2016 елның еллык шигыре
«Бер-берегезне туганнарча яратып тормыш итегез» Еврейләргә 13:1
«Күпләр... бер-берсен нәфрәт итәр. ...Күпләрнең мәхәббәте суыныр» (Мат. 24:10, 12). Бу сүзләрне әйтеп, Гайсә, б. э. 70 елында Иерусалимның җимерелүенә алып барган вакыйгалар вакытында кешеләрнең мәхәббәте сүреләчәк дип алдан әйткән. Мәсих шәкертләрен исә мәхәббәт буенча танып булган (Яхъя 13:35). Паулның бу елның еллык шигырендәге сүзләре Иерусалимдагы еврей кардәшләрен бик дәртләндергәндер. Бу сүзләр аларның бер-берсен яратып тормыш иткәннәрен күрсәткән һәм алга таба да шулай эшләргә дәртләндергән.
Бүген без Шайтанның бөтен дөнья төзелешенең юк ителүенә якынлашып киләбез. Беренче гасырда яшәгән кардәшләребезгә кебек, безгә дә акча, ләззәт һәм үз-үзләрен яратучы, ә Аллаһыны һәм башкаларны яратмаучы кешеләр арасында яшәргә туры килә (2 Тим. 3:1—4). Шулай да Йәһвә Шаһитләренең мәхәббәтләре бөтен җирдә чәчәк ата. Әйдәгез, бер-беребезне алга таба да туганнарча яратып, мәхәббәтнең чыганагын — Йәһвәне данлап яшик.