыз икәнен белегез.

4. Гайсә — игелекле җитәкче

Гайсә безгә искиткеч тәкъдим ясый. Маттай 11:28—30 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Гайсә безнең үз җитәкчелеге астында ничек хис итүебезне тели?

Өлкәннәр Гайсәдән ничек үрнәк ала? ВИДЕОРОЛИК карагыз.

ВИДЕОРОЛИК: «Непалдагы җир тетрәүдән соң өлкәннәр кардәшләрне кайгырта» (4:56)

Изге Язмаларда өлкәннәр үз хезмәтләрен ничек үтәргә тиеш икәне ачык итеп аңлатыла.

Ишагыя 32:2 һәм 1 Петер 5:1—3 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Өлкәннәрнең башкалар турында, Гайсә кебек, кайгыртырга тырышканнары сезгә ничек тәэсир итә?

  • Өлкәннәр тагын кайсы яклардан Гайсәдән үрнәк ала?

5. Өлкәннәр үз үрнәкләре белән өйрәтә

Гайсә өлкәннәрнең үз вазифаларына ничек карауларын тели? ВИДЕОРОЛИК карагыз.

ВИДЕОРОЛИК: «Өлкәннәр башкаларга үрнәк күрсәтә» (7:39)

Җыелышта үз өсләренә җитәкчелекне алган ир-атлар өчен Гайсә таләпләр урнаштырган. Маттай 23:8—12 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Изге Язмаларда өлкәннәр өчен нинди таләпләр язылган? Сезнеңчә, дини җитәкчеләр Изге Язмаларда язылганнар буенча эш итәме?

А. Коллаж: Өлкән үзенең һәм гаиләсенең рухи ихтыяҗлары турында кайгырта. 1. Ул Изге Язмаларны укыр алдыннан дога кыла. 2. Алар хатыны белән кечкенә кызларын хакыйкатьләргә өйрәтә. Ә. Шул ук өлкән хатыны белән үз җыелышыннан булган апа-кардәш янына хастаханәгә килеп китә. Б. Шул ук өлкән өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, йорт хуҗасы белән сөйләшә. В. Коллаж: 1. Шул ук өлкән җыелышта нотык сөйли. 2. Патшалык Залында идән юа.
  1. А. Өлкәннәр үзләре дә рухи яктан нык булырга тырыша һәм гаиләләренә дә бу яктан булыша

  2. Ә. Өлкәннәр җыелыштагы бар кардәшләр турында кайгырта

  3. Б. Өлкәннәр регуляр рәвештә вәгазьли

  4. В. Өлкәннәр җыелышта өйрәтә. Алар шулай ук җыештыруда һәм башка эшләрдә катнаша

6. Өлкәннәр белән хезмәттәшлек итик

Изге Язмаларда безгә өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәр өчен җитди сәбәп китерелә. Еврейләргә 13:17 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен Изге Язмаларда без җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә тыңлаучан һәм күндәм булырга тиеш дип әйтелә? Ә сез моның турында нәрсә уйлыйсыз?

Лүк 16:10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен өлкәннәр белән, хәтта кечкенә булып күренгән нәрсәләрдә дә, хезмәттәшлек итү мөһим?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Һәркем Аллаһыга үзенчә табына ала»,— дип әйтә.

  • Сез ничек уйлыйсыз, җыелышта башкалар белән бергә Аллаһыга гыйбадәт кылу кешегә нинди файда китерә?

ЙОМГАКЛАУ

Гайсә — җыелышның башы. Без Гайсәнең җитәкчелегендәге өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәргә шат, чөнки алар безнең турында кайгырта һәм үз үрнәкләре белән өйрәтә.

Кабатлау

  • Җыелышның башы кем?

  • Өлкәннәр җыелыштагы кардәшләргә ничек ярдәм итә?

  • Йәһвәнең һәр хезмәтчесенең роле нинди?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Җитәкче советның һәм башка өлкәннәрнең кардәшләрне ничек кайгыртканнарын карагыз.

«Тыелу вакытында кардәшләрне ныгыту» (4:22)

Район күзәтчеләренең нинди эш башкарганнары турында белегез.

«Район күзәтчесенең килеп китү атнасы» (4:51)

Хатын-кызларның җыелыштагы роле турында укыгыз.

«Йәһвә Шаһитләре оешмасында хатын-кызлар өйрәтәме?» («Күзәтү манарасы» 2012 ел, 1 сентябрь)

Өлкәннәр кардәшләрен рухландырыр өчен нинди тырышлыклар куя икәне турында укыгыз.

«Мәсихче өлкәннәр — безне „куандырырга теләүче хезмәттәшләр“» («Күзәтү манарасы» 2013 ел, 15 гыйнвар)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу