Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w09 15.3. 11-15 б.
  • Алачак бүләгең турында һәрвакыт уйлан

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Алачак бүләгең турында һәрвакыт уйлан
  • Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Җирдәге мәңгелек тормыш
  • Алар бүләкләре турында оныткан
  • Һәрберебез өчен сабак
  • Сезне әҗерегездән бернәрсә дә мәхрүм итмәсен!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Бүләкне истә тот!
    Йәһвә Аллаһыга җырлыйбыз
  • Бүләгеңне истә тот!
    Йәһвәне данлап җырлагыз
  • Омтыл гаҗәеп бүләккә!
    «Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз»
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2009 ел
w09 15.3. 11-15 б.

Алачак бүләгең турында һәрвакыт уйлан

«Максатыма... бүләккә... ирешергә ашыгам» (ФЛП. 3:14).

1. Рәсүл Паул нинди бүләк алырга өметләнгән?

РӘСҮЛ Паул, яки Тарс шәһәреннән Шаул, чыгышы буенча күренекле гаиләдән булган. Ул билгеле канун остазы Гәмәлиилнең шәкерте булып, ата-бабаларның дин кануннарына җентекләп өйрәтелгән (Рәс. 22:3). Күп кешеләрнең уйлавынча, Паул зур уңышларга ирешә алган. Әмма ул үз динен калдырып, мәсихче булып киткән. Шул вакыттан бирле Паул алга гына караган. Ул мәңгелек тормыш бүләген алырга, ягъни җир белән идарә итәчәк күктәге Аллаһы Патшалыгында үлемсез патша һәм рухани булырга өметләнеп яшәгән (Мат. 6:10; Ачыл. 7:4; 20:6).

2, 3. Паул күктә яшәргә бүләген никадәр югары бәяләгән?

2 Паул бу бүләкне югары бәяләгән: «Хәзер исә минем өчен табышлы булганнарны Мәсих хакына югалту дип саныйм. Алай гына да түгел, Раббым Мәсих Гайсәне танып белү өстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм. Аның өчен мин һәрнәрсәдән баш тарттым һәм... калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим» (Флп. 3:7, 8). Йәһвәнең кешеләргә карата нияте турындагы хакыйкатьне белгәч, Паул күпчелек кеше мөһим дип санаган нәрсәләрне — җәмгыятьтәге дәрәҗә, байлык, карьера, абруйны чүп-чар дип исәпли башлаган.

3 Шуннан бирле Паул өчен Йәһвә һәм Мәсих турындагы кыйммәтле белемнәр иң мөһиме булып киткән. Гайсә Аллаһыга дога кылганда болай дигән: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3). Паулның мәңгелек тормышка ирешергә көчле теләге аның Филиппуйлыларга 3:14 тә язылган сүзләреннән күренә: «Максатыма ашкынам, Аллаһы мине Мәсих Гайсә аша алырга чакырган бүләккә — күкләрдәге тормышка ирешергә ашыгам». Әйе, Паул Аллаһы Патшалыгындагы идарәчеләрнең берсе булачак. Ул үзенә биреләчәк бу күктәге мәңгелек тормыш бүләген һәрвакыт истә тоткан.

Җирдәге мәңгелек тормыш

4, 5. Бүген Аллаһы ихтыярын үтәгән миллионлаган кеше ничек бүләкләнәчәк?

4 Аллаһы ихтыярын үтәп яшәгән кешеләрнең күбесе аның яңа дөньясында бик кыйммәтле бүләк — мәңгелек тормыш алачаклар (Мәд. 36:11, 29). Гайсә бу өметнең ышанычлы икәнен раслап: «Юашлар бәхетле, чөнки Аллаһы аларга җир өстеннән хакимлек итәргә бирер»,— дигән (Мат. 5:5). Мәдхия 2:8 буенча, Гайсә үзе җирнең баш Варисы булып тора, һәм аның күктә 144 000 хакимдәше булачак (Дан. 7:13, 14, 22, 27). Ә җирдә яшәячәк эчкерсез кешеләр «дөнья яратылган көннән бирле... [алар] өчен әзерләп куелган» Патшалыкның җирдәге өлешен «мирас итеп алачаклар» (Мат. 25:34, 46). Бу, һичшиксез, үтәләчәк, чөнки моны «беркайчан да ялганламый» торган Аллаһы вәгъдә итә (Тит. 1:2). Ешуа исраиллеләргә болай дигән: «Йәһвә Аллаһыгыз сезгә әйткән барлык яхшы сүзләрнең берсе дә үтәлмичә калмады... Алар барысы да үтәлде. Аларның берсе дә үтәлмичә калмады» (Ешуа 23:14). Без дә, Ешуа кебек, Аллаһының үз вәгъдәләрен үтәячәгенә ышана алабыз.

5 Аллаһының яңа дөньясындагы тормыш бүгенге шатлыксыз көнкүрештән аерылып торачак. Анда сугышлар, җинаятьчелек, фәкыйрьлек, гаделсезлек, авырулар һәм үлем булмаячак. Ул чакта кешеләр камил сәламәтлеккә ия булачак һәм оҗмахка әверелгән җирдә яшәячәк. Без андый канәгатьлек китерүче тормышны хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз. Әйе, һәр көн рәхәтлек китерәчәк. Нинди искиткеч бүләк!

6, 7. a) Аллаһының яңа дөньясында нинди үзгәрешләр булачагын Гайсә ничек күрсәткән? б) Үлеләргә нинди мөмкинлек биреләчәк?

6 Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, Аллаһы аңа үзенең изге рухын биргән. Һәм Гайсә бу рух ярдәмендә яңа дөньяда бөтен җир шарында нинди искиткеч үзгәрешләр булачак икәнен күрсәткән. Мәсәлән, 38 ел буе авырып ятучы кешегә Гайсә: «Тор, ятагыңны ал да йөр»,— дигән. Ул кеше «терелгән һәм... йөреп киткән». (Яхъя 5:5—9 ны укы.) Икенче бер очракта Гайсә «тумыштан ук сукыр бер кешене» савыктырган. Соңрак кешеләр аңардан күзләрен ачкан Кеше турында сорагач, ул болай дип җавап биргән: «Кемнең дә булса тумыштан сукыр кешенең күзләрен ачуы турында гомердә дә ишетелгәне юк. Ул Кеше Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде» (Яхъя 9:1, 6, 7, 32, 33). Моның барысын Гайсә Аллаһы көче белән эшли алган. Гайсә үзе булган җирләрдә «савыгуга мохтаҗларны» савыктырган (Лүк 9:11).

7 Гайсә авыруларны һәм гарипләрне сәламәтләндергән, шулай ук үлеләрне дә терелткән. Мәсәлән, унике яшьлек бер кыз-бала үлгәч, аның ата-анасы кайгыга баткан. Әмма Гайсә: «Кызым, сиңа әйтәм, тор!» — дигән. Һәм кыз-бала торган! Бу кызның әти-әнисе һәм анда булган башка кешеләр нинди шатлык кичергәннәрдер! (Марк 5:38—42 не укы.) Аллаһының яңа дөньясында миллиардлаган кеше терелтелгәч, зур шатлык булачак, чөнки «тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән терелтеләчәк» (Рәс. 24:15; Яхъя 5:28, 29). Аларга яңадан яшәргә һәм беркайчан да үлмәскә мөмкинлек биреләчәк.

8, 9. a) Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында Адәмнән мирас итеп алынган гөнаһ белән нәрсә булачак? б) Үлеләр нәрсә нигезендә хөкем ителәчәк?

8 Терелтелгән кешеләрнең мәңгелек тормыш алырга мөмкинлекләре булачак. Алар исән чакта кылган гөнаһлары өчен хөкем ителмәячәк (Рим. 6:7). Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында кешеләр Гайсәнең йолым корбаны нигезендә фатихаланачак. Патшалыкның тыңлаучан гражданнары әкренләп камил булып китәчәк һәм Адәм гөнаһының нәтиҗәләреннән тулысынча азат ителәчәк (Рим. 8:21). Йәһвә «үлемне мәңгегә юк итәчәк, һәм Аллаһы Тәгалә Йәһвә бар кешеләрнең йөзеннән күз яшен сөртәчәк» (Ишаг. 25:8). Аллаһы Сүзендә шулай ук «китаплар ачылып куелачак» дип әйтелә. Ягъни ул вакытта яшәгән кешеләр яңа белемнәр алачак (Ачыл. 20:12). Җир оҗмах булгач, анда яшәүче кешеләр тәкъвалыкка өйрәтеләчәк (Ишаг. 26:9).

9 Терелтелгән кешеләр Адәмнән мирас итеп алынган гөнаһ нигезендә түгел, ә терелтелгәннән соң кылачак эшләре нигезендә хөкем ителәчәк. Ачылыш 20:12 дә «китапларда язылган буенча, үлгәннәр үз эшләренә», ягъни терелтелгәннән соң башкарачак эшләренә «карата хөкем ителәчәк» дип әйтелә. Йәһвә чыннан да гадел, мәрхәмәтле һәм яратучан Аллаһы! Өстәвенә, иске дөньяда кичерелгән кайгы һәм газаплар онытылачак — «элеккеләр инде искә төшмәячәк һәм йөрәккә дә килмәячәк» (Ишаг. 65:17). Тормыш көч бирүче яңа белемнәр һәм фатихалар белән тулы булганга күрә, үткәндә булган күңелсез нәрсәләр кешеләрне бүтән борчымаячак. Ул начар кичерешләр хәтергә дә килмәячәк (Ачыл. 21:4). Һармагедунда исән калган «бихисап күп кеше» турында да шуны ук әйтеп була (Ачыл. 7:9, 10, 14).

