-
Безнең көннәрдә үтәлә барган пәйгамбәрлекләрИзге Язмалар Аллаһы яки кеше сүземе?
-
-
«Тулгак тоту газапларының башлануы»
11, 12. Беренче бөтендөнья сугышы нинди мәгънәдә «тулгак тоту газапларының башлануы гына» булган?
11 Гайсә пәйгамбәрлегенең беренче өлеше: «Боларның барысы — тулгак тоту газапларының башлануы гына әле»,— дип тәмамлана. Бу сүзләр беренче бөтендөнья сугышы вакытында үтәлә башлаган, чөнки бу сугыш 1918 елда тәмамланса да, тынычлык озакка сузылмаган. Тиздән Эфиопия, Ливия, Испания, Россия, Һиндстан һәм башка илләрдә кыска вакытлы, әмма канкойгыч конфликтлар үткән. Аннан соң 50 миллионга якын кеше гомерен алып киткән дәһшәтле икенче бөтендөнья сугышы башланган.
12 Өстәвенә, тынычлык килешүләре төзелеп торса да һәм дөнья вакытлыча сугышсыз яшәсә дә, сугышлар әле дә дәвам итә. Бер хисапта 1960 елдан алып 1987 елга кадәр 81 сугыш үткән, һәм аларда 12 555 000 ир-ат, хатын-кыз һәм бала үтерелгән булган дип әйтелә. Ә 1987 елда, аңа кадәрге еллар белән чагыштырганда, сугышлар саны күпкә күбрәк булган1. Шулай ук хәрби чыгымнар һәр ел якынча 1 триллион доллар тәшкил итә, һәм бу бөтендөнья экономикасына зур зыян китерә2. Гайсәнең «халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар» дигән пәйгамбәрлеге, һичшиксез, үтәлә. Үзе белән сугышлар алып килгән «уттай җирән ат» Җир буйлап аяусыз чабуын дәвам итә. Ә хәзер билгенең икенче үзенчәлегенә игътибар итик.
-
-
Безнең көннәрдә үтәлә барган пәйгамбәрлекләрИзге Язмалар Аллаһы яки кеше сүземе?
-
-
14. Гайсә пәйгамбәрлегенең дөреслеген 1914 нче елдан соң булган нинди ачлык очраклары исбатлый?
14 Бүген күп кенә илләрдә тормыш яхшы якка үзгәрә бара. Алайса бу пәйгамбәрлек үтәлә дип әйтеп буламы? Әгәр үзебез яшәгән дөньяга күз салсак, аның үтәлгәненә шик тә калмый. Тарихтан билгеле булганча, ачлык сугышлар һәм төрле бәла-казалар аркасында туа. Ә безнең заманда алар аеруча күп, шуңа күрә ачлыкның бер-бер артлы булып торуына шаккатасы да юк. Әйе, 1914 елдан башлап Җирнең төрле урыннарында ачлык булган. Бер хисап буенча, 1914 елдан соң 60 тан артык ачлык очрагы булган, һәм бу бәла-казаны Греция, Голландия, СССР, Нигерия, Чад, Чили, Перу, Бангладеш, Бенгалия, Кампучия, Эфиопия һәм Япония кебек бер-берсеннән ерак урнашкан илләр кичергән3. Кайбер очракларда ачлык берничә ел дәвам иткән, һәм аның аркасында миллионлаган кеше үлгән.
-
-
Безнең көннәрдә үтәлә барган пәйгамбәрлекләрИзге Язмалар Аллаһы яки кеше сүземе?
-
-
Җир тетрәүләр
17. Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң, нинди һәлакәтле җир тетрәү булган?
17 Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң берничә ай үткәч, 1915 елның 13 гыйнвар көнендә, Абруццида (Италия) җир тетрәү булган, һәм 32 610 кешенең гомере өзелгән. Бу фаҗига Гайсә күктә Патша булып идарә иткән вакытта сугышлар һәм ачлык белән бергә тагын бер төр афәт булырга тиеш икәнен күрсәткән: «Урыны-урыны белән... җир тетрәүләр булыр». Сугышлар, ачлык һәм Италиядәге бу җир тетрәү «тулгак тоту газапларының башлануы гына» булганa.
-
-
Безнең көннәрдә үтәлә барган пәйгамбәрлекләрИзге Язмалар Аллаһы яки кеше сүземе?
-
-
a 1914—1918 елларда ким дигәндә 5 җир тетрәү үткән. Аларның көче, Рихтер шкаласы буенча, 8 һәм күбрәк балл булган, бу Абруццидагы җир тетрәүдән күпкә көчлерәк. Әмма ул җирләрдә кешеләр күпләп яшәми, шуңа күрә бу җир тетрәүләргә әллә ни игътибар итмәгәннәр5.
-