10. a) Аллаһының яңа дөньясында тормыш нинди булачак? б) Бүләгеңне истә тотарга сиңа нәрсә ярдәм итәчәк?

10 Аллаһының яңа дөньясында кешеләр авырмаячак һәм үлмәячәк. «Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишаг. 33:24). Яңа җирдә яшәүчеләр һәр иртә үзләрен сау-сәламәт хис итәчәк һәм булачак көнгә шатлык белән караячак. Аларның яраткан эшләре булачак, һәм алар башкаларга яхшылык кына теләгән кешеләр белән аралашачак. Андый тормыш — чыннан да искиткеч бүләк! Изге Язмаларыңда Маттай 11:5; 21:14 һәм Ачылыш 22:2 дәге сүзләрне укы. Аларның үтәлгәнен күз алдына китерергә тырыш. Бу сиңа бүләгеңне онытмаска ярдәм итәчәк.

Алар бүләкләре турында оныткан

11. Сөләйман үзенең идарә итүен ничек башлаган?

11 Безгә алачак бүләгебез турында һәрвакыт уйланырга кирәк, югыйсә без аны онытырга мөмкин. Мәсәлән, Сөләйман, борынгы Исраилнең патшасы булып киткәч, Аллаһы халкын дөрес хөкем итәр өчен, Йәһвәгә, зирәклек һәм уйлап эш итүчәнлек сорап, басынкылык белән дога кылган. (3 Патшалык 3:9, 10 ны укыa.) Нәтиҗәдә, «Аллаһы Сөләйманга бик күп зирәклек һәм акыллылык биргән». Чыннан да, «Сөләйманның зирәклеге Көнбатышта яшәүчеләрнең зирәклегеннән һәм Мисырның бар зирәклегеннән өстен булган» (3 Пат. 4:29—32).

12. Исраилдә патша буласы кешегә Йәһвә нинди кисәтү биргән?

12 Әмма Йәһвәнең элегрәк әйткән сүзләре буенча, патша буласы кеше «атларының санын арттырмаска һәм... Раббыдан күңеле тайпылмасын өчен, хатыннарны күп алмаска» тиеш булган (Кан. 17:14—17). Патша атларның санын арттырса, ул үз халкын баш Яклаучы Йәһвәгә таянып түгел, ә хәрби көч ярдәме белән якларга җыенганын күрсәтер иде. Ә хатыннарны күп алса, алар патшаны чын гыйбадәт кылудан читкә алып китә алыр иде, чөнки аларның кайберсе ялган илаһларга табынучы мәҗүси халыклардан була алган.

13. Сөләйман үзенә бирелгән фатихаларны ничек итеп оныткан?

13 Сөләйман бу кисәтүләргә колак салмаган, ә Йәһвә патшаларга рөхсәт итмәгән эшләрне эшләгән. Сөләйманның меңләгән атлары һәм җайдаклары булган (3 Пат. 4:26). Ул шулай ук үзенә 700 хатын һәм 300 җария алган, аларның күбесе мәҗүси халыклардан булган. Алар «аның йөрәген башка илаһларга иярергә авыштырдылар, һәм аның йөрәге бүленеп, үз Аллаһысы Йәһвә белән тулысынча булмады». Сөләйман чит ил хатыннарының йогынтысына бирелеп, мәҗүси халыкларның ялган табынуында катнаша башлаган. Бу Йәһвә өчен җирәнгеч булган. Шуңа күрә ул аңа: «Мин синнән патшалыкны тартып алачакмын»,— дигән (3 Пат. 11:1—6, 11).

14. Сөләйманның һәм Исраил халкының тыңламаучан булулары нәрсәгә китергән?

14 Сөләйманга чын Аллаһының вәкиле булырга өстенлек бирелгән булган, ләкин ул бу хөрмәтле вазифасын кадерләми башлаган. Патша ялган табынуга чумган. Тора-бара бар халык мөртәтлеккә бирелгән, һәм бу б. э. к. 607 елда халыкны һәлакәткә китергән. Вакыт узу белән яһүдләр чын гыйбадәт кылуны яңадан торгызсалар да, Гайсә гасырлар үткәч болай дигән: «Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешен китерүче халыкка биреләчәк». Бу нәкъ шулай булган да. «Изге йортыгыз ташландык хәлдә калдырылыр»,— дип әйткән Гайсә (Мат. 21:43; 23:37, 38). Тугры булмаганга халык чын Аллаһының вәкиле булырга бөек вазифасын югалткан. Б. э. 70 елында Рим гаскәрләре Иерусалимны һәм гыйбадәтханәне юк иткән, ә исән калган яһүдләрнең күбесе коллыкка эләккән.

15. Нинди кешеләр мөһим булган нәрсәләрне оныткан?

15 Яһүд Искариот Гайсәнең 12 рәсүленең берсе булган. Ул Гайсәнең искиткеч тәгълиматларын ишеткән һәм Аллаһының изге рухы ярдәмендә башкарган могҗизаларын күргән. Әмма Яһүд үз йөрәген сакламаган. Аңа Гайсәнең һәм 12 рәсүлнең «уртак акча янчыгын йөртү... вазифасын» ышанып тапшырганнар. Ләкин ул «карак булган... Ул аннан үзенә акча алып» торган (Яхъя 12:6). Ул шулхәтле комсыз булган ки, хәтта ахыр чиктә икейөзле баш руханилар янына барып, Гайсәне утыз көмеш тәңкәгә сатарга сөйләшкән (Мат. 26:14—16). Шулай ук рәсүл Паулның хезмәттәше Димас та үз йөрәген сакламаган. «Бу дөньяны яратып, Димас мине ташлап... китте»,— дигән Паул (2 Тим. 4:10; Гыйбрәтле сүзләр 4:23 не укы).

Һәрберебез өчен сабак

16, 17. a) Безгә никадәр куәтле көч каршы тора? б) Шайтан һөҗүмнәренә каршы торырга безгә нәрсә ярдәм итә ала?

16 Аллаһының бар хезмәтчеләренә Изге Язмаларда язылган мисаллар турында җитди уйланырга кирәк. Чөнки «бу хәлләр башкаларга сабак булсын өчен эшләнелде, ә безгә, заманнарның ахыры якынлашкан вакытта яшәүчеләргә, кисәтү ясап язылган» (1 Көр. 10:11). Без бу бозык дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә яшибез (2 Тим. 3:1, 13).

17 «Бу гасырның илаһы», Шайтан Иблис, «вакыты аз калганын белә» (2 Көр. 4:4; Ачыл. 12:12). Ул, Йәһвәнең хезмәтчеләре үз мәсихче сафлыкларын югалтсын дип, көченнән килгән бар нәрсәне эшләячәк. Шайтан бу дөнья белән идарә итә һәм аның массакүләм мәгълүмат чараларын да күзәтеп тора. Әмма Йәһвә халкының «гаять зур кодрәте» бар (2 Көр. 4:7). Без Аллаһы биргән бу көчкә өметләнә алабыз, бу көч безгә Шайтанның бар һөҗүмнәренә каршы торырга булышачак. Шуңа күрә безгә һәрвакыт Аллаһыга дога кылырга һәм аның «Үзеннән сораучыларга Изге Рухны... бирәчәгенә» бер дә шикләнмәскә кирәк (Лүк 11:13).

18. Безнең бу дөньяга карашыбыз нинди булырга тиеш?

18 Тиздән Шайтанның дөнья төзелеше юк ителәчәк, ә чын мәсихчеләр ул вакытта исән калачак. Бу безне ныгыта. «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:17). Шуңа күрә бу дөнья тезелешендә безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләрдән кыйммәтлерәк нәрсә бар дип уйлау акылсыз булыр иде! Шайтан идарә иткән бу дөнья бата барган корабльгә охшаш. Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләренә «коткару көймәсен» — мәсихче җыелыш биргән. Яңа дөньяга таба юл тотып, алар мондый вәгъдәгә ышана ала: «Яманлык эшләүчеләр юкка чыгарылырлар шул, Ходайга өмет итүчеләр җирне мирас итеп алырлар» (Мәд. 36:9). Шуңа күрә бу искиткеч бүләгеңне онытма!

[Искәрмә]

a 3 Патшалык 3:9, 10: «Синең халкыңны хөкем итәр өчен һәм игелекне явызлыктан аерыр өчен, үз хезмәтчеңә тыңлаучан йөрәк бир. Чөнки бу үзсүзле халыкны кем хөкем итә алыр? Сөләйманның бу үтенече Йәһвәнең күңеленә хуш килде».

Хәтерлисезме?

• Паул үзенең алачак бүләгенә ничек караган?

• Җирдә мәңге яшәячәк кешеләр нәрсә нигезендә хөкем ителә?

• Синең өчен хәзер иң акыллы юл нинди?

[12, 13 биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларны укыганда бүләгеңне алганыңны күз алдына китерәсеңме?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